Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техника язгы кыр эшләренә әзер

Гадәттәгечә, комиссия республика хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяли

Шулай, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, ведомство карамагындагы оешмалар белгечләреннән торган комиссия Чистай районы хуҗалыкларында техника паркын карап чыктылар.

Комиссия әгъзалары техник карау узуга, техник хезмәт күрсәтү пункт ларының эшенә, хезмәтне саклау буенча документлар һәм эш планнары булуга, барлык технологик процесс ларны үтәүгә, орлык материалының әзерлегенә һәм башка күрсәткечләргә аеруча игътибар иттеләр.

Комиссия әгъзалары шулай ук механизаторларга куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлеген, хезмәт өчен түләүне аңлаттылар, язгы кыр эшләрендә мәшгуль хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары турында сөйләделәр.

– Күзгә ташлана торган беренче нәрсә – хуҗалыкларда техниканың сизелерлек яңартылуы. Моннан тыш, механизаторлар белән аралашканда, аларның бу яңартуга шат булуларын һәм язгы чәчү эшләрен яхшы кәеф белән башларга ниятләүләрен сиздем. Кыр эшләренә вакытында керешеп, яхшы уңыш алырбыз дип өметләнәм, – дип Чистай районында язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәя бирде Илдус Габдрахманов.

Ул шулай ук Татарстанда көзге культураларның сыйфаты турында сөйләде.

– Тулаем республика буенча 560 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Аларның 97 проценты яхшы, канәгатьләнерлек хәлдә. Кыш салкын булуга карамастан, уҗымнарның сакланышы өчен ул уңайлы булды. Көздән дым кытлыгы күзәтелде. Кыш көне кар җитәрлек яуды һәм яз әлеге кытлыкны тулыландырырга мөмкинлек бирде, – дип билгеләп үтте министр урынбасары. – Гомумән республика буенча минераль ашламалар туплау, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк, орлык материалының сыйфаты бөтен җирдә дә ярыйсы. Әмма теләсә кайсы очракта та безнең өчен дым өстенлекле булып кала. Шуңа күрә без барлык хуҗалык җитәкчеләрен вакытында, сыйфатлы, дымны минималь югалтулар белән чәчәргә чакырабыз.

Чәчү эшләрен кулай срокларда башкаруның мөһимлеге турында механизатор Рәис Ибраһимов яхшы белә. Бу һөнәрдә ул 30 елдан артык. Башта шулай ук механизатор булып эшләгән әтисеннән өйрәнә, аннары комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Шулай итеп, бу өлкәгә кереп китә.

– Хәзер, әлбәттә, техника бөтенләй башка. Элек без эшләгән кебек түгел. Анда җиһазлар да заманча, эшләү өчен шартлар да уңайлырак. Әмма килә чәк уңышның сыйфатына нык йогынты ясый торган агротехник сроклар, һава шартлары турында да онытмаска кирәк. Барысын да тиз һәм сыйфатлы итеп эшләргә тырышырга кирәк, – дип сөйләде Рәис Ибраһимов.

– Язгы көн ел туйдыра, – ди барысына да таныш халык мәкале. Безнең барлык хуҗалыкларыбыз да ел ахырында яхшы нәтиҗәләр алу өчен кыска агротехник срокларда чәчү кампаниясен мөмкин кадәр сыйфатлы итеп башкарып чыгарлар дип ышанабыз. Киләсе сезонда барысына да уңышлар телим, – диде игенчеләргә Александр Ромадановский.

Тикшерү ахырында һәр авыл ху җа лыгы берләшмәсендә комиссия әгъзалары механизаторларга куркынычсызлык техникасын һәм яңа коронавирус инфекциясеннән саклану чараларын катгый үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.

Быел Чистай районында 100 мең гектардан артык җир чәчәргә планлаштыралар. Шуның 55 мең гектарында – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 9 мең гектарда – көнбагыш, 12 мең гектарда – рапс. Бәрәңге һәм башка яшелчәләр 45 гектарда утыртылачак, ә азык культуралары – 23, 5 мең гектарда.

Бүгенге көндә игенчеләр уҗымнар ны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр, складларда орлык ларны чәчүгә әзерләү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев