Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаделлеккә ирешүдә көчләрне берләштерергә

1 майда "Гаделлек төзик!" Бөтенроссия акциясен уздыру планлаштырыла. Анда Россиянең бөтен төбәкләре катнашачак. Чистайлыларның өлеше нинди булу турында муниципаль район профсоюзларының координацион советы рәисе Наилә Нигъмәтуллина сөйли.

- Әлеге лозунг, асылда, профсоюзларның төп таләпләрен ача: хәзерге вакытка булган барлык сорауларны һәм проблемаларны гадел хәл итү, аларны тормышка ашыруга объектив якын килү. Акциягә әзерлек барышында шәһәрнең профсоюз активы, координацион совет әгъзалары, яшьләр һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, үзидарә органнары җитәкчеләре белән очрашулар булды. Анда акциядә катнашу формалары тикшерелде. Без санап чыгардык инде, иң актуаль тоташулар "Мәрхәмәтлелек атнасы", ул биш ел дәвамында үткәрелә һәм кешеләр тарафыннан сорала. Аның кысаларында балалар йортындагы, социаль приюттагы, коррекция мәктәбендәге балалар өчен хәйрия спектакльләре уза. "Мәрхәмәтлелек маршы" акциясендә югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша. Алар шәһәрдә яшәүчеләргә яз, күтәренке кәеф символы булган шарлар тараталар.
Волонтерлар десанты картлар өчен интернат-йортка "төште", территорияләрне, биналарны җыештырдылар, билгеле инде, биредә яшәүчеләр өчен "Игелек эшлә" концерт программасы да булды - яшьләр керткән өлеш менә шундый. Яшь буынның тагын бер хәйрия акциясе - "Чит балалар булмый". Шәһәрдә һәм районда кием-салым, китаплар, уенчык­лар җыю алып барыла, алар авыр тормыш хәлендә булган балаларга биреләчәк.
"Чиста шәһәр" - студентлар коллективлары төзекләндерү буенча хезмәт десантын нәкъ менә шулай атадылар. Медицина училищесы һәм педагогия көллияте студентлары "Гаделлек төзик!" концерт программасы әзерләделәр. Гомумфизик әзерлек буенча ярышлар, "Табигать - безнең уртак йортыбыз" педагогия көллиятенең чаралар календаренда.
1 май бәйрәмнәре алдыннан "Сәламәтлек-2012" төбәк спартакиадасы уза, анда биш районның медицина хезмәткәрләре катнаша.
Муниципаль район профсоюзлары барлык гражданнарны төп максат - лаеклы тормыш тәэмин итүгә ирешү өчен көчләрне берләштерергә чакыра. Без гражданлыкны һәм социаль гаделлекне ныгыту яклы. Демократия, бердәмлек -безнең уртак һәм уңышлы гамәлләребез нигезе. Профсоюзлар гаделлек төзү яклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев