Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомумшәһәр шимбә өмәсендә 300 кубометр чүп чыгарылды

Татарстанда территорияләрне чистартуга һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Күләмле кампания кысаларында 20 апрельдә Чистайда гомумшәһәр өмәсе үтте. Шәһәр башкарма комитеты мәгълүматлары буенча анда 2 меңнән артык чистайлы катнашты.

— Шәһәрлеләр учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр янәшәсендәге территорияләрдә генә түгел, беркетелгән участок­ларда да тәртип урнаштырдылар, — дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фарход Садиков. — Актив чистайлылар һәм предприятие коллективлары ярдәме белән үзәк бульвар, «Яшьләр» скверы һәм башка җәмәгать киңлекләре коры яфраклардан һәм чүп-чардан чис­тартылды. Гомумшәһәр өмәсе вакытында барлыгы шәһәр урамнарыннан 300 кубометр чүп-чар чыгарылды.

Язгы күләмле җыештыруда мәктәп укучылары һәм студентлар да катнашты. Үсеп килүче буын һәм яшьләр тырмалар, көрәкләр, себеркеләр белән «коралланып» үзләренең уку йортлары территорияләрендә һәм башка урыннарда да җыештырдылар.

— Шимбә көнне, оныгым белән урамда йөргәндә үзебезнең Мәхәббәт һәм татулык скверында эш «кайнавын» күрдем, — дип сөйли Мебель фабрикасы микрорайонында яшәүче Антонина Васильевна. — Кызлар һәм егетләр газоннардагы кипкән үләннәрне, яфракларны бергә җыйдылар, себерделәр, барлык тыелган чүп-чарны пакетларга тутырдылар. Алар миңа үзләренең 4 нче мәктәп укучылары булуларын әйттеләр. Булдырдылар, тәртип урнаштырдылар! Һәркем үз артыннан чүбен җыештырсын, иң яхшысы — чүпләмәсен иде!
Шул ук көнне күләмле өмә мөселман зиратында да үтте. Территорияне җыештыруда мөхтәсибәт, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм төрле яшьтәге битараф булмаган чистайлылар катнашты. Гомуми көч белән алар зират территориясендә тәртип урнаштырдылар: коры яфракларны, корыган ботакларны җыйдылар, карт агачларны кистеләр, юлларны себерделәр.
Шулай ук район авылларында яшәүчеләр дә читтә калмады, алар берләшеп, өмәгә чыктылар.

Территорияләрне чистарту буенча күләмле эшләр дүшәмбе көнне дә дәвам итте. 22 апрельдән 22 июньгә кадәр Татарстанда «Чиста болыннар» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы уза. Традиция буенча аңа чистайлылар да кушылды. Медиклар йорты микрорайонындагы урманны чистартуга студентлар, җирле экологлар һәм урманчылык вәкилләре чыкты.

— 2010 елдан бирле ТР урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелүче әлеге акциянең төп максаты булып урманнарда уңайлы санитар-экологик мохит тудыру, экологик культура формалаштыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, тирә-як мохитны саклауда гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм власть органнарын, яшьләр инициативаларын берләштерү тора. Бүгенге табигатьне саклау чарасына битараф калмаган, үзеннән өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. Шәһәрлеләргә әйләнә-тирәгә сакчыл карауларын, үз артларыннан чүп-чарларны җыеп калдыруларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Шул вакытта гына без урманнарны чистарак итәчәкбез, — дип сөйли Чистай районы урманчылыгы участковые Рөстәм Гыйльметдинов.

«Чиста болыннар» акциясендә катнашучылар уртак тырышлык белән шешәләр, пакетлар һәм башка нәрсәләр белән әллә ничә дистә капчык тутырдылар. Ә коры үләннәрне һәм чыбык-чабакларны өемнәргә җыйдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев