Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Гаилә корыгыз, балалар үстерегез...

    Җәмәгатьчелек иминлеге дәрәҗәсен билгеләү өчен демография ике күрсәткечтән -үлүчеләр һәм туучылар саныннан файдалана һәм беренчесе икенчесеннән артып киткәндә чаң кагарга кирәк. Бүгенге көндә демографик хәлнең торышы турында ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина белән сөйләшәбез.

    Чистай муниципаль районында, тулаем ил буенча кебек үк демографик күрсәткечләр үзгәреп тордылар, - ди Вера Николаевна, бераз үткәнгә кайтып. - Россиядә 2000нче елда халыкның табигый кимүе 960 мең кеше тәшкил итте (уйлап карагыз, бу Саратов кебек шундый эре шәһәрдәге халык санына тиң). Һәм бу бер ел эчендә генә! Ә егерме «үзгәртеп кору» еллары эчендә без якынча 13 миллион кешегә кимедек.
    Узган гасырның 60-70нче елларында безнең шәһәрдә ел саен туучылар саны үлүчеләргә караганда ике тапкырга күбрәк теркәлгән иде. Халыкның артуы ике йөздән өч йөз кешегә кадәр тәшкил итте. Әмма 1992нче елда халык санының кимүе башланды, ун елдан соң ул 17 тапкырга артты. 2006нчы елда туучылар саны аеруча аз булды - бары 774 сабый дөньяга килде. Фактларны билгеләп үтү белән генә катлаулы хәлне төзәтеп булмый, иң югары дәрәҗәдә гаять мөһим чаралар, үтә җитди проблеманы хәл итүгә уйланылган, комплекслы якын килү кирәк иде.
    2007 елда, иң элек, ана (гаилә) капиталы турындагы программаны кертү ярдәмендә күрсәткечләр сизелерлек яхшыра башлады. Аның беренче җимешләрен без 2012 елда күрә башладык, туучылар санының кискен артуы нәкъ менә шушы елга туры килә. Соңгы 20 ел эчендә Чистайда бер меңнән артыграк сабый туды. Әмма шул вакытта да без халыкның артуына ирешә алмадык.
    Узган ел 956 бала дөньяга килде. Шуларның 359ы - гаиләдә беренче, 433е - гаиләдә икенче, 123е - өченче, 41е - дүртенче, бишенче балалар. Икенче һәм аннан соңгы балалар санының (нәкъ менә алар җәмгыятькә халык санын тотрыклы итү һәм киләчәктә үсү мөмкинлеге бирәләр) моңа кадәр булган күрсәткечләр белән чагыштырганда 3 процентка артуы сөендерә. Әмма башка статистика борчый: гаиләдә беренче балалар азрак туа башлады.
    - Республика күләмендә караганда без туучылар саны буенча ничәнче урында торабыз?
    - Безнең район туучылар саны буенча, 34 муниципаль районны узып китеп, 11нче урында тора (2014 елда 14нче урында идек). Бу мөнәсәбәттә иң бай Казан: бер мең кешегә 20 бала туры килә. Тулаем Татарстан буенча туучылар санының бераз артуы теркәлсә дә, халыкның табигый кимүе саклана. 1211 чистайлы якты дөньядан киткән, аларның яртысыннан артыграгы - көчле зат вәкилләре.
    - Бигрәк тә күбесенең пенсия яшенә кадәр җитмәве борчый.
    - Алар арасында яшьтәш хатын-кызларга караганда ир-атлар 2,5 тапкырга күбрәк. Ә менә 297 хатын-кыз 80 яшьтән артыграк яшәгән, ир-атлар арасында әлеге күрсәткеч 121 тәшкил итә.
    - Ә хәзер, әйдәгез, яңа гына өйләнешүчеләр, булачак әти-әниләр турында сөйләшик.
    - Чистайда узган елны 559 пар гаилә корды, бу, дөрес, аннан алдагы ел күрсәткеченнән азрак. Күрәсең, бу без 90нчы елларда күзәткән туучылар санының кимүе нәтиҗәсе. Өйләнешергә вакыты җиткән кияү һәм кәләшләр аз. Ә соңыннан бу туучылар статистикасында да чагылыш табачак. Барысы да бәйләнгән!
    Бүгенге көндә гаилә кору мәсьәләләренә җитдирәк карый башладылар. Кияүләрнең потенциаль яше - 25 яшьтән 29га кадәр, кәләшләрнең - 20дән 26 яшькә кадәр. Әмма ничә яшь булуга карамас­тан, бәхетле булырга омтылырга кирәк. Безнең ЗАГС бүлегендә ике 76 яшьлек чистайлы үз никахларын теркәде. Алар бер-берсен ярты гасыр вакыт үткәч кенә тапканнар. Кайчандыр алар бер-берсен яратканнар. Әмма төрле сәбәпләр аркасында озак елларга аерылып торырга туры килгән. Һәм менә көтелмәгән очрашу аларның тормышын үзгәртә, алар, ниһаять, бер-берсен ир белән хатын дип атый алалар.
    Хәер, ир белән хатын арасындагы яшь аермасы бер-берсен сөюче затлар өчен киртә булып тормый. Һәм моны раслап, кәләшкә - 54 яшь, ә аның сөйгәненә 30 яшь булган пар гаилә корды. Һәм, киресенчә, 61 яшьлек чистайлы 38 яшьлек хатынга өйләнде.
    Ә 14 яшьлек кәләш һәм 15 яшьлек кияү иң яшь пар булдылар. Никахлашуга рөхсәтне алар Мәгариф министрлыгында алдылар. Хәзерге вакытта аларның сабые үсә.
    118 хатын һәм 129 ир-ат кабат гаилә корганнар, үз парыңны очратуга өметне бервакытта да өзәргә ярамый.
    - Кешеләр очраша, гашыйк була, өйләнешә һәм кайберәүләр аерылыша.
    - 236 аерылышу теркәлгән, бу сан никахлашучылар санының 42 процентын тәшкил итә. Икесенең дә ризалыгы буенча аерылышуга гариза биргән һәр пар белән без әңгәмә үткәрәбез, психологик ярдәм күрсәтәбез. Аралашуга җиңел барган, потенциалы татулашу чаралары кулланырга мөмкинлек биргән ир белән хатынга аерым игътибар бирәбез. Узган ел яшь гаилә парларының якынча 20 проценты аерылышу уеннан кире кайттылар, бу сөендерә.
    - Сезгә, Вера Николаевна, һәм сезнең хезмәткәрләрегезгә материаллар әзерләүдә даими ярдәм күрсәтүегез, тыгыз хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт! Без һәр гаиләгә татулык, иминлек, мәхәббәт телибез! Балалар сәламәт, нык булып үссеннәр! Сезгә чын әти-әни бәхете телибез!
    Гөлнур САДЫЙКОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: