Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Газетабыз тарихына үзеннән күп өлеш кертте

    Зөлфия Исхак кызы Латыйпова безнең газетага утыз җиде ел фидакарьләрчә хезмәт иткән.

    ... Ул чакта унсигез яшьлек Зөлфиягә син бар гомереңне газетага багышлыйсың дисәләр, һич ышанмаган булыр иде. Хәер, ул заманда кем булырга дип уйлап торырга вакыт булдымы икән әле?

    Татар Талкышында җиде елык мәк тәпне тә мам лаган Зөлфия укуын Мөс лимдә дәвам итә. Аннары Чистайның 2нче мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлый. Гел бишле билгеләренә генә укыса да, укуын дәвам итү турында хыяллана да алмый. Әтисе сугышта югала, бер әнисенә биш бала. Трикотаж фабрикасына урнаша, эшкә тиз өйрәнә. Ә менә ел ярымнан аны язмыш җилләре шәһәрдә чыгып килүче газета редакциясенә китерә. Узган гасырның 60нчы елларында нәшер ителүче әлеге «Коммунизм байрагы» дип исемләнгән татар газетасын Касыйм абый Сафиуллин җитәкли.Шәһәр газетасы шулай ук рус телендә дә чыга. Рус һәм татар телендәге ике газетада да икешәр машинистка эшли. Биш ай эшләгәннән соң Зөлфия апага рус телендә чыгучы «Ленин юлы» газетасына күчәргә туры килә. Русча дөрес итеп баса алырмынмы икән дип икеләнеп тә кала ул. Ул вакытта газетаның мөхәррир урынбасары булган Антонина Нестерова аңардан русча текст бастыра һәм тиз арада фатихасын да бирә. «Син безнеке! Һич шикләнеп торма, ике телдә дә менә дигән итеп басасың!», – дип үсендереп тә җибәрә әле. Басу эшенә тиз төшенә яшь кыз. Бармаклары бармакка иярми. Һәр эшнең үз авырлыгы, үз нечкәлекләре диләр бит. Машинистка хезмәте дә җиңелләрдән түгел. Көне буе баса-баса куллар арый, басарга дип кертелгән кулъязмалар турында әйткән дә юк. Араларында кеше танымаслыклары да җитәрлек... Ә менә машинистка аларны танып басарга тиеш! Булдыра Зөлфия апа, бер дә аптырап калмый. «Танымаганнарын үземчә итеп матурлап язып куя идем. Авторлары рәхмәт әйтә иделәр әле. Кайбер штаттан тыш хәбәрчеләр үз язуларыннан үзләре ояла-ояла, миңа ярдәмгә ашыга иде, ягъни язмаларын үзләре әйтеп яздыра иделәр. Кайчакта машинкалар да ватылып куя, лента бетеп китә... Җаен таба идек инде, эш туктап тормады», – дип күңелле итеп искә ала ул елларны Зөлфия апа. Эшен җиренә җиткереп үтәве, күндәм, сабыр булганы өчен аны коллективта яраталар. Эшлене эш тә ярата дигәндәй, аңа өстәмә эшләр дә йөкләп куялар әле. Хезмәттәшләрен хезмәт хакы белән сөендерүче кассир вазифасын да башкара. Белдерү бирергә килүчеләрне ачык йөз белән каршы алып, озатып калучы да ул елларда Зөлфия апа була... Бервакыт аны Дәүләт иминлек комитетына эшкә чакырып та киләләр әле. Яхшы хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Аларга бик әйбәт басучы, грамоталы машинистка кирәк була. Юк, ризалашмый Зөлфия апа. Яраткан газетасына тугры кала. «Миннән башка газета ничек чыгар дидем, үз эшемә бик бирелгән идем шул», – ди ул елмаеп.

    Егерме җиде елдан соң Зөлфия апа кабат татар газетасында эшли башлый. Бу елларда газета «Чистай хәбәрләре» исеме белән чыга инде, аны Шәйхенур Хафизов җитәкли. Тәрҗемәчеләр Рәймә Әмирханова, Зинфира Зарипова, Рушания Хәлиуллиналар тәрҗемә иткән текстларны Зөлфия апа машинкада җыя. Соңрак исә газетаны Рәхилә апа Спиридонова җитәкли башлый. Барысы белән дә уртак тел табып,аңлашып эшли Зөлфия апа. Тырыш хезмәте өчен күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була. Миңа аның белән биш еллар чамасы эшләргә насыйп булды. Безгә, яңа эшкә килгәннәргә, әниләрчә кайгыртучанлык күрсәтүен, мөлаем карашын ничек онытасың ди?! Язманы әзерләр алдыннан очрашкач та, шатлыгыбызның чиге булмады, көлештек тә, елаштык та, сөйләшеп сүзләр бетмәде...

    Шунысы тагын да сөендерә, эшендә генә түгел, гаиләсендә дә бәхетен тапкан Зөлфия апа. Бәхет кәсәсен саклар өчен Гомәр абый белән икесе дә җиң сызганып тырышканнар, менә дигән балалар: Илдар белән Мәйсәрәне үстергәннәр, икесенә дә югары белем биргәннәр. Балалары бик мәрхәмәтле, әти-әниләре өчен җан атып торалар. Оныклары Светлана, Рә сим, Риназ, Рәзилләрнең уңышлары күңелләренә көч-куәт, дәрт өсти. Алар турында сөйләгәндә Зөлфия апаның күзләре очкынланып яна, ана бәхете шушы инде дип ихластан сөенеп куйдым. Хәер, агачында ни күрсә, очканында шул булыр диләрме әле?! Зөлфия апа белән Гомәр абый үзләре дә гомер буе ана хакын хаклап яшәгәннәр. Алар Гомәр абыйның әнисен ялгыз калдырмас өчен Зөлфия апага эшеннән бирелгән фатирны да алмаганнар! Бүгенге буынга уйланырлык һәм сок ланырлык гамәл ләбаса бу! Гомәр абыйга сәгать заводы фатир биргәч кенә анда күченгәннәр. Бүген әнә шушы матур, уңайлы, җылы куышларында бер- берсенә таяныч булып гомер кичерәләр алар. Еш кына үткәннәрне сагынып, сагышланып та алалар... Зөлфия апа шул вакытта кулына гармунчы абыйсыннан калган гармунын ала...

    Ә үткәннәр уйланырлык шул. Икесе дә әти назы күрми үскәннәр. Гомәр абый да үсмер чагыннан ук тормыш арбасына җигелгән, 15 яшеннән сәгать заводына эшкә кереп, гомер буе шунда эшләгән, техникум тәмамлаган. Хәзер дә аның кулыннан китап төшми, күп укый, бар нәрсәдән хәбәрдар дигәндәй... Күзләре әйбәт күрә, егетләргә биргесез әле ул, сөбханналла, күз тимәсен. Зөлфия апа да тик утыра торганнадан түгел, аның пироглары, сый-нигъмәтләре ашап туйгысыз. Төрле башмак лар бәйләп якыннарына, дус-ишләренә бүләк итәргә бик ярата ул. Кул эшләренә сәләт әнисе Хәтимә ападан күчкәндер. Ул авылда бик оста тегүче була. «Әнием авыл халкына гел киемнәр тегә иде, әмма эше өчен бервакытта да акча сорап алмады, кем нәрсә бирә – шуңа риза иде, бирергә мөмкинлекләре булмаганнарга да сүз әйтмәде. Безне дә гел үзе тегеп киендерде. Әле дә хәтерлим, беренче сыйныфка барганда әни капчыкны буяуга манды да, шуңардан миңа форма текте. И сөенгәннәрем....», – дип сагынып искә ала әнисен Зөлфия апа.

    ...Әнә шулай узган гомерне күздән кичереп, балаларына, оныкларына сөенеп гомер итәләр Зөлфия һәм Гомәр абый Латыйповлар. Гаилә тормыш ларында матур мизгелләр тагын да күбрәк булып, аларга дәрт-дәрман өстәп торсын иде. Ә матур мизгелләр, Аллаһка шөкер, аз түгел. Декабрьдә алар бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үтсәләр, гыйнвар башында Зөлфия апабызга 80 яшь тулды. Без барлык коллективыбыз исеменнән элеккеге хезмәттәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Гел шулай яшь күңелле, мөлаем булып, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге белән тигезлектә,рәхәтлектә якыннарың арасындагомер кичерергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен сиңа, Зөлфия апа!

     

    Зинфира Зарипова, «Чистай хәбәрләре» газетасының элеккеге тәрҗемәчесе: «Без Зөлфия Исхак кызы Латыйпова белән утыз ел бергә эшләдек. Ул үз эшенә бик җаваплы карый торган кеше, бик грамоталы, машинкада кулъязмаларны татарча да, русча да баса иде. Кассир буларак та бик төгәл иде ул. Кеше серен бервакытта да кешегә чыгармый, ышанычлы, чын дус. Без бер мик рорайонда яшибез, шуңа күрә күрешеп торабыз. Әле ул җәй буе безне дә бакча җиләк-җимешләре белән сыйлап тора. Гомәр абый белән гел хәрәкәттә алар. Балалары да бик итагатьле, тәүфыйклы, уллары Илдар җәен әниләрен көн сен бакчага саф һава суларга, ял итәргә йөртә. Зөлфия апа бик туган җанлы да ул, апа-абыйлары белән дә тату-дус, бердәм булып яшәделәр».

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: