Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләрдә ничек сакланырга кирәклеген һәркем белергә тиеш

Республикада Гражданнар оборонасы айлыгы бара, аның барышында гражданнар оборонасы, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә халыкны укытуга һәм әзерләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Айлыкның максаты – халык арасында гражданнар оборонасы буенча белем нигезләрен популярлаштыру, үсеп килүче буын арасында гражданнар оборонасы буенча белемнәрне пропагандалау эшен активлаштыру.

– Гадәттәгечә, шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр уздырабыз, – дип сөйли Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Валерий Сироткин.

Шундый дәресләрнең берсе күптән түгел 4нче мәктәптә үтте.

– Укучыларга гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләп кенә калмадылар, ә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эвакуацияләү буенча практик дәрес тә үткәрделәр. Шулай ук Калашников автоматын сүтү һәм җыю, шәхси саклану чараларын куллану буенча тренировкалар үткәрелде, – дип билгеләп үтте Валерий Сироткин.

Айлыкны үткәрү чорында өйрә­нүләр һәм тренировкалар, гражданнар оборонасы буенча күрсәтмә практик дәресләр, халык арасында гражданнар оборонасы буенча белешмәлекләр һәм методик материаллар тарату, инструктажлар һәм әңгәмәләр үткәрү, Гражданнар оборонасы сигналларын игълан иткәндә хәрәкәт тәртибе, шәхси саклану чараларын куллану кагыйдәләре, саклану корылмаларында яшеренү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәресләр һәм башкалар үтә.

Янгынга каршы хезмәт, кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясе бүлекчәләрендә, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәктә Ачык ишекләр көннәре үткәрелә.

Ел саен 4 октябрьдә гражданнар оборонасы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Быел әлеге хезмәт оешуга 87 ел тулды. Айлык кысаларында гражданнар оборонасы барлыкка килүгә багышланган чаралар да каралган.

Аның безнең илдә барлыкка килүенең һәм үсешенең үз тарихы бар. 1932 елның 4 октябрендә һава һөҗүменә каршы җирле оборона оештырыла. Ул халыкны куркыныч янау һәм аның үтүе турында кисәтергә, шулай ук торак районнарны һәм хуҗалык объектларын маскировкалауны тәэмин итәргә тиеш иде. Моннан тыш, бу хезмәтнең бурычына халыкны бомба һәм газдан саклану өчен урыннар әзерләү эше дә керә. Халыкка төрле төрдәге гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында лекцияләр укыла. Кешеләрне противогазлар кияргә, зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр. Мәктәпләрдә Тормыш иминлеге нигезләре дәресе барлыкка килә. Аның төп бурычы – укучыларны гадәттән тыш хәлләргә әзерләү. Шулай ук медицина белеме һәм сәламәт яшәү рәвеше, хәрби хезмәт нигезләре укытыла.

XX гасырда техник алгарыш, билгеле булганча, тиз темплар белән бара, яңа төр кораллар барлыкка килә. Аннары сугыш башлана, анда гражданнар оборонасы системасы үзен бик яхшы күрсәтә.

50нче елларда дәүләтләр арсеналында атом-төш коралы барлыкка килә, аны китереп җиткерү өчен ракеталар булдырыла. Болар барысы да ил халкын саклау буенча чаралар сис­темасын алга таба камилләштерүгә сәбәп була. Ул чорда халыкка теге яки бу гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга өйрәтүгә зур игътибар бирелә башлый.

1961 елда һава һөҗүменә каршы җирле оборона урынына СССР Гражданнар оборонасы барлыкка килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгы гражданнар оборонасы тыныч вакытта да сугыш чорындагы кебек үк кирәк, чөнки аның өстендә халыкның иминлеген тәэмин итү буенча бурычларның тулы комплексын хәл итү өчен җаваплылык ята.

Һәр кеше гражданнар оборонасы нигезләрен белергә тиеш, чөнки бу аңа тыныч вакытта да, сугыш вакытында да килеп чыгарга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев