Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гимназистлар таң калдырды

Шәһәребезнең 2нче номерлы гимназиясендә Татар фестивале булып узды.

Ул көнне гимназия үзгә бер рәхәт мохитка күмелде. Ишектән килеп керүгә матур итеп милли киемнәр кигән гимназистлар кайнар сәламләү сүзләре белән каршы алды.

Әлеге сөйкемле балаларны күрүгә баш миен богаулап торган мең проблема да каядыр югалгандай булды, гүя үзебез дә матур балачак иленә кире әйләнеп кайттык. Колонна булып тезелгән балалар аша узып икенче катка күтәрелгәндә әлеге хисләр тагын да көчәеп китте сыман...

Ә безне икенче катта чын-чынлап могҗизалар дөньясы көткән икән. Биредәге чаралардан бермәлгә башлар да әйләнеп китте. Әзерләнеп тә караганнар үзләре! Фестивальнең дә иң кәттәсе булып чыккан бу! Коридорда ук безне балаларның үзләре оештырган күргәзмәләре каршы алды. Ниләр генә юк биредә, укучыларның төрле чигешләре, үзләре киендергән курчаклар дисеңме, тастымаллар, үзләре ясаган открыткалар – барысы да бар! Өлгерләрнең өлгерләре икән үзләре, мастер-класслар күрсә тергә дә өлгерделәр! Коридорда үзенә бер дөнья кайный... Аларга сок лана-соклана фестиваль башланып та китте. Киләчәк тарихтан башлана дигәндәй, беренче тукталышыбыз музей урнашкан бүлмәдә булды. Музейда безне милли сөлгеләр, чигүле мендәрләр, ашъяулыклар, сугылган келәмнәр, тастымаллар сокландырды. Төрле җепләр белән чигелгән чәчкәләр дә тере булып тоелды миңа. Милли һәр әйбердән үзгә рәхәт лек сирпелеп тора... Дөре сен генә әйткәндә, алардан өй җылысы, күңел җылысы бөркелеп торуын бер мин генә түгел, бик күпләр абайлагандыр ул минутларда. Милли киемнәр кигән егет-кызлар төрле уеннарыбызны күрсәткәндә үзебезнең яшь чакларны сагындык. 9-10 сыйныф укучылары Нәргизә Хәлилова, Әмир Гафиулов, Инзилә Сафина, Рузилә Әхмәрова, Рәсүл Ильма үз осталыкларын күрсәттеләр. Белемлеләр илендә исә укучыларның белем өлкәсендәге уңышларын күреп янә бер кат сөендек. «Белемсез берне егар, белемле меңне егар» дигән гыйбарә юкка гына әйтелмәгәндер ул. Гимназистлар бу өл кә дә дә уңышлары белән сөендереп торалар. Төрле олимпиадаларда, конкурсларда яуланган җиңүләр белән ничек горурланмыйсың ди? Бүгенге гимназистлар гимназиядә алган белем канатларына таянып үз хыялларына ирешерләр иншАллаһ. Милләтебезнең йөзек кашлары булып милләтебезгә хезмәт итәрләр, аны төрле өлкәләрдә танытырлар дип ышанасы килә.

Оста куллар тукталышында исә укучылар үзләренең кул эшләре белән сокландырдылар. Булганнан бар да була дигәндәй, төп эшләре укудан тыш әнә шундый файдалы эшләргә дә сәләтле алар.

Вакытлы матбугат тукталышы минем күңел гә аеруча якын булды. Хәзер балалар газета-журнал укымый дип зарланырга яратабыз. Биредә күргәннәр исә күңелгә сары май булып ятты. Уку гына түгел, үзләре иҗат та итә икән әле. Зилә Мостафинаның «Илһам» иҗади бәйгесендә җиңү яулавы зур шатлык. Аңа күңелендәге иҗат дәртен сүндермичә, ургылып чыккан уй-хисләрен безнең белән дә уртаклашырга, безгә исә аларны укып горурланырга язсын. Хәер, гимназия элек-электән талантларга бай булды. Шәһәребезнең музыка мәктәбенә йөрү челәр Сафирә Гыймадиева белән Адилә Сөләйманова чыгышларына сокланмый калган кеше булдымы икән?! Җырлап та күрсәттеләр кызлар! Таң калдырдылар! Шулай ук сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче егет-кызлар да иҗат җимешләре белән сокландырдылар. Барысы да менә дигән, тырышлык лары да, булганлыклары да ярылып ята.

Замана баласы дип исемләнгән тукталышта укучыларның яңа технологияләр белән эшләүләрен күрдек. Шәрифуллин Алмаз видеолар ясау белән күптән шөгыльләнә икән. Ул безне «Сөмбелә» бәйрәменнән төшергән видеосы белән таныштырды. Аның беән ул былтыр республика конкурсында беренче урынны яулаган. Ә менә мәктәп тормышын спорттан башка күз алдына да китереп булмавы берәүгә дә сер түгел. Гимназиянең дә менә дигән спортчылары бар! Көрәшне дә, башка төр спорт төрләрен дә күрсәтте алар. Барлык чараларда да актив катнашучы Самат Фатыйхов спортчы да әле. Ә менә Локман Камалетдинов гим настика буенча зур уңышларга ирешкән, былтыр рес публикада икенче урынны яулаган.

Татар ярминкәсе дип аталган тукталыш татар баласында әби-баба ла рыннан килгән сәүдәгәр лек каны агуын күрсәтте. Үзләре бәйләгән

оекбашлар, аш-су әзерләү өчен тотыла торган кирәк-яраклар – укучылар оештырган ярминкәдә барысы да бар иде. Кунаклар арасында аларны сатып алучылар да табылды...

Гимназиянең актлар залы исә ул көнне Дуслык аланына әйләнде. Биредә унбер төрле милләт вәкиле белем ала. Дуслык аланында татар, рус, керәшен, тадҗик, үзбәк, чуваш, чегән милләтләреннән укучы балалар, аларның мөгаллимнәре, әти-әни ләре бергәләп милли рухта чыгыш ясадылар. Дәртле җыр-биюләрдән актлар залы гөрләп торды. Гимназия, чыннан да, сүздә генә түгел, ә чынлыкта – дуслык иле. Аны озак еллар җитәкләүче Равилә Гайнетдинова кебекләр турында тумыштан педагог диләр. Биредә җанын-тәнен әлеге тынгысыз хезмәткә багышлаган мөгаллимәләр эшли. «Мондый фестиваль үткәрү уе күптән күңелебездә бар иде инде. Аны коллективыбызга җиткергәч, бердәм хуп лап алдылар. Без барыбыз да бердәм эшкә керештек, бу эштән беркем дә читтә калмады, барысы да үз өлешен кертте», – ди гимназиядә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучы, тәҗрибәле мө гал лимә Сә кинә Гыйльманова. Татар теле һәм әдә бияты укытучылары Роза Шиһапова, Сиринә Фәйзрахманова, Елизавета Цыганова белән бергәләп аларның күләмле, эчтәлек ле эш башкарулары, туган телебезнең матурлыгын, милли уеннарыбызны, гимназистларның төрле өлкәдәге уңыш ларын күрсәтү өчен кызыклы алымнар кулланулары бик матур гамәл. Гимназия коллективы миллә тебезнең ышанычлы киләчәге булырлык сәләтле шәхесләр тәрбияләнүен күрсәтә белде.

– Гимназиядә укучы ларның милли рухта тәрбияләнүе, дини бала ларның күплеге бик күркәм күренеш. Дөрестән дә, гимназия тел белән динне бергә үреп баручы булырга тиеш. Диндәге балаларны үсендерергә кирәк. Безнең Чистаебыз гимназиясе һәр яктан үрнәк булырга тиеш, – диде Татар Конгрессының Чис тай бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов.

Амин. Шулай булсын. Миллилек һәм динилек бергә үрелеп барганда гына яшь буында милләтебезнең иң асыл сыйфатлары сакланыр, алар җәмгытьтә халкыбызны данлаучылар, алга әйдәүчеләр булырлар иншАллаһ.


 

– Әлеге борынгы бинада урнашкан гимназия нең бүгенге көнебезгә чаклы милли рухыбызны, милли гореф-гадәтләребезне сак лап килүе бик сөендерде. Аның диварларыннан да миллилек, үзгә бер рәхәтлек сирпелә сыман. Гимназиядә дини балаларның, ак яулык лы кызларыбызның шактый булуы да бик күңелле, киләчәктә тагын да артсыннар иде, – диде Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев