Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гизатуллиннар гаиләсе Чистай Никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үттеләр

Шәүкәт Миңнегади улы һәм Мәрзия Нәбиулла кызы авыл хезмәтчәннәре, аларның гомуми хезмәт стажы 80 ел тәшкил итә.

Чистай Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Алтын туй белән котлау сүзләрен Татар Баганалысы авылында яшәүче Шәүкәт Миңнегади улы һәм Мәрзия Нәбиулла кызы Гизатуллиннар кабул иттеләр.

Алар өчен кабат Мендельсон маршы яңгырады, алар, 50 ел элек кебек үк, бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык антларын бирделәр һәм традиция буенча юбилярларның истәлекле китабына кул куйдылар.

Тормышларындагы аеруча истәлекле дата белән Гизатуллиннарны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова, Татар Баганалысы авыл җирлеге башлыгы Рафис Җаббаров котладылар. Алар юбилярларга җылы теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Шәүкәт Миңгади улы һәм Мәрзия Нәбиулла кызының балалары һәм оныклары, якын туганнары исеменнән котлау сүзләре аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Балалары әти-әниләренең алар өчен нык гаилә нигезләре генә түгел, хезмәт сөючәнлек үрнәге булып торуларын билгеләп үттеләр.

Шәүкәт абый белән Мәрзия апа авыл хезмәтчәннәре, аларның гомуми хезмәт стажы 80 ел тәшкил итә. Алар гомер буе туган җирендә эшләп яшәгәннәр.

Гизатуллиннарның өч улы да лаеклы кешеләр булып үскән, тормышта үз урынын тапкан, үз гаиләләрен корган һәм эшләрендә уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. Бүгенге көндә Шәүкәт абый белән Мәрзия апаның 6 оныгы һәм 1 оныкчыгы үсеп килә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X