Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газ җиһазлары белән уйлап эш иткәндә генә бәла-казаларны булдырмый калырга мөмкин

Көнкүреш газының саркып югалуы һәм шартлавы нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигаләр дулкыны өендә газ җиһазы булган һәркемне куркынычсызлык турында уйланырга мәҗбүр итте. Өстәвенә, ахыры күңелсез тәмамланган вакыйгалар безнең тирәбездә бик еш очрыйлар. Ел башыннан сөрем газы белән агулану очраклары Казанда, Бөгелмәдә дә булды.

Ни кызганыч, чараларны көчәйтү, газ хезмәте, торак инспекциясе һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашында газ җиһазыннан файдаланганда куркынычсызлык тәэмин итү буенча күпсанлы киңәшмәләр үткәрелсә дә, бу тема үзенең актуальлеген югалт­мый.
Билгеләп үтелгәнчә, гадәттән тыш хәлләр китереп чыгаручы төп сәбәпләрнең берсе булып газ җиһазына вакытында техник хезмәт күрсәтелмәү тора. Әгәр күп фатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазын файдалану һәм карап тоту буенча идарәче компанияләр җаваплы булса, фатир эчендәге газ җиһазы торышы өчен фатир хуҗасы җавап бирә. Газ плитәләренә, колонкаларга техник хезмәтне горгаз башкара, ә менә газ казаннарына хезмәт күрсәтү милекчеләр өстенә төшә, алар, үз чиратында, махсуслашкан оешмалар белән килешүләр төзергә тиешләр. Әмма милекчеләр аларны теләмичә генә төзиләр, ә күбесе төзергә кирәклеген дә белмиләр.
Газ җиһазларына хезмәт күрсәтүгә килешүләр бер елга төзелә һәм озынайтылырга тиеш. Газ казанының тибына, су җылыткычына карап, Чистайда хезмәтнең бәясе 2-3,5 мең сум тәшкил итә. Әмма бу мәсьәләгә барысы да җаваплы карамый.
– Ни кызганыч, күбесе өчен иминлек беренче урында тормый. Бары җаваплы, аңлы кешеләр генә елдан-ел хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзиләр, – ди җылыту җиһазларына хезмәт күрсәтүче махсуслашкан компанияләрнең берсенең директоры Сәгыйть Гайфуллин. – Еш кына яшәүчеләр газ приборлары эшләп торган, төзек булган вакытта алардан техник хезмәт күрсәтелмәгән килеш файдаланалар, ә махсус оешмаларга бары ахыр чиктә генә мөрәҗәгать итәләр.
Әйтергә кирәк, башта хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешүләр төзеп тә, киләсе елда озынайтып тормаучы торак милекчеләре куркыныч зонада торалар. Шәһәрдә башта күп фатирлы йортларда ике контурлы казаннарга хезмәт күрсәтүгә 2,5 меңгә якын килешү төзелгән иде, 2019 елның 1 гыйнвары торышына 95 фатирда шундый килешүләр юк. Әмма уңай якка үзгәрешләр дә бар, чөнки узган ел әлеге күрсәткеч югарырак иде һәм 600ләп фатир тәшкил итте.
Башка проблема да бар. Газ приборлары җитәрлек күләмдә кислород кергәндә генә яхшы эшлиләр. Әмма заманча шартларда табигый һава бик аз керә. Тыгыз итеп ябылган ишекләр, пластик тәрәзәләр, тарттырылган түшәмнәр – болар барысы да фатирларга һава керергә ирек бирмиләр. Плитә өчен аш бүлмәсендә кислород җитәрлек булса, газ казаннарына аның кереп торуы кирәк.
Фатирларда, йортларда яшәү­челәрнең газ җиһазы белән үз белдекләре белән эш итүләре куркыныч нәтиҗәләргә ки­терергә мөмкиннәр. Тиешле квалификацияләре булмаган килеш алар җилләтү каналларын сүтәләр һәм еш кына аларны каплап куялар.

Башка көнүзәк проблема газ җиһазларын файдалану срок­ларына кагыла. Үзләренең техник характеристикалары буенча йорт эчендәге газ җиһазы уртача 10-15 ел файдаланылырга тиеш, әмма шушы вакыт үткәч тә аны алыштырырга ашыкмаучы милекчеләр шактый һәм моның төп сәбәбе акча юклык. Ә хезмәт күрсәтүче оешмалар җиһазның файдалану срогы чыкканнан соң милекчеләр белән килешүләр төземиләр.
Газ хезмәте, торак инс­пекция­се һәм идарәче компанияләр вәкилләре яшәүчеләрнең еш кына үз җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен мөмкинлек бирмәүләреннән зарланалар. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: счетлар буенча бурычлар, техник хезмәт күрсәткән өчен түләргә теләмәү яки газ приборлары эшенә үз белдекләре белән катышу.
Шундый җавапсыз яшәүчеләрне закон тарафыннан административ җавапка тарту каралган.
Яшәүчеләр еш кына тиешенчә техник хезмәт күрсәтелмәүдән зарланалар, янәсе өстән-өстән генә карыйлар һәм комплекслы хезмәт күрсәтү актында кул кую­ны сорыйлар. Әмма газ белән файдалану кагыйдәләрендә техник хезмәт күрсәтүнең һәм йорт, фатир эчендәге газ җиһазын ремонтлауның минималь исемлеге күрсәтелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, намуслы фатир милекчесе хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төзеп, алар ел саен җентекле техник хезмәт күрсәтсәләр дә, бу куркынычсызлык гаранты була алмый. Чөнки шул ук күп фатирлы йортта күрше фатирда үзләренең һәм башкаларның иминлеген кайгыртмаучы күршеләр яшәргә мөмкин. Йортта шундый фатирлар берничә булса, куркыныч арта бара. Күп фатирлы йортта барлык яшәүчеләрнең, газ хезмәте, торак инспекциясе һәм идарәче компанияләрнең җаваплы мөнәсәбәте генә газ җиһазларын куркынычсыз файдалану нигезе булып хезмәт итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев