Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гимнаст кызлар медальләр белән кайттылар

21 ноябрьдә Лениногорск шәһәрендә республика ярышлары тәмамланды. Аларда Чистай «Гимнаст» спорт мәктәбенең «Акробатика» бүлеге яшь спортчылары катнашты.

Ярышлар ике көн дәва мында барды. Бу парлы, шулай ук өч кешедән торган төркем чыгышлары булды. Тренерлары Альбина Билалова, Светлана Силакова, хореограф Алсу Җиһаншина җитәкчелегендә кызлар ярышларга озак вакыт әзерләнделәр, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтү өчен, тренировкалар вакытында һәр хәрәкәт, элемент өстендә эшләделәр, яңа программалар эшләделәр.

– Ярышларга республика бызның спорт мәктәпләрен нән гимнастлар җыелды. 300дән артык спортчы катнашты, – дип сөйли «Гимнаст» спорт мәктәбенең акробатика буенча тренеры Светлана Силакова. – Ярышларның ике көне дә тыгыз булды, көндәшлек бик зур иде, әмма безнең кызларыбыз үз бурычларын яхшы үтәделәр.

Һәр катнашучы спорт акробат номерын үтәгән вакытта бөтен көчен куярга, тренировкаларда озак вакыт нәрсәгә әзерләнгәнлеген күрсәтергә, конкурс программасын хатасыз тәкъдим итәргә тиеш иде. Уңыш яшь спортчыларга хас булган чыдамлыкка гына түгел, ә психологик яктан әзер булуга да бәйле иде. Һәр катнашучыга акробатик элементлардан торган спорт биюен хатасыз, төгәл башкару мөһим, чөнки төркемнең җиңүе һәр гимнастның чыгышыннан тора.

 

Котлыйбыз!

Сыгылмалы, нәфис, төз гәүдәле яшь гимнастлар үзләренең акробатик сәләтләрен күрсәттеләр һәм Мактау пьедесталында урыннар яуладылар.

 

I яшүсмерләр разряды

1нче урынны өч гимнасттан: Лала Агададашова, Вероника Котенкова һәм Арина Евстафьевадан торган төркем алды.

2нче урынга Ева һәм Агата Заболонскийлар; Ульяна Сидорова һәм Евгения Данилова парлары лаек булды.

 

II өлкәннәр разряды

1нче урынны өч гимнасттан: Яна Минһаҗева, Диана Ушенкина һәм Ралина Фәтхетдиновадан торган төркем алды.

3нче урынны Арина Миронова һәм Ульяна Стрелкова пары яулады.

 

III өлкәннәр разряды

2нче урын Кира Новикова һәм Ева Петрова парына бирелде.

3нче урынга Ксения Лейшникова һәм Гөлфинә Мортазина пары лаек булды.

Афәрин, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев