Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газ белән эш иткәндә кагыйдәләрне үтәгез

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларында газны куркынычсыз куллану буенча күрсәтмә расланды.

Анда коммуналь-көнкүреш их­тыяҗларын канәгатьләндергәндә газны куркынычсыз куллану буенча инструктаж үткәрү тәртибе, газны куркынычсыз куллану кагыйдәләре һәм күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтә һәм эшләр башкара торган күпфатирлы йортлар белән идарә итүче затлар тарафыннан җиһаз белән эш итү кагыйдәләре билгеләнде. 
Документта шулай ук йорт хуҗа­лары тарафыннан йорт эчендәге һәм  күпфатирлы йортларда милек­челәрнең фатир эчендәге газ җиһазына карата газны куркынычсыз куллану кагыйдәләре язылган һәм газның саркып югалуы ачыклаганда эш тәртибе күрсәтелгән.
Әлеге кагыйдәләрне милекчеләргә, күп фатирлы йортларда бүлмәләрдән файдаланучыларга, идарәчеләргә, шулай ук газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау турында килешү төзелгән махсус оешмаларга белергә һәм үтәргә кирәк. 
Шулай, күрсәтмә нигезендә милекчеләргә, күпфатирлы йортларда йорт хуҗаларына һәм биналардан файдаланучыларга газ җиһазы урнаштырылган бинага һава керүне тәэмин итәргә кирәк. Шул ук вакытта чиктәш бинага керүче ишек яки диварның аскы өлешендә ишек һәм идән арасында ачыклык калдыруны, шулай ук тышкы диварларда яки тәрәзәләрдә махсус һава керү җайланмаларын күздә тотарга кирәк. 
Әлеге шартларны үтәү мәҗбүри, чөнки җилләтү системасының төзеклеге генә түгел, ә  җиһазның куркынычсыз эшләве дә турыдан-туры шуңа бәйле. Әгәр җилләтү системасының һава керү-суыру җайланмасы йорт төзү проекты тарафыннан каралган булса, аның төзек эше төтен чыгу-җилләтү баганаларының, җилләтү каналлары корылмаларының тиешле торышы, шулай ук тыштан һава керүне тәэмин итү буенча шартлар үтәлеше белән тәэмин ителә. 
Еш кына кешеләр газ куллана торган җиһаз урнашкан бинага тыштан һава керүне тәэмин итмиләр. Һава кертми торган герметик пластик тәрәзәләр, тыгызлаучы катлау белән  ишекләр урнаштыралар, кышкы вакытта бүлмәләрне җилләтмиләр. Шундый очракларда җилләтү системасының һава керү-суыру җайланмасы эшендә тайпылышлар барлыкка килә, бу, үз чиратында, газ җиһазы эшендә бозуларга китерергә мөмкин. 
Җиһазларның төзек булмавы көнкүреш газы шартлауга, сөрем газы белән агулануга һәм башкаларга сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа күрә газ куллану куркынычсыз булырга тиеш, ә моның өчен тиешле күрсәтмәне үтәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев