Гаделша авылында әфганлы сугышчы Рамил Хәммәтгалимов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Гаделша авылында яшәүчеләр якташ сугышчылары турында хәтерне саклыйлар һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбиялиләр
Авыл урамнары буйлап барганда, күз карашын Бөек Ватан сугышында, локаль конфликтларда катнашучылар туып-үскән һәм яшәгән йортларда урнаштырылган истәлек такталары җәлеп итә. Шушы көннәрдә авылда әфганлы сугышчы Рамил Хәммәтгалимов турындагы хәтерне мәңгеләштерделәр.
Ул намуслы, эш сөючән һәм кыю иде…
Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Рамил Хәммәтгалимов туып-үскән йортта мемориаль такта урнаштырдылар. Бирегә авыл җирлеге башлыгы, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы һәм «Ватан калканы» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары, Рамил Рәфәгать улының туганнары, иптәшләре һәм якташлары җыелды. Барысы да аны намуслы, эш сөючән һәм кыю кеше буларак хәтерлиләр.
Рамил Хәммәтгалимов 1963 елның 18 гыйнварында туган. 8 сыйныфны туган авылы – Гаделшадә, 9-10 сыйныфларны Яуширмәдә тәмамлый. Мәктәптән соң Казанга төзелеш техникумына укырга керә, водолазлар әзерләү курсларын тәмамлый.
1982 елның 3 апрелендә Рамил армиягә алына. Ашхабадта өйрәнүләр үткәннән соң, аны кайнар ноктага – Әфганстан башкаласы Кабулга хезмәт итәргә җибәрәләр.
– Аның һәр хаты туган авылын сагыну, якыннары һәм туганнарына, авылдашларына карата җылы хисләр белән сугарылган. Әфганстан аның хәтерендә комлы чүлләре, ташлы кыялары, дошманның һәр яктан утка тотуы белән калды. Сугыш дәһшәтләрен кичереп, үз бурычын намус белән үтәп, Рамил 1984 елның 20 маенда туган якларына исән-сау әйләнеп кайтты, – дип искә ала авылдашы, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы активисты, тантананы оештыручы Илдус Хәйретдинов.
Демобилизациядән соң ул Казанга китә, белгечлеге буенча эшли. Өйләнә, гаилә тормышы башлана, балалары туа. Буш вакытларында Рамил туганнарына төзелештә ярдәм итә, авылдашлары өчен матур йортлар төзи. Авыл уртасында балкып торучы мәчет аның оста куллары белән төзелгән. Ләкин матур башланган тормышы аяныч тәмамлана: 2002 елның 10 февралендә Рамил Рәфәгать улы фаҗигале төстә һәлак була.
Якташыбызны догалар укып, бер минут тынлык һәм коралдан залп биреп искә алдылар. Тантаналы шартларда аның хөрмәтенә мемориал ачтылар, туганнары чәчәкләр салдылар.
Алия Хөсәенова ир туганы өчен горурлык хисе кичерә.
– Ул һәр кешегә, туганнарына гына түгел, күршеләргә, дусларга, хәтта таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм итәргә һәрвакыт шат иде. Техникумны тәмамлаганнан соң, йортлар, шул исәптән авылда да, төзеде. Һәр җәй саен туган ягына кайта иде, аны биредә көтеп алалар иде. Без кешеләргә Рамилебезне онытмаулары һәм хөрмәт итүләре өчен бик рәхмәтле, – ди әфганлы сугышчының кыз туганы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый мемориаль такталар «Ватан калканы» төбәк иҗтимагый оешмасында катнашучылар хисабына куела. Оешма рәисе Дамир Биктимиров аның Татарстанның төрле районнарында тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
– Әлеге ният бер ел элек барлыкка килде. Мин Әфганстанда бергә хезмәт иткән иптәшемә мемориаль такта куярга булдым. Оешма төркемендә мин аның нинди итеп эшләнәчәген куйдым, аны егетләребез белән килештердем. Мине хупладылар һәм эш башланды. Төп счеттан тыш, бездә үзара ярдәм кассасы бар. Без акча җыябыз, торак пункт җитәкчелегенә Бөек Ватан сугышы ветераннары, локаль конфликтларда катнашучылар хөрмәтенә мемориаль такталар ачарга теләвебезне җиткерәбез, – дип сөйли Дамир Вазыйхҗан улы.
Хәтерне балаларга, оныкларга һәм оныкчыкларга тапшырырга
Төрле төрдәге гаскәр ветераннары һәм локаль конфликтларда катнашучылар Гаделша мәктәбендә булдылар. Аларга укучылар белән сөйләшү мөһим иде, чөнки яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшчәнлекләренең өстенлекле юнәлеше булып тора.
Чарада катнашучыларга ТР Десантчылар берлеге әгъзасы Владимир Воронцов мөрәҗәгать итте.
– Геройлар турындагы хәтерне балаларыбызга, оныкларыбызга, оныкчыкларыбызга бары без генә тапшыра алабыз. Безне тыныч күк йөзе астында яшәтү өчен ата-бабаларыбыз гомерләрен бирделәр. Әмма нацист Украинада кабат башын күтәрде, Россия солдатлары махсус
хәрби операция барышында фашистлар белән көрәшә. Сугышчылар турындагы хәтер беркайчан да онытылмаячак, ул безнең йөрәкләрдә яшәячәк, – диде Владимир Васильевич.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләрен хуплап, Батырлык дәресе үткәрделәр. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары гуманитар ярдәм җыю, аны озату турында сөйләделәр.
«Сугыш инвалидлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәфис Мәхмүтов Әфган сугышы вакытында Совет Армиясе сафларында хезмәт итү турындагы хатирәләрен яшьләргә җиткерде.
Укучылар алдында чыгыш ясаганда, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Россиянең һәрвакыт Ватанын һәм аның мәнфәгатьләрен яклауга баскан үз геройлары белән дан тотуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев