Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә көненә иҗади конкурс старт алды

«Минем гаиләм – минем әнием» – конкурста беренче катнашучы үз эшенә менә шундый исем биргән.

 

«Рәсем» номинациясендә балалар конкурсы 14 яшьлек Галина Главнованың эше белән ачылды. «Тормышта иң мөһим һәм кадерле нәрсә – гаилә, башта үзең туган гаилә, аннары үзең корган гаилә», – дип язган кыз.

Без газета укучыларыбызга конкурсның «Видеоролик» номинациясендә дә узуын искә төшерәбез. Татарстан халыкларының теләсә кайсы телендә баланың шигырь укуы төшерелгән видеоязма алып килсәгез, без шат булачакбыз.

Исегезгә төшерәбез, эшләр 4 июльгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 5-6 июль көннәрендә ясалачак. Иҗади эшләр Ленин ур., 2-а адресы буенча, шулай ук chis2006@yandex.ru электрон почта аша кабул ителә (авторның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, яшен, эш исемен, элемтә өчен телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев