Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Гармун моңнарында туган телебезнең бар аһәңе, матурлыгы чагыла

    Якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәт кәре Радик Халиков - кабатланмас моң иясе, Аллаһы Тәгалә аңа җырга-моңга сәләтне кызганмый биргән. Ул утыз ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес, аның нәсел-нәсәбендә дә җыр-моңсыз кеше юк бугай.

    Әле дә хәтерлим, ул оештырган иҗат коллективлары, шул исәптән «Ләйсән» балалар ансамбле дә безне бик озак сөендереп торды. Аларның чыгышларын бик күпләр яратып көтеп ала иде. «Ләйсән»нең чыгышын Татарстан радиосыннан да ишеткәнем булды, чишмә чылтыравыдай яңгыравыклы кызчыклар тавышы колагымда әле дә яңгырап тора сыман. Хәзер инде ул ансамбль хәтердә генә яши, әмма аның җитәкчесе Радик Хафиз улының бүген дә җыр-моңнан аерылып торганы юк. Үзе башкаручы композитор, баянчы, сүз остасы, курайчы. Баянны, шулай ук төрле-төрле гармуннарны сайратучы да әле ул. Кыскасы, күпкырлы талант иясе, оста музыкант. Кыңгырау чәчәгедәй зәңгәр күзләреннән нур бөркелеп торучы мөлаем, аралашучан, сәгатьләр буе сөйләп үзенә каратып тора алган нәфис сүз остасы, сәхнә мөгаллиме дисәм дә, хата булмас. Әнә шушы сок ланырлык талант иясе белән очрашу бәхете шәһәребезнең күппрофильле көллият студентларына да насыйп булды.

    – Максатыбыз изге – уку чы лырыбызны шундый та лант ия се белән та ныш тырасы быз, моң лы, кабатланмас көйләребезне иреш те рә себез килде. Көй ул сүзсез дә төрле милләт кешеләренең күңелләренә барып җитә. Биредә ишетелгән матур көйләр, үтемле сүз ләр, яхшылык орлыклары укучыларыбызның күңел түрләренә кереп калыр, матурлыкка соклану, аңа омтылу кебек сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итәр дип ышанасы килә, – дип ихластан сөенә-сөенә сөйләде көллиятнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Шәйхетдинова.

    ...Актлар залы үзгә бер бәйрәм төсе алды ул көнне. Студентлар, укытучылар моң-җыр бәйрәменә ашыкты. Ә Радик абыебыз инде күптән әзер, гармуннарын сәхнәгә тезеп тә куйган, тыйнак кына елмаеп, бәйрәм башлануын көтә. Бик пөхтә, ачык күңелле, ихлас кеше ул. Әлеге очрашуга килүенә дә ихластан сөенүе әллә кайдан сизелеп тора.

    Шат күңелле студентлар тавышыннан берара гөрләп алган актлар залы гармун тавышы ишетүгә тып-тын булды. Барысының да күзләре гармун телләрендә... Биредә утырган студент халкының кайберләренең мондый моңны ишеткәне дә булмагандыр, ә икенчеләре бәлки телевизор экраннарында гына күреп белгәндер... Ни генә булса да, сихерләде гармун телләре замана балаларын. Хәер, үзем гармун тавышын кечкенәдән тыңлап үссәм дә, бер мәлгә югалып калдым әле. Шушы гармун моңнарына урала-урала хыял дөньясында бөтерелдем...

    Ә Радик абыебыз уйнады да уйнады... Гармунны тальян, таль янны курай, курайны саратов гармуннары алыштырды. Бармакларына күз иярә торган түгел. Бар җаны-тәне белән бирелеп, йөрәген ярып бирердәй булып уйнагангамы, кузгалмас булып тоелган күңелләр дә кузгалды бугай...

    Сүзгә дә бик оста Радик Хафиз улы. Әле ул матур сыйфатын мин дә белеп бетермәгәнмен икән, шаккаттым! Бер кәгазьгә дә күз төшермичә, бик оста итеп шигырьләр дә сөйләде, табышмаклар әйтеп, студентлар арасында кечкенә генә тәрбияви темага викторина да үткәреп алды. Матур капчыгына күчтәнәчләр дә салып килгән булган, җавап тапкан тапкыр студентларга бүләкләр дә эләкте!

    Тел, тәрбия, милләт мәсьәлә ләренә дә кагылмыйча үтә алмады ул. «Белем-бәхет ачкычы. Белем алу өчен укырга да укырга кирәк. Кеше кая гына яшәсә дә, үз телен белергә, башка телләрне дә хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр тел булмаса, кешенең милләте дә, гореф-гадәтләре дә, матур сөйләме дә, моң-җыры да, шушы гармуннарыбыз да булмас иде. Безгә барыбызга да телебезне күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Үз телен, үз тарихын, гореф-гадәтләрен белмәгән кешенең киләчәге дә юк. Бу хакта яшьтән үк уйланырга, үз милләтебезгә зур ихтирам белән карарга кирәк», – диде Радик Хафиз улы.

    Бәйрәм сизелмичә дә, бер сулышта дигәндәй үтеп тә китте. Әле тагын да рәхәтләнеп тыңларга әзер идек без. 2120нче төркем студенты Фәния Миндубаева да алган тәэсирләрдән тиз генә арына алмады. «Бик кызыгып, сок ланып тыңладым. Бигрәк күңелле, рәхәт булды», – дип хис-кичерешләре белән уртак лашты ул. Пешекче һөнәрен үзләштерүче Эльмира Кадыйрованы да кунакның чыгышы нык әсәрләндергән. «Искиткеч күңелле, гомергә онытылмаслык очрашу булды бу. Үзебезнең дә шундый уен коралларында уйнарга өйрәнәсебез килеп китте», – ди ул елмаеп. Көллияттә тарихтан белем бирүче Әлфия Хәкимова мөхтәрәм кунагыбызга зур рәхмәтен белдерде, яңа уңышлар теләде. Иң сөендергәне, гармунчыбыз янына килеп уен кораллары белән кызыксынучылар да булды. Кем белә, бәлки шулай кызыксынып китеп, бүгенге студентлар арасыннан да Радик абыйларының юлын дәвам иттерүче, моңнарыбызны халыкка җиткерүче талант ияләре чыгар. Амин диясе генә кала.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: