Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газетага яздыру – шәп бүләк

Безнең «Чистай хәбәрләре» газетасы җирле геройлар, гаиләләр, хезмәт династияләре турында яза.

Хәзерге вакытта Язылу декадасы бара. Ул 7 июньдә башланды һәм 17 июньдә тәмамланачак. Россия почтасы үткәрүче «Мәрхәмәтлелек агачы» хәйрия акциясе дә үз актуальлеген югалтмый. Аңа шулай ук муниципалитет хезмәткәрләре дә кушылды.

Язылу каталогында төрле яшьтәге кешеләр өчен газета-журналлар, өстәлдә – балалар өчен төрле басмалар урын алган. Хакимияттә гадәткә кергән планерка алдыннан «Мәрхәмәтлелек агачы» хәйрия акциясен үткәрделәр. Муниципалитет хезмәткәрләре балалар йортында, коррекция мәк тәбендә һәм башка со циаль учреждениеләрдә тәрбияләнү че ләргә, кайберләре үзләренең әт-әниләренә һәм туганнарына төрле басмалар бүләк иттеләр.

– Бу көннәрдә газета-журналларга язылуга ташлама 30 процент тәшкил итә. Без барыгызны да әлеге акциядә актив катнашырга чакырабыз. Интернет бер нәрсә, ә басма матбугатны уку бөтенләй икенче. Халык мәкале дөрес әйтә: каләм белән язылганны берничек тә юкка чыгарып булмый.Чистайда бик теләп укыйлар, элек тә укыганнар, киләчәктә дә укырлар дип ышанабыз, – диде Чистай районара почтамт җитәкчесе Вячеслав Воробьев.

«Мәрхәмәтлелек агачы» хәйрия акциясен район башлыгы Дмитрий Иванов та читләп үт мәде. Балалар бакчасында тәрбия ләнүчеләргә тематик журналлар бүләк итте, башка социаль учреждениеләр өчен газеталар яздырды. Ул яздырган газеталар арасында безнең «Чистай хәбәрләре» газетасы да бар.

Район башлыгының ришвәт челеккә каршы тору мәсьәлә ләре буенча урынбасары Алексей Ефимов безнең газетаны һич тә икеләнмичә сайлады. Ул үзенең барлык гаиләсе өчен район газетасын яздырды. Өстәлдә яткан газеталарны карый-карый, ул татар телендә укырга яратуын билгеләп үтте, шуңа күрә күптәннән безнең «Чистай хәбәрләре» газетасының аерылмас укучысына әверелгән.

– Бүген мәгълүмат ташкыны бик көчле, аеруча Интернетта. Әмма миңа үзебезнең җирле геойларыбыз турында нәкъ менә газетадан уку ошый. Аеруча күркәм гаиләләр, хезмәт династияләре, төрле өлкәдәге белгечләр турында язмалар игътибарны җәлеп итә. Ришвәтчелккә каршы тору мәсьәләләре белән бәйләнгән язмаларны күбрәк күрәсе килә. Әгәр халык шәһәр һәм районда ришвәтчелекне киметүгә үзеннән актив өлеш кертсә, бигрәк тә яхшы булыр иде, – дип сөйли Алексей Тихонович.

- Үзегезне газета битләрендә күр гәч, нинди хисләр ки че рә сез? –дип кызык сынам әң гә мә дәшемнән.

-Мин моңа тыныч карыйм, әмма барыбер күңелле. Гаилә әгъзаларына аеруча кызык. Газетада якын кешеңне яисә танышыңны күргәч, тизрәк укып чыгасы килә. Бу күп кешедә шулайдыр дип уйлыйм. Кешеләр турында язмалар һәрвакыт игътибарны җәлеп итә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хәйрия акциясе һәр ярты ел саен үткәрелә. Анда предприятие җитәкчеләре генә түгел, гади гражданнар да актив катнаша. Укучыга уңайлы булсын өчен, газетага төрле ысул белән язылырга мөмкин. Традиция буенча әлеге эш поч та бүлегендә яисә хат ташучыны өйгә чакырып башкарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев