Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гриппка каршы вакцинага яңа штаммнар өстәлгән

Гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Чистай районына балаларга һәм 60 яшькә кадәрге өлкәннәргә билгеләнгән дүрт валентлы Ультрикс Квадри вакцинасының 10563 дозасы кайтарылган.

Бөтендөнья сәламәтлек сак лау оешмасы фаразлары буен ча, грипп һәм ОРВИ белән авыраучылар ноябрь һәм декабрь айларында артырга мөмкин. Коллектив иммунитет булдырылмаган ике яңа штамм циркуляцияләнәчәк. Табиблар иммунитет барлыкка килсен өчен вакцина ясатырга кирәк, диләр. Вакцинаның тәэсире, яңа штаммнар, грипп ка һәм коронавируска каршы прививкаларның туры килүе турында без Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина белән сөйләшәбез.

– 2021-2022 еллардагы эпидемиологик сезонда безгә 45 мең 405 кешегә яки район халкының 60 процентына вакцина кертергә кирәк. Мисал өчен шуны әйтәсем килә, узган ел гриппка каршы иммунизацияләүгә район халкының 54,4 проценты җәлеп ителгән иде, бу грипп һәм ОРВИ авыруларына көчәергә юл куймады. Грипп белән авырауның бер генә очрагы да теркәлмәде.

– Вакцинаның составы үзгәрдеме?

– Әйе, вакциналарның штамм составы үзгәрде. Кагыйдә буларак, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, грипп вирусы даими рәвештә үзгәреп торганга күрә, киләсе эпидемиологик чорга киңәшләр бирә. Шулай итеп, вакцина составында А гриппының ике штаммы үзгәрде, алар элегрәк Россия Федерациясе территориясендә циркуляцияләнмәгән иде.

– Балаларга һәм йөкле хатын-кызларга вакцина ясатырга ярыймы?

– Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә тәкъдим ителә, әмма бигрәк тә 6 айдан башлап балаларга, хроник авырулардан интегүче кешеләргә, йөкле хатын-кызларга, шулай ук һөнәре буенча риск төркеменә керүче затларга — медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә аны ясатырга киңәш ителә.

– Грипп һәм коронавируска каршы прививкаларны ничек яраштырырга?

– Микст-инфекцияләргә юл куймас өчен, гриппка һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату кампаниясе параллель рәвештә узачак. Шуны да исәпкә алырга кирәк, коронавирустан вакцинация ясатуның тулы курсы тәмамланганнан соң бары бер ай үткәч кенә гриппка каршы вакцинацияләнергә мөмкин. Әгәр COVID-19дан вакцинация яки ревакцинация ясату вакыты әле килеп җитмәсә, башта гриппка каршы вакцинацияләнергә, ә бер айдан соң COVID-19дан прививка ясый башларга мөмкин.

– Эпидемия берничә айдан соң гына көтелсә дә, ни өчен нәкъ менә хәзер гриппка каршы прививка ясата башларга кирәк?

– Микстинфекцияне булдырмас өчен, нәкъ менә хәзер, ОРВИ һәм грипп буенча эпидемиологик чор башланганчы, прививка ясату мөһим. Грипп һәм коронавирус инфекциясе белән бер үк вакытта авырау респиратор инфекциянең тагын да катырак формалары барлыкка килүенә китерә һәм үлем куркынычын арттыра. Гомумән, вакцинация авыраучылар саны арта башлауга 2-3 атна кала үткәрелергә тиеш.

– Хәзер күпләр ОРВИ белән авырый. Аларга савыгуга ук прививка ясатырга мөмкинме?

– Авыру билгеләре булганда прививка ясатырга ярамый. Бу очракта вакцинацияне терелгәннән соң 2-4 атна вакыт үткәч үткәрәләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, прививканы бары тик медицина учреждениесендә махсус өйрәтелгән медицина персоналына гына ясарга мөмкин, шул ук вакытта вакцинация алдыннан табиб карарга тиеш. Гриппка каршы вакцина кертүнең төп бурычы – әлеге авыруның авыр формасын һәм аннан соң өзлегүләрне, шулай ук үлем очракларын булдырмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев