Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Гомер юлыннан ярты гасырдан артык бергә атлыйлар

    Акбулат авылында гомер итүче Гөлия апа һәм Абдулла абый Хөснуллиннар илле тугыз ел элек кабызган гаилә учагын бүгенге көндә дә сүндермичә, бер-берсенә терәк, кирәк булып, матур гомер итәләр.

    Аларның бала чагы бик күпләрнеке кебек уза: ашарга такы-токы, кияргә кием юк. Сугыштан соңгы авыр еллар була шул. Туган авылында җиде класс белем алганнан соң, Гөлия апага укуын дәвам итәргә туры килми. Дөнья да күреп өлгермәгән кыз бала фермада сыер сава башлый. Матур, эшкә уңган кызга Абдулла абый шул чакларда күз ата да инде.

    Ике яшь йөрәк бергә кушылгач, тормышны бергәләп, төптән җигелеп тарта башлыйлар. Гөлия апа фермада сыер савучы булып эшләсә, тормыш иптәше Абдулла абый хезмәт эшчәнлеген механизаторлык эшеннән башлап җибәрә, күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәт итә. Шул чор эчендә ул механизатор, комбайнчы, тегермәндә иген тарттыручы да, заправкада да эшләгән. Кайда гына, нинди генә эшләр башкармасын, тырышлыгы һәм уңганлыгы белән аерылып торган Абдулла абый. Парта артыннан чыгып, лаеклы ялга киткәнче аларның тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле була.

    Ачык йөзле, киң күңелле һәм ярдәмчел булганнары өчен аларны туганнары да, күршеләре дә, авылдашлары да хөрмәт итә. Өйләренә килгән һәр кешене олы кунактай, ихлас, көләч йөз белән каршы ала алар.

    Бүгенге көндә Хөснуллиннар гаиләсе балалары, онык ларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерә. Бергә яшәүләренең һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын, шатлыклары да, кайгылары да уртак. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып өч кыз бала дөньяга килгән. Өчесенә дә алар яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бас тырганнар. Өчесе дә үз тормышларын корып, бүгенге көндә балалар үстереп, онык лар тәрбияли.

    Күп еллар үтүенә карамас тан, алар бер-берсенә булган хисләрен суытмыйча, тормыш мәшәкатьләрендә югалып калмыйча, яшь буын өчен үрнәк булырлык матур гомер кичерә. Бер-берсен алар күз ка-рашыннан, ярты сүздән аңлый.

    – Гомер узды, гомер юлыннан без үттек, картаябыз дип әйтәсе килми. Юклыкны да күрдек, Аллага шөкер, хәзер мул тормышта яшибез, сәламәтлек кенә үзен сиздереп, үткән вакытларны искә төшереп тора. Тигезлектә картаю һәркемгә дә насыйп булмый. Без бүген әнә шунысы белән дә бик бәхетле. Ә моңа ирешү өчен күпме сабырлык кирәк, анысын үзебез генә беләбез. Иң мөһиме, бер-беребезне аңладык, юл куйдык, яшьләргә дә киңәшебез шул: гаилә коргач, бер-берсен аңласыннар, юл бирсеннәр, үзара аңлашып яшәсеннәр, – диләр алар.

    Арабызда мәхәббәт, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер итүче, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик илле тугыз ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә, минемчә.

    Иңне-иңгә куеп, ярты гасырдан артык тату гомер кичергән бу күркәм гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, онык лар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр.

    Зилә Нуриманова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: