Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Гөмбә аланы» беренче урын китерә

Сентябрь аенда Татарстан Республикасының биологик байлыклар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дигән кул эшләре конкурсы игълан иткән иде.

Анда шәһәр һәм районыбызның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары катнашты. 50дән артык эшләнмәнең 10сы икенче этапка узды.

Конкурсның республика этабына Татарстанның 264 белем бирү учреждениесеннән 1500дән артыграк декоратив-кулланма иҗат эше тәкъдим ителә.

Жюри әгъзаларына җиңүче­не сайлау өчен бик каты тырышырга туры килде һәм менә нәтиҗәләр ясалды. 1-4 сыйныф укучылары арасында өченче урынны Советлар Союзы Герое Сергей Евдокимович Кузьмин исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбе укучысы Марина Горошенкина яулады. Мөлаем кыз конкурска «Гөмбә аланы» дигән кул эшләнмәсен тәкъдим итте.

– Конкурска эшләнмә ясарга әнием булышты. Без аның белән күп вакытны табигатьтә үткәрергә, урманда йөрергә, матур яфраклар, күркәләр, ботаклар җыярга яратабыз. Аннары алардан төрле эшләнмәләр ясыйбыз. «Гөмбә аланы» әзерләүгә бер атна вакыт китте. Аның өчен без пенопласт, күркә, ботаклар, агач каерысы, мүк, матур декор кулландык, – ди Марина Горошенкина.

– Марина балалар бакчасында да актив булды. Әнисе белән бергә алар күп кенә иҗади конкурсларда катнаштылар, һәрвакыт үз куллары белән нәрсә дә булса ясый иделәр. Минем сыйныфка укырга килгәч, сәләтен үстерергә тырышып, уку елы башында конкурста катнашырга тәкъдим иттем. Алар минем тәкъдимне бик җиңел кабул иттеләр, – дип сөйләде сыйныф җитәкчесе Елена Колпакова. – Башта без Марина белән Татарстанның Кызыл китабы белән таныштык, аңа нинди үсемлекләр һәм хайваннарның кертелгәнен карадык. Шуннан соң гөмбәләргә тукталырга булдык. Кул эшләнмәсе өчен 2 ашарга яраклы һәм 2 агулы гөмбәне сайладык. Аннары ярдәмгә Маринаның әнисе Наталья Сергеевна да кушылды. Аның үз идеяләре бар иде, алар эшләрендә теләгәннәрен тормышка ашырдылар.

«Мин һәм Кызыл китап» конкурсы балаларны иҗади эшчәнлеккә генә түгел, ә белем бирү эшчәнлегенә дә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Александр Чебурахтин сөйләде.

– Конкурска әзерләнгәндә балалар Интернетта, Кызыл китапта мәгълүмат эзлиләр, яңалык беләләр, үзләре өчен кызыклы фактларны билгеләп куялар. Бу һәр үсемлек, хайванның үзенчә уникаль булуын аңларга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Александр Юрьевич.

– Конкурслар балалар өчен зур файда китерә һәм табигатьне саклауга өлеш кертә. Мондый бәйгеләр бик кирәк. Алар балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, аларны актив эшчән­леккә җәлеп итәргә, аларда табигатькә җаваплы һәм сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итәләр, – дип саный Елена Юрьевна. – Өстәвенә, конкурс­та катнашу балага гына түгел, ә аның тирәсендәге кешеләргә дә җиңү шатлыгы китерергә мөмкин. Маринаның җиңүенә без бөтен мәктәп белән сөендек.

Маринаны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! Алда аны яңа казанышлар һәм зурдан-зур җиңүләр көтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев