Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Гомерен балаларның сәламәтлеген ныгытуга багышлый

    Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре аның бала чагы белән бәйләнгән. Ә иң күңелле хатирәләр, әлбәттә, мәктәп еллары...

    Мәктәп дигәч тә иң беренче күз алдына укытучы килеп баса. Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән искә алмый икән? Бүгенге героем да үз эшенең остасы булган, хезмәтенә чын күңелдән тугры калган авылдашым, Татар Баганалысы мәктәбенең элеккеге укытучысы Шәүкәт Ногман улы Мингулов.

    Ул Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлап эшкә килгәндә, эшләр өчен спорт залы да, бер спорт кирәк-ярагы да булмый. Әмма эшкә теләге ташып торган Шәүкәт абый югалып калмый.

    – Беренче чаңгыларны укучылар белән берлектә урманнан элмә агачы алып кайтып, пилорамда такта ярдырып, интернаттагы казанда тактаны бөгеп ясадык. Шул итек ле чаңгылар белән район күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашып, беренче урынны алып кайттык, – дип искә алды ул елларны Шәүкәт абый.

    Шәүкәт абый физкультура укытучысы булып эшләгән елларда мәктәпләр арасында үткәрелгән чаңгы ярышларында аның укучылары һәрвакыт беренче урынны алып киләләр. 1979 елның февраль аенда сәгать заводында физкультура секциясенә йөрүчеләр безнең авылга килеп чаңгы ярышы үткәрәләр. Бу ярышта да Шәүкәт абый тәрбияләгән яшьләр беренче урынны алалар, көндәшләреннән сынатмыйлар. Бу очрашу аеруча истәлекле була. Чистай спортчылары истәлеккә сувенирлар бүләк итәләр.

    Шәүкәт абый үзенең бө тен гомерен балаларның сәламәтлеген ныгытуга, спортка мәхәббәт тәрбияләүгә багышлый.1955 елдан 1993 елга кадәр мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләү дәверендә күпме көч түгелгән дә, күпме чакрым юллар үтелгән. Шул юлларны исәпләсәң, хәйран гына саннар килеп чыгар иде. Ул елларда мәктәп ике сменада эшли, сыйныфларда балалар саны да байтак. Шәүкәт абый һич кенә дә авырсынмыйча, һәр сыйныф белән кыш булса – чаңгыда шуа, җәй булса, йөгерә иде. Әле алай гына да түгел, дәрестән соң физкультура түгәрәге дә үткәрә иде. Без, укучылар, бу түгәрәккә һәрвакыт шатланып бара идек.

    Мәктәпне тәмамлаган яшь ләр Шәүкәт абый үрнәге белән физкультура укытучысы булырга теләк белдерәләр. Тәлгать Садыйков Казан дәүләт педагогия институтының физкультура факультетын, Әнвәр Төхфәтуллин, Илһам Садыйков, Ирек Әүхәтов, Фәнис Саттаров һәм башкалар Әлмәт физкультура техникумын тәмамлыйлар.

    – Чын-чынлап спорт белән шөгыльләнгән балалар начар юлга басмыйлар, – ди ул. – Үзем укыткан укучыларым армиядән кайткач, һәрдаим хәл белергә, рәхмәт әйтергә киләләр иде.

    Шәүкәт абый гаиләләре белән спортны яратучы Сабировларны да искә алды.

    – Илдар, Илшат Сабировлар күп еллар чаңгы ярышларында йөрделәр, беренчелекне бирмәделәр, – дип җылы хисләр белән искә алды ул. Шулай ук чаңгы ярышында алдынгы урыннарны бирмәгән укучыларны да онытмаган әле ул. – Гүзәлия Гайфетдинова, Гөлнур Сабирова, Резидә Сабирова, Рушания Усманова, Гөлфия Хамматова, Илдар Гыйззәтуллин, Ильмира Гыйльфанова, Гөлнара Кадыйрова, Гөлназ Кадыйрова, шулай ук Чулпан авылыннан Татар Баганалысы мәктәбенә килеп укучы күп балалы Төхфәтуллиннар гаиләсе дә спортка чын-чынлап гашыйк кешеләр. Алар – бертуганнар Гомәр, Рамил, Әнвәр, Раил – чаңгы белән ерак араларга иң яхшы йөрүче егетләрем иде.

    Шәүкәт абыйның 38 ел спортка багышланган гомерен бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бизи. Ул районда ярышларда мәктәп данын яклап, зур унышларга ирешә. 1978 елда ТАССРның мәгариф министры Мактау кәгазе, 1982 елда РСФСРның мәгариф министры Мактау кәгазе, 1990 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

    Шәүкәт абый, үз хезмәтенә чын күңелдән бирелгән кеше буларак, укучылар, укытучылар арасында, шулай ук авыл халкы алдында да зур хөрмәт казанган шәхес. Ул әле донор да, кан биреп, кемнеңдер гомерен саклап калу кебек изге эшкә үз өлешен керткән кеше. Үзенең гаиләсендә дә үрнәк әти, ныклы ир солтаны була белгән. Алар тормыш иптәше Лидия апа белән тәрбияле, эш сөючән ике егет тәрбияләп үстерәләр, белемле итәләр. Шәүкәт абый физкультура дәресе укытса, Лидия апа гомере буе татар теле дәресләре алып бара, зур хөрмәткә лаек укытучы иде. Ни кызганыч, Лидия апа әле яңа гына гүр иясе булды.

    – Лидиямә рәхмәттән кала сүзем юк, бик юксынам, урыны җәннәттә булсын, – диде моңаеп Шәүкәт абый.

    Лидия апа һәм Шәүкәт абый эш сөючән, зыялы, тырыш гаилә булып гомер иттеләр. Уллары да, киленнәре дә, онык лары да үзләренә охшаганнар – тәрбияле, хезмәт сөючән кешеләр. Зур уллары Әхмәт гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, вертолет заводында алыштыргысыз хезмәткәр, икенче уллары Рөстәм авылыбыз мәктәбендә балаларга тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыта. Киленнәре Рәмзия Ядкәр кызы мәктәп директоры вазифасын башкара.

    Быел соңгы кыңгырау булмаганга бик көенгән Шәүкәт абый. Шулай да үзенең чордаш укытучыларын да, бүгенге көндә балаларга белем бирүче яшь укытучыларны да шушы күркәм бәйрәм белән тәбрик итте. Эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләде. Ә бакыйлыкка күчкәннәрен искә алып, дога кылды.

    Олы хөрмәткә лаек Шәүкәт абыйга алдагы көннәрендә дә балаларының күңел жылысын тоеп, исәнлектә-саулыкта озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Шәүкәт абый саубуллашканда да гел хәрәкәттә булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип озатып калды.

    Гөлнара Сөнгатуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: