Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газ бирүне туктату- соңгы чара, әмма ул хәзер дә кулланыла

Газ белән тәэмин итүче оешма вәкилләренең Нестеров урамындагы йортларның берсенә баруларының төп сәбәбе - әлеге йорт хуҗасының шактый суммада җыелган бурычы булу. Аларны капка төбендә күрше каршы алды.

– Хуҗа монда күптән яшәми инде, әгәр ялгышмасам, аны балалары үзләре янына алдылар, – дип ачыклык кертә яшь кеше.
Газчылар сүзләренә караганда, бу сәбәп хуҗаны акламый. Бу чорда әлеге йортка газ бирелеп торган, ә газ өчен акча түләнмәгән. Менә шул кулланучыга «зәңгәр ягулык» бирүне туктату турында карар кабул итүгә сәбәпче була да инде.
– Әгәр дә кулланучының бурычы 2 исәп-хисап чорыннан артып китсә, газ белән тәэмин итүче газ бирүне берьяклы гына хәл итәргә хокуклы. Әмма газ бирү кисәк кенә туктатылмый. Башта торак хуҗасына бурычы турында хәбәр ителә, – дип ачыклык кертә җир асты газ үткәгечләре һәм алар өстендәге корылмалар хезмәте начальнигы Фәрит Митаев.
Әгәр дә бурыч алда да түләнмәсә, бурычлыга газ бирүне туктату турында  хәбәр почта аша заказлы хат белән җибәрелә, аның бурычлары күрсәтелә. Горгаз мондый хәбәрләрне газны туктатырга 20 календарь көн кала алдан җибәрә. Әгәр бу да тәэсир итмәсә, газны туктатудан качып котылып булмый. Газ туктатуны газ үткәргечтә томалагыч урнаштыру белән башкаралар (рәсемдә).
 Газ бирүне туктату – иң соңгы чара, ул бурычлылар белән көрәштә иң нәтиҗәле ысул. Бүгенге замана кешесенә төрле уңайлыклар тудыручы «зәңгәр ягулык» туктатылгач кына, түләмәүчеләр бурычларыннан котылырга ашыгалар. Газны туктаткандагы һәм кире кабызгандагы барлык чыгымнар да кулланучы җилкәсенә төшә, димәк, бурычның күләме арта дигән сүз. Газны тоташыру бурыч бөтенләй түләп бетергәч кенә башкарыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X