Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Госман Нәбиуллин Бөтендөнья татар конгрессында Чистайны тәкъдим итәчәк

    Август башында Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды була.

    Чистай районын анда башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары - мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин тәкъдим итәчәк.
    Госман Әнвәр улы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеген җитәкли, туган телне саклау (үзе дә аны камил белә), мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен үстерүгә бөтен күңеле белән борчыла. Аның әлеге форумда катнашканы бар. Сүз уңаенда, быел мәгариф идарәсе тарафыннан «Татар кызы» конкурсы оештырылган иде, анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 13 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Аңа йомгак ясаганда жюри рәисе буларак, Госман Нәбиуллин конкурсны респуб­лика дәрәҗәсендә күрсәтергә мөмкин булуын ассызыклады. Ул, чыннан да, лаеклы дәрәҗәдә оештырылган иде.
    - Кызларның әбиләре һәм ­­карт әбиләренең гореф-гадәтлә­ре­нә хөрмәт белән караулары, алар өчен кадерле булган әйберләрне саклап тотулары, чыннан да, сөендерә, - дип билгеләп үтте Госман Әнвәр улы. - Бу безнең гореф-гадәтләребезгә, ата-бабаларыбызның мирасына хөрмәт билгесе.
    Әйтергә кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында быел «Татар кызы» бөтенроссия конкурсы үтә, зона турларының берсе Чистайда булды. Ярымфиналга Зәйдән килгән катнашучы белән бергә безнең якташыбыз Рәзилә Хәсәншина да үтте.
    - Барысы да сабый чактан ук әти-әниләр тарафыннан салына, - дип ассызыклады шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Зөһрә Гарифуллина. - Өйдә ирем, кызым һәм улым белән һәрвакыт туган телебездә сөйләшәбез, ә хәзер әлеге гадәтне оныклар белән дәвам итәбез. Мин үз халкының телен, мәдәниятен белгән кеше башкаларныкына да хөрмәт белән караячак дип уйлыйм.
    Миңа Бөтендөнья татар конг­рессы башкарма комитеты һәм «Ак калфак» җәмәгать оешмасы та­рафыннан оештырылган ­та­тар хатын-кызлары форумында Казан уку йортларының берсен­дә профессорның чыгышы ошады. Ул саф татар телендә сөйләде, югыйсә, аның сүзләренә караганда, рус телле мәктәпне, югары уку йортын тәмамлаган булса да. Аның фикеренчә, милли гореф-гадәтләргә, иң элек, туган телгә мәхәббәтне һәм хөрмәтне ата-аналар тәрбияләргә тиеш.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: