Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газета шулай туа

Миннән еш кына «Редакциядә эшләргә авырмы?» дип сорыйлар.Бу сорауга тиз генә җавап та биреп булмый, чөнки яратмаган эшеңне эшләргә генә авырдыр ул.

Ә без - үз газетабызны «Чистай хәбәрләре»н ихластан яратучы фикердәшләр коллективы.Безнең район газетасы сорылыгы белән ялтырамый һәм артык рәсмилеге белән дә аерылып тормый. Без төрле шау- шулар турында күпертеп язмыйбыз, пычрак нәрсәләрдә казынмыйбыз. Бәлки шуңадыр да, кайберәүләргә безнең газета күңелсезрәк тоеладыр да... Аның каравы, без газетабыз битләрендә районыбызның гади кешеләре, укытучылар, табиблар, комбайнчылар, игенчеләр, сыер савучылар турында очерклар язабыз.Аларның тормышы, хезмәте күпкә лаеклырак. Без газета укучыларыбызга анонимнардан һәм «фейк»лардан алып түгел, бары беренче чыганаклардан мөһим һәм тикшерелгән мәгълүмат кына җиткерәбез.
 Хезмәт көнебез редакциядә иртәнге сигездә башлана. Бу вакытка кемнәрдер хезмәттәшләре белән соңгы яңалыкларны бүлешә, кемдер язасы материалларын барлый- барлый компьютер экранына төбәлә, ә язасы нәрсәләр, билгеле, газета журналистларында бик күп алар... 
«Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасында журналистлар: Гөлнур Садыйкова,  Олег Зиннуров, Гүзәл Гомәрова, Анна Будкина эшли. Район журналистлары аерым бер темага гына язмыйлар, алар универсаллар. Аларга спорт чараларын да,киңәшмәләрне дә яктыртырга, вакыйга урыныннан репортажлар да ясарга туры килә. Алар шулай ук мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы, сәнәгать темаларын да яктырталар.
Тугызынчы яртыда инде редакциядә бер-бер артлы телефон тавышлары, клавиатура шакылдавы, яклау һәм дөреслек эзләп килгән кешеләр. Гомумән, безнең газета укучыларыбыз үзләренең проблемалары белән бик еш бүлешәләр. Без аларны игътибар белән тыңлыйбыз, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз.
Телефон шалтырый. Шәһәрнең бер районында гадәттән тыш хәл булган, тизрәк шунда барырга, берничә фотография ясарга кирәк. Әлеге задание белән журналист һәм машина йөртүчебез Сергей Фурутин юлга ашыга. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, оперативлык һәм гаделлек – безнең редакциянең төп принциплары шулар. Иртә таңнан яисә кичен, яки бәйрәм көннәрендә булсын, без газета укучыларыбыз алдындагы бурычыбызны үтибез.
 Һәр газета алдан планлаштырыла. Планеркада газета номерында биреләчәк материалларны тикшерү баш мөхәррир кабинетында үтә.
Һәр иҗат кешесенең блокнотында әзер һәм әзерләнергә тиешле материаллар исемлеге, алар барысы да мөһим, «кайнарлар». Һәр журналистның газетада алдан урын аласы, язмасын тизрәк бас­тырасы килә. Алар арасыннан хезмәткәрләрнең мин-минлегенә тимичә генә иң мөһимнәрен сайлап алу - бу баш мөхәррир Наталья Данилова вазифасы.
Бергәләшеп газета номерын планлаштырганнан соң җурналистлар эшкә керешә. Мәгълүмат туплау бара, телефоннан шалтыратулар, урыннарга бару. Фотога төшерү, диктофонга яздыру – текст язганда барысы да эшкә җигелә.
Яңалыклар бик тиз искерә. Шуңа күрә «конвейер» туктамасын, эштә тоткарлыклар булмасын өчен көйле, оператив эшләү сорала.
– Язманың башы туры килми! Рубриканы үзгәртергә кирәк,-күрше кабинеттан баш мөхәррир урынбасары-җаваплы сәркатип Наталья Миронова тавышы ишетелә.
Материалларга баш эзләп табу – аерым тема. Иң беренче газета укучы игътибар итүче нәрсәләр – алар фотографияләр һәм исемнәр. Шуңа күрә алар матур, кызыксындырырлык һәм мәгълүматлы булырга тиеш. Озакламый клавиатуралар тавышына туктаусыз шалтыраган телефон тавышы кушыла. Бүген кайнар көн һәм газетаны басмага тапшырудан тыш журналистларга күп кенә чараларга барырга кирәк.
– Исәнмесез, редакция!, – дип телефон тавышына җавап бирә баш мөхәррир. – Нинди чара? Кызганычка, безнең әлегә буш журналистларыбыз юк. Бәлки сез безгә фотография белән кечкенә генә мәгълүмат җибәрерсез? Без аны эшкәртеп сайтта бастырырбыз.
Телефонны куйдылар, үпкәлә­деләр.
Шулай да булгалый. Эш шунда, журналистлар иртәдән кичкә кадәр эш кабинетында гына утырмый. Аларның 50 процент вакыты төрле чараларга, очрашуларга, әңгәмәләр корырга китә. Төрле шалтыратулар була, әмма иң күбе җитди сораулар белән яисә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итә.
Менә язма әзер инде, аны җаваплы сәркатип укый. Аннары чылбыр китә: верстальщик текстка төзәтмә кертә. Язылган материал газетаның каралама вариантына кертелә, аны корректор җентекләп, бик игътибар белән укый. Аннары кабат журналист,сәркатип һәм баш мөхәррир укып чыга.
Алдагы номерларга материаллар җыелганчы, компьютер версткасы операторы агымдагы номерны формалаштыруны төгәлли. Биредә басма компьютер программалары: InDesign, CorelDraw, фотошоп һәм башкалар катнаша. Биредә һөнәри терминнар: колонка, кегль, интерлиньяж, лид сүзләре яңгырый.
Татар редакциясендә дә кызу эш кайный. Үз эшенең остасы Эльвира Беспалова һәр язманы бар күңеле аша үткәреп игътибар белән русчадан татар теленә тәрҗемә итә. Язмадагы төгәлсезлекләрне дә бик тиз тотып алып дөресләүче җитез тәрҗемәче дә әле ул.
Газетаның татар теленә тәрҗемә буенча мөхәррир урынбасары Гөлсинә Сорутдинова газетаны кызыклырак, баерак итү өчен тәрҗемә материаллары белән беррәттән газета укучылардан килгән хатларга, шигырьләргә дә зур игътибар бирә.  
– Ничек сыйдырырбыз икән, –  ди полосага тагын бер материал өстәүне үтенгәч, компьютер верст­касы операторы Әлфия Кәримова. – Бу очракта полосадан бер фотографияне алырга туры килә һәм газета күңелсез булачак!
Ул газета өчен бар күңеле белән һәрчак шулай ихластан борчыла, газетаның матур, камил булып чыгуы өчен тырыша.
Баш бухгалтер Юлия Королева һәм реклама бүлеге мөхәррире Марина Фрейберг та киеренке режимда эшлиләр. Бер көн эчендә алар бүлмәсенә белдерүләр бирергә, рек­лама блоклары белән унлаган кеше керә. Алар һәрберсен ачык йөз бе­лән каршы алалар, оптималь вариант таба беләләр.
Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе – редакциядә иң кызу көннәр, газета басмага әзерләнә. Газетаның электрон версиясе дә читтә калмый. Көн дәвамында газета сайтында яңалыклар, район, шәһәр, республика хәбәрләре басыла. Бу эшне веб- мөхәррир Камилә Кыямова башкара.
Газета – ул үзенчәлекле талантлар һәм коллектив тырышлык, көйләнгән команда башкарган уртак хезмәт. Газетада эшләү җиңел түгел һәм шул ук вакытта бик кызыклы да. Ул киләчәктә дә яшәр,язмалары белән газета укучыларын сөендереп торыр, яшьләр арасында да үз укучыларын табар дип ышанасы килә. 
...Эш көне азакка якынлашты. Тираж типографиядә басылачак. Без арып-талып дигәндәй, өйләребезгә таралышабыз. Иртәгә әбүнәчеләребез яңа газета алып сөенәчәк һәм барысы да кабат шулай башланачак: очрашулар, төрле чаралар, репортажлар, укулар, верстка, төзәтүләр, номерны тапшыру. Болар барысы да сезнең өчен, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай