Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомере буе халык өчен иҗат итә

Әлеге язмам якташыбыз, Лениногорск шәһәрендә яшәүче үзешчән композитор, баянчы, күренекле сәнгать әһелләренең берсе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре – Фәйзулла Хизбулла улы Хөснуллин турында.

Фәйзулла Хизбулла улы Хөснуллин 1945 елның 10 июлендә Чистай районы Акбулат авылында дөньяга килә.

Балачактан ук аның музыкага омтылышы көчле була. Бу мәхәббәт халкыбызның яраткан уен коралы – гармунда татар халык көйләрен, тезмәләрен уйнаудан башланып, бугенге заман көйләре hәм татар классик композиторлары әсәрләрен башкаруга зур этәргеч була. Мәктәп елларында ул үзешчән сәнгатьтә дә бик актив катнаша, бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый.

1963 елда, Чистай шәһәренең 2нче номерлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. 1967 елда Лениногорск шәһәре музыка-сәнгать педагогик училищесында баян классы буенча укытучы булып эшли башлый. Аннары ул хезмәт юлын Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, Мәдәният сарае директоры, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы мәдәният бүлеге мөдире булып эшли, шәһәр-район Мәдәният йортын күп еллар җитәкләп бара:

– Күңелле чаклар. Миңа илһам – үзе бер ләззәт, тәм бирә, барлык аруларны-борчуларны оныттыра иде, – ди ул.

2000нче еллар башыннан Фәйзулла Хөснуллин тулысынча диярлек үзен педагогик эшкә багышлый. Ул Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятендә укыта. Тыйнаклык, түземлек, педагогик сизгерлек аңа иҗади яктан сәләтле шәкертләре белән уртак тел табарга ярдәм итә:

– Үземне белә башлаганнан бирле сәхнәдә, халык арасында. Халыкка нәрсә якын булуын, нинди җыр кирәклеген тою, сиземләү көчле булды. Беркайчан да үзем өчен язмадым, халык өчен язарга тырыштым. Халыкка нинди рухи азык кирәк, нинди моңны кабул итә? Кулга баян алганчы, үземә һәрчак әнә шул сорауны бирә идем... – дип уртаклашты Фәйзулла Хөснуллин.

Фәйзулла Хөснуллинның иҗаты даими рәвештә педагогик эшчәнлек белән үрелеп бара. Ул йөзгә якын җыр, романс, фортепиано һәм симфоник оркестр өчен балалар сюитасы, скрипка өчен сюита, баян эшкәртмәләре иҗат итә – болар барысы да индивидуаль, үзенә генә хас характерлы язу стиле булган иҗат җыелмасы.

Шунысы игътибарга лаек, Фәй зулла Хөснуллинның бар лык җырлары да респуб ликаның көньяк-көнчыгы шындагы танылган шагыйрь ләр Р.Байтимиров, К.Булатова, Р.Шиһапов һәм башкаларның сүзләренә язылган.

Узган гасырның 70нче елларында аның әсәрләре рес публика радиосы һәм телевидение аша еш яңгырый, газета һәм журналларда, күмәк җыентыкларда басылып чыга.

– 80нче елларда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале ничек күңелле үтә иде! Элек гармунчыларга хөрмәт тә, игътибар да күп булды, – ди баянчы.

Яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән казанышлары өчен Фәйзулла Хөснуллин Россия һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

1988 елда аңа «Татарстан Республи касының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. 2015 елда Фәйзулла Хөснуллин Лениногорск муниципаль районының «Мактаулы ветеран»ы исеменә лаек була.

Әйе, Фәйзулла Хөснуллин – инструменталь әсәрләр, берсеннән-берсе саллы, классик җырлары белән дан тоткан үзешчән композиторларның берсе.

– Баян – яшәү рәвешем. Ул күңелне юата, кәефне күтәрә. Иҗатсыз яши алмыйм. Гомер буе яраткан эшем белән шөгыльләндем. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә, лаеклы ялда булуыма карамастан, төрле чараларга чакырып торалар, мөрәҗәгать итәләр, тәҗрибәм белән уртаклаша алуыма шатмын, – дип күңелендәге уй-кичерешләре белән уртаклаша Фәйзулла абый.

Без дә, үз чиратыбызда, аңа иҗат дәртенең сүрелмәвен, күңел күтәренкелеге, сәла мәтлек, хәерле озын гомер телибез. Шундый талантлы якташыбыз булу белән ихластан горурланабыз, аның иҗаты безне һәрчак шулай сөендереп, көч-куәт өстәп, яхшылыкка, матурлыкка өндәп торачак.

Зилә Нуриманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев