Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаделлек хакына теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә әзер

Хәзерге шартларда эчке эшләр органнарының көндәлек оператив-хезмәт эшчәнлегендә полиция династияләренең роле беркайчан да булмаганча актуальләшә бара. Шунысы әһәмиятле, полициягә эшкә бабалары, әти-әниләре хезмәт иткән кешеләр килә.

Юстиция майоры, тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Денис Салеев династияне дәвам итүче. Аның бабасы Сергей Ефимович - фронтовик, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры. Сугыштан соң ул төзәтү эшләре инспекциясе, аннан соң медицина айныткычы белән җитәкчелек итә, соңгы елларда ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе була. Аның әтисе Владимир Сергеевич та шәһәрдә танылган кеше. Ул күп еллар эчке эшләр бүлеге белән җитәкчелек итте, лаеклы ялга чыккач, Чистай милициясе тарихы музеен оештырды.
Денис алдында эшкә кая барырга дигән сорау тормый. Ул кечкенәдән үк гадел, көчле, погонлы кешеләр янәшәсендә, легендар милиционерлар гаиләсендә үсә. Мәктәптә укыганда ук ТИСБИ көллиятенең юридик факультетына, ә аннан соң институтның шул ук факультетына укырга керә, аны тәмамлагач милициягә эшкә килә. Башта тикшерүче ярдәмчесе булып эшли, ә соңрак җинаять эшләрен тикшерә башлый.
Тикшерү бүлегендә ун ел эшләү чорында майор Салеев бик күп эшләр тикшергән, хәзер инде аның исәбен дә белми, әмма алар арасында күңелгә уелып калган җинаять эшләре дә бар.
- Эш күләме чыннан да зур иде, - дип искә ала Денис, - әлеге "гоп-компания" дүрт кешедән тора, шуңа да егетләр белән эшләү даирәсе киң булды. Минемчә, җинаять кылган кеше җәзага тартылырга тиеш. Бу гаделлек критерие. Монда тикшерүченең роле югары һәм җаваплы. Нәкъ менә ул гаепне раслаучы мәгълүматларны туплый, аларны бәяли һәм кешене судка җәлеп итәргәме, юкмы икәнен хәл итә. Катлаулы җинаять эшен тикшерү тәмамлангач, үз бурычын намус белән үтәү хисе туа.. Әмма кайвакыт кешенең җинаять кылуын төгәл белсәң дә, аны расларлык дәлилләр булмый, нәкъ менә шул вакытта инде оператив хезмәтләр, криминалистлар белән тыгыз элемтәдә эшләп, аның гаебен раслап, җавапка тарту өчен һәрнәрсәне энәсеннән җебенә кадәр тикшерергә кирәк.
- Отставкадагы милиция полковнигы, һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган әтиегез ярдәм иттеме?
- Кем әйтмешли, билгеле сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итте, ул беркайчан да минем һөнәри потенциалыма шикләнмәде.
Тикшерүче Салеев турында хезмәттәшләре дә бик җылы итеп сөйлиләр: "Денисның оператив хезмәтләр белән элемтәсе бик яхшы, шуңа да җинаятьләрне ачуда югары күрсәткечләргә ирешә. Ул югары интеллектка ия, җинаятьләрне ачу буенча бурычларны югары дәрәҗәдә хәл итә". 2011 елда Денис Салеев "Аеруча хезмәт иткәне өчен" Күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев