Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галимнәргә ярдәм иттеләр, дайверларны өйрәттеләр

Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге төркеме күптән түгел Чечен республикасыннан кайтты, төркем составына чистайлылар да керде. Безнең кунагыбыз - экспедициядә катнашучы, яшьләрнең су асты археологик отряды әгъзасы Валерий Салеев, ул үз тәэсирләре белән уртаклашты.

- Билгеле, Кавказның матурлыгы, байлыгы, зурлыгы сокландырды. Сос­тавында егермегә якын кеше булган безнең төркем Чечняда республика җитәкчелеге чакыруы буенча биек таулы, Зур Кавказдагы серле күлләрне һәм билгесез шарлавыкларны өйрәнү буенча проект кысаларында эшләде. Ул үз эченә күлләрнең урнашу урыны буенча фәнни-тикшеренү эшләрен, аларның санын, су ресурсларының гомуми мәйданын, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясын өйрәнү, төбәктәге табигый һәм мәдәни һәйкәлләрне өйрәнүне алган.
Экспедиция составына рус географик җәмгыятенең Чечнядагы җитәкчесе Рәшит Арсаев, рус географик җәмгыятенең ТРдагы җитәкчесе Дмитрий Шиллер һәм рус географик җәмгыятенең төбәкләрне үстерү үзәге җитәкчесе Иван Тягин керде.
Җиде көн дәвамында без, дайверлар, серле һәм легендаларга бай булган Казеной-Ам күлен тикшерү белән шөгыльләндек. Бер фикер буенча күлнең төбе юк, ә икенчесе буенча 2000 ел элек әлеге урында борынгы авыл булган һәм ул су астында калган. Безгә галимнәрнең гипотезаларын тикшерергә кирәк булды, чөнки безгә кадәр биредә берәү дә су асты тикшеренүләре үткәрмәгән.
- Нинди серләрне чишә алдыгыз?
- Рус географик җәмгыятенең ТРдагы төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер "тере" су асты агымы тапты, бу су астында тышкы чыганагы булган тау куышлыклары бар дип уйлау хокукы бирә. Күлнең тирәнлеге 47 метр тәшкил итә, таулардагы язмалар да кызыксыну уята..
- Анда нинди серләр ачтыгыз?
- Дөресрәге, серләр артты гына. Борынгы диңгез молюскалары эзләре белән тау токымы кисәкләре табылды. Проектка курьерлык итүче профессорның да исе китте: биек тау күленә кайдан шундый диңгез җәнлекләре килгән, әле бит бер генә дә түгел. Галимнәргә әлеге яңалык өстендә дә эшләргә туры киләчәк. Фәнни максатларда грунтны, үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясын тикшерергә кирәк. Кызганычка каршы, һава шартлары күл урынында борынгы авыл булуы турындагы легенданы тикшерү буенча эшләр үткәрү мөмкинлеге бирмәде.
- Сезнең төркемнең тагын бер әһәмиятле бурычы бар иде?
- Чечен Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров инициативасы буенча су асты тикшеренү отряды оештырыла. Без үзебездә булган тәҗрибә белән уртаклаштык, дайвинг күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм иттек.
- Ул ничек алып барылды?
- Көн саен дүрт сәгатьлек теоретик әзерлек үткәрелде. Бу - видеофильмнар карау, булачак су астына төшүне тикшерү, тест үткәрү һәм әлеге барлык этапларны үтәү шарты белән генә өйрәнүче дайверларга су астына төшү рөхсәт ителде. Безнең һәрберебезгә Чечен су асты отряды әгъзалары беркетелде. Мин Чечня дәүләт университетының дүртенче курс студенты белән эшләдем. Аның исеме Ислам, без аның белән дуслаштык, телефон номерлары алыштык. Беренче отрядка җиде кеше керде, болар - университет студентлары, республика хөкүмәте һәм департаменты хезмәткәрләре. Әйтергә кирәк, без дайверларның беренче Чечен командасын оештыруда катнаштык.
- Экспедиция тагын нәрсә белән истә калды?
- Бай мәдәни программа белән. Безнең янга танылган әдәбият эшлеклеләре, олимпия чемпионнары килделәр. Танылган Чечен шагыйре Умар Яричев үз шигырьләреннән төзелгән китап бүләк итте, элемтә өчен телефон номерын калдырды. Без Веденский районында эшләдек, анда актив сугышчан хәрәкәтләр алып барылган. Казеной-Ам күле үзендә әлеге вакыйгаларның эзен - шартламаган миналар, снарядлар саклый. Минем бу хәлнең башка кабатланмавына ышанасым килә. Без тынычлыкта һәм килешеп яшәргә тиеш, чөнки безнең уртак йортыбыз - Россиябез бар.
- Сез күп кенә экспедицияләрдә катнашкан, аның һәрберсеннән яңа ачышлар һәм табылдыклар белән кайтасыз. Алынган материал ничек файдаланыла?
- Без фәнни-практик конференция уздырабыз, экспонатлар төрле чаралар уздыру барышында күргәзмәгә куела. Киләчәктә Яшьләр үзәгендә стационар күргәзмә экспозициясе эшләячәк. Ярдәм иткәне өчен "Бетар" фирмасына рәхмәт белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев