Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газета-журналларга язылып, бүләккә лаек булды

Безнең якташыбыз «Язылган өчен смартфон» конкурсында бүләккә ия булды.

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясендә Елена Смирнованы бүләкләделәр. Түбән Конд­рата авылында яшәүче ханым «Язылган өчен смартфон» рес­публика конкурсында бүләккә ия булды.

Гадәткә кергәнчә, «Татмедиа» холдингы әбүнәчеләре арасында бүләкләр уйнату үткәрде. Алар арасында биш смартфон һәм ун йон юрган бар иде. Елена Смирнова кызыксындыргыч бүләк отты.

– «Татмедиа» бәйгесе призерлары арасында Чистай районыннан да әбүнәчеләр булуына без бик шат. Катнашканыгыз һәм Интернет үсеш алуына карамастан, басма матбугатны, шул исәптән безнең «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасын укуыгызны дәвам итүегез өчен дә зур рәхмәт, – диде филиал җитәкчесе – «Татмедиа» АҖ «Чистай-информ»ның баш мөхәррире Наталья Данилова.

Елена Смирнова безнең даими газета укучыбыз. Ул инде күп еллар «Чистопольские известия», шулай ук «Татмедиа» АҖнең берничә басмасын алдыра.

– Мин укырга яратам, шуңа да бик күп газета-журналлар алдырам. Хат ташучы өйгә басма матбугат китермәсә, миңа нәрсәдер җитми кебек тоела. «Чистопольские известия» битләрендә мин кешеләр турында язмалар, сораштыру, редакциягә килгән хатларны укырга яратам, фотосурәтләрнең күп булуы да бик ошый. Газета яшәсен һәм үссен, ә «Татмедиа»га мондый конкурслар оештырганы өчен рәхмәт белдерәсем килә, һичшиксез, алга таба да газета-журналларга язылачакмын һәм конкурсларда катнашачакмын, – диде Елена Николаевна.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Татмедиа» мондый бәйгеләрне һәр яртыеллыкта язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрә. Бу юлы конкурста Татарстанның 41 районыннан 208 кеше, шулай ук 4 якташыбыз катнашты. Димәк, бүләк оту мөмкинлеге «Татмедиа»ның басмаларына, шул исәптән безнең газетага язучыларның да бар.

Реклама, 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X