Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гитара белән гомер юлы буйлап...

Бүген безнең рубрикабызның герое автор-башкаручы чистайлы, республика һәм бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты һәм җиңүчесе , дистә еллардан артык гомерен музыкага багышлаган Таһир Мөхәммәтов.

Безнең шәһәребездә бер генә мәдәни чара да аның эчкерсез музыкасыннан башка үтми. Таһир Мөхәммәтов күңеленә якын булган, яшереп калып булмый торган хисләре белән бүлешеп, бар җаны- тәнен биреп җырлый. Ул музыкага бер генә дистә ел гомерен багышламады инде.
Музыкага мәхәббәт аңарда сабый вакытта ук, 22нче номерлы балалар бакчасына йөргәндә уяна. Шул вакытта булачак бардның иҗат юлы башланып китә дә инде.
– Безнең тәрбиячеләребез – Нина Петровна һәм Валентина Игнатьевна бездә театрга, хореорафиягә, музыкага, кулланма эшләргә мәхәббәт тәрбияләделәр. Без җырладык, бар дөнья халыкларының биюләрен өйрәндек, музыкаль инструментларда уйнадык. Металлофоннар, кубыз, шөлдерле барабан һәм бәләкәй аккордеон – минем беренче уен коралларым. Аннары мәктәп һәм музыка үсешендә озак тукталып тору... – дип сөйли Таһир Габдулла улы. – 80нче елларда шәһәрдә һәм илебездә дә вокаль-инструменталь ансамбльләр күбәеп китте. Һәрбер клубта, һәрбер мәктәптә үзлектән ясалган колонкалар, «У 100», «Радуга» көчәйткечләре, «Юность» клавишалары, «Урал» гитаралары, иң яхшы вакыйгаларда «Musima» уйнады. 8 сыйныфта сыйныфташларым мине «Резонанс» төркеменә бас гитарада уйнаучы итеп чакырдылар.Тәҗрибәм юк иде, әмма җырга сәләтем, ритмны тою ярап куйды. Төркем тегү фабрикасы клубында урнашкан иде, аның белән Александр Порошенко җитәкчелек итте. Үзебезнең беренче җырыбыз «Поворот»ны яхшы хәтерлим, ул «Машина времени» төркеме репертуарыннан иде. Ул вакыттагы танылган хитларны башкардык, шул ук вакытта үзебезнекен дә булдырырга тырыштык. Елына бер тапкыр шәһәр Мәдәният йортында вокаль-инструменталь ансамбльләр конкурсы үтә иде, анда җирле музыкаль фикердәшләр җыелды.Болар - «Вариант», «Синева», «Резонанс» һәм күп санда башка ансамбльләр иде. Өч ел буена репетицияләр, чыгышлар - бәхетле вакыт...
1984 елда Таһир Мөхәммәтовны армиягә алалар. Ике ел армия, иҗатта озакка сузылган өзеклек, 1988 елда гына үзенең дуслары белән трио оештыралар, аннары «Камертон» квартеты. Шул ук елны беренче тапкыр автор җырларының республика фестиваленә эләгәләр. Шунда беренче тапкыр җанр белән очрашу була, беренче «лауреатлар» исеме билгеле була.

«Үзешчән җыр» җанрында беренче җырлар 1990 елда барлыкка килде, шул ук вакытта фестивальләрдә уңышлы тәкъдим ителделәр. Казанда «Айша», «Ильинка» исемле искиткеч фестивальләр, автор җырларының төбәк Бөтенсоюз фестивале узды. Җәен «Васильево» станциясе янында, Иделдә «Буян» лагерь утраучыгы эшләде, анда танылган бардлар очрашты. «Апрель» Казан клубы сафларына 1500 кеше керде. Клубның рәисе Стас Аршинов, ул вакытта хәтта «Апрель»сез Стас итсез аш кебек дип шаярта иделәр», – дип сөйли Таһир Габдулла улы. – «Апрель» ленинградлыдан кала яше буенча икенче урында тора, Казанны «Төбәктә жанр Мәккәсе» дип атарга мөмкин. Муравьев, Бальцер, Боков, Сергеев, Бикчәнтәев, Галеева, Җиһаншина, Харисов, Дергунов һәм башкалар – безнең өйрәнерлек һәм тигезләнерлек кешеләр иде.
Ул вакытта Чистай барды танылган шагыйрьләр Дементьев, Сологуб, Цветаева, Ахматова, Пастернак һәм башкалар сүзләренә җырлар яза башлый. Бүген Таһир Мөхәммәтов шигырьләр иҗат итә һәм җырлар яза.
– Беренче чиратта мин – мелодияче, үземне шагыйрь дип әйтә алмыйм. Җырларга текстлар язам, – дип билгеләп үтә бард.
 Музыка, шигърият – болар барысы да катлаулы организм, ул аерым игътибар, илһам таләп итә. Һәр иҗатчының үз музалары, идеяләренең үз чыганаклары. Таһир Габдулла улы өчен вакыйгалар һәм фикерләр илһам чишмәсе булып тора.
– Мин нәрсә әйтергә теләгәнеңне әйбәтләп белергә тиешсең дип уйлыйм, ә формалар эшләнеп тора, осталык шомара бара. Күбесенчә авторлар – кәсепчеләр алар, аларның иҗатына ярдәм итәргә, нәрсәләрендер үзгәртергә, эшләп бетерергә кирәк.
– Җыр һәм музыка авторының уңыш нигезе булып нәрсә тора? Үз исемеңне танылырлык ясарга авырмы?

– «Кемдер тәрәзә артында калды һәм нәрсәдер көтә, аның хакына мин яңадан башкарып карыйм» – Анд­рей Козловскийның шундый сүзләре бар. Тыңлаучы – уңыш нигезе. Әгәр дә сезнең иҗатыгызны халыкка җиткерүче табылса, бу - зур бәхет, дип билгеләп үтә автор-башкаручы. – Исемнәр буенча әйтә алмыйм, ә иҗат буенча – катлаулы. Иҗатны барлыкка китерүче нәрсәләр бик күп – стиль, манера, бирелү рәвеше... Авторның беренче чираттагы бурычы – үз-үзен табу, танылуга ирешү. Әзер рецептлар юк. Хәтта фестивальдә исемне дә мин мин уңыш, тулы хокуклы казаныш дип саный алмыйм. Сүз уңаенда әйткәндә, быел минем сигез төбәк һәм бөтенсоюз дипломнарым бар. Казанышмы? Юк билгеле. Казаныш ул – кайчан синең иҗатың таныла, аны башкаралар, аны җырлыйлар, үз иҗатыңны тыңлаучыларга җиткерү, аның күңеленә үтеп керү, үз фикерләрең белән уртаклашу.
– Сезнең шөгыльлегез бик кирәкле дип саныйсызмы? Заманча моң дөньясында автор җырларына урын бармы?
– Профессиональ концертлар белән шөгыльләнүче автор һәм башкаручылар өчен кирәкле. Болар - Олег Митяев, Александр Розенбаум, Галина Хомчик, бүгенге заманныкылар Павел Фәх­ретдинов, Павел Пиковский, Роман Ланкин, безнең Юлия Җиһаншина, Дмитрий Бикчәнтәев һәм башкалар. Илебездә фестивальләр күп: «Гринляндия», В.Грушин исемендәге фестиваль, Ильменский фестивале, «Рамонский родник», «Музыка сердец», «Платформа», «Норд Вест», «Соловьиная трель». Әле болар йөзләгән мең катнашучы фестивальләрнең бер өлеше генә. Шуңа күрә, билгеле, заманча моң дөньясында автор җырларына күпмедер дәрәҗәдә урын бар. Фестивальләрнең шулай күпләп үтүеннән күренгәнчә, ул зур сорау белән файдаланыла.
– Фестивальләрдә катнашканда сез ниләр кичерәсез?

– Тәэсир-кичерешләрне әйтеп бетереп булмый. Аеруча җиңү турында ишеткәч! Автор җырларының «Гринляндия» бөтенроссия фес­тивалендә катнашканда нәтиҗәләр стендка эленә иде. Аның вакытын белгән катнашучылар песиләр кебек анда- монда йөри башлыйлар иде. Күз алдыгызга гына китерегез: төрле номинацияләрдә 1600 катнашучы. «Автор» номинациясендә лауреат булуымны белгәч, мин кечкенә бала кебек сикердем. Азрак алданрак миңа «шагыйрь» номинациясендә дипломант булуымны хәбәр иткәннәр иде. 2016 елда әлеге фестивальдә миңа «шагыйрь» номинациясендә дипломант исеме алырга насыйп булды, бу миңа бик кадерле, аны Иософ Кобзон имзалаган. Быел фестивальгә Иосиф Давыдович Кобзон исеме бирелде.
 Фестивальне үткәрү урыны булган Быстрица елгасы ярына ел саен йөзләгән мең кеше килә. Алар арасында – Александр Розенбаум, Сергей Трофимов, Николай Валуев, Валентина Терешкова, Олег Митяев, Александр Мирзаян һәм башкалар. Һәр фестиваль – илһамлану, аралашу, дәрт- дәрман алу. Биредә үз өстеңдә эшләргә, иҗат итәргә, язарга теләк арта.
– Сез  автор җыры дөнья­сында инде күптән үз урыныгызны таптыгыз. Иҗат юлыгызда сезгә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?
– Бүгенге көндә минем массакүләм мәгълүмат чаралары аша белем алу мөмкинлегем бар. Интернетта күп нәрсәне табарга һәм видеоматериаллар, ярдәмлекләр аша күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Элек барысын да кулдан-кулга тапшыра, язып ала, бер-беребездән өйрәнә идек. Билгеле булганча, кечкенә шәһәр – кечкенә мөмкинлекләр. Җыр яздыру өчен музыкантлар, үсү өчен остазлар җитмәү белән бәйле авырлыклар булды. Материалны тикшерү башка шәһәрләрдәге иҗат мастерскойларында узган чаклар да булгалады. Өстәвенә, совет вакыты үз кагыйдәләрен көчләп такты. Ул вакытларда репертуар җентекле тикшерелә һәм раслана иде. Башкаручылар башкарасы җырлар исемлеген тапшыра иделәр һәм аннан тайпылу катгый тыелды. Югыйсә, бөтен сос­тавка, үзеңнең киләчәктәге эшчәнлегеңә тап төшерергә мөмкин идең.
– Яшь авторларга нәрсә киңәш итәр идегез?

– Беренче чиратта тыңларга һәм ишетергә, анализларга, үз стилеңне табарга. Өйрәнү, күнекмәләр булдыру, нәрсә әйтергә теләгәнеңне белү мөһим, ә уйларны дөрес җиткерү юллары тәҗрибә белән киләчәк. Бер үк вакытта күптөрле эшкә тотынырга кирәк түгел, бер юнәлешне сайлап, аны тормышка ашырганчыга кадәр барырга кирәк. Яхшы музыка коралында уйнау күпкә отышлырак. Шуннан соң язганны читкә алып куегыз һәм берникадәр вакыттан соң аңа кабат кайтыгыз. Кабул итү башкача булачак. Ике атнага бер тапкыр икешәр сәгать шөгыльләнгәнче көн саен 15-20 минут шөгыльләнү күпкә яхшырак.
Чын сәнгать иҗат итүчене дә, аның әсәре (музыка, рәсем яки архитектура, анысы мөһим түгел) белән танышучыны да үзгәртергә тиеш дигән фикер бар. Таһир Мөхәммәтовның иҗаты күңелдән чыккан музыка, аны халыкка танытасы килә.
Хәзер Таһир Габдулла улының планнарында үз талантын камилләштерү генә түгел, ә яшь буын арасында автор җыры жанрын үстерү дә. Шушы җиңел булмаган башлангычында аңа уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телисе килә!     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X