Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Фронттан соңгы хат

...

Кызылармияче Хәмидулла Нурулла улы Гатауллин 1916 елда Мөслим авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк, 1941 елның 23 июнендә, район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Минометчы булып хезмәт итә. 1942 елның 2 гыйнварында хәбәрсез югала.
Без сезнең игътибарга аның фронттан 1941 елның 14 августында язган соңгы хатын тәкъдим итәбез. Хәмидулла абыйның әлеге хатын редакциягә аның туганы Алмаз Гатауллин китерде.
 «Исәнмесез, кадерле туганнар! Мин сезгә, кадерле булган туган әнкәйгә үземнең күңелемнән кайнап чыккан сагышлы сәламнәремне язып каламын һәм шулай ук якын иптәшем Зәйнәбкә фронттагы булган кызылармиячеләр санынча кайнар һәм яшь йөрәкнең ялкынланып янган җиреннән сиңа кайнар сәлам, җаным. Кадерле туган сеңелем Галиягә, энем Гарифулла белән Әнвәргә миннән сагынычлы туганлык сәламен язып җибәрәм. Аның соңында ерак әби белән Мәфтуха әбигә кайнар сәлам.
Гадидулла әзи белән Рәхимә апага, Фәүзия белән Дания сеңелемә бик сагынып кайнар сәлам белдереп калам һәм шуннан Исмәгыйль абыйларга һәркайсына аеруча күп сәлам диярсез. Зәйнулла һәм Зәйдулла әзиләргә һәркайсына аермаенча кайнар сәлам диярсез. Зәйнәб апаларга, Сара апаларга һәркайсына миннән кайнар сәлам диярсез. Аның соңында Вәли абзыйларга һәр барча семьялары белән һәркайсына күп сәлам диярсез.
Зәйтүнә апа белән Зәмзәмия сеңелгә һәр икесенә аермаенча кайнар сәлам диярсез. Һәм Урал Нотфулла, Гарифулла, Гайфулла абзыйларга һәркайсына миннән сәлам әйтегез. Аның соңында Чулпан, Сәлихләргә, Сара апаларга һәркайсына күп сәлам. Һәм шулай ук мине сораучы агай-энеләргә һәркайсына күп сәлам. Бакчада эшләүче Фәүзия апага, Зәкиягә, Мариягә дә миннән күп сәлам әйтегез. Сәлам шуның белән тәмам. Соңында үземнең исәнлекне белдереп, сезнең дә тарафларга сау-сәламәт яшәвегезне теләп каламын. Мин бүгенге көнгә кадәр исән. Бүгеннән соң нәрсә булыр, белеп булмый. Шунысын әйтергә кирәк, монда безгә хат язарга кушалар — семьяларыгыз белеп торсын диләр. Сүзне башлау алдыннан тагын бер кат әйтеп үтим. Мин Махмутов Галимҗан белән монда килеп күрешкән идем. Ул бер мәртәбә фронтта булып, әйләнеп безнең полкка кайтты 1нче августта. Аны яңадан 11 августта фронтка озаттылар. Аның белән берәү Чистайдан, ике кеше Алексеевск районыннан иде. Аннан нинди успехлар белән әйләнеп кайтырлар, анысын белмим. Аның белән килеп күрешкәч, монда яңадан аерылуы бигрәк тә авыр булды.
Минем белән килгән Татар Талкышы һәм Татар Баганалысы, Чулпан малайларыннан берсе дә юк, алар икенче җиргәме, әллә фронтка киттеләрме, анысын бер дә белмим. Әмма мин алар белән түгел, аерым. Мин аерым полкта әлегә учебный б-нда ярдәмче старшина булып хезмәт итәмен. Тагын күпме монда буласымны һәм шулай ук кайчан үләсемне алдан үзем белмәгәч, сезгә әйтәмен, пока исән һәм киләчәктә дә исән булып, сезнең янга кайтып, сезнең белән күрешеп бер яшәрмен дип уйлыймын.
Моннан элек почта аркылы 60, бер хатка тыгып 10 сум акча салган идем. Шуларны алдыгызмы, юкмы — белдереп хат салыгыз. Минем бөтен кайгы: үземнең исән-сау кайту һәм сезнең хәл, ачка йөрмәсеннәр диеп, бер сезнең өчен генә янамын. Менә бу числоның 16-17ләрендә тагын бер 100 сумнар чамасы акча салырмын диеп торамын. Үзем тартуга да расходывать итмим. Монда ала торабыз тартырга.
Кадерле туганнар, килегез зинһар, хатны еш языгыз. Мин исән вакытта, алырга мөмкинлек бар вакытта.
Әни һәм Зәйнәб җаным! Мин кайтып җитә алмасам, случай туры килеп, ул минем күңелдә. Карагыз инде минем 3 туганны…»
Әлеге хаттагы юлларны тыныч кына укып булмый, алар бәгырьне телгәли… Ни кызганыч, Хәмидулла Нурулла улына, башка бик күпләр кебек, туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Әмма ул якыннары, туганнары, авылдашлары күңелендә мәңге яши, безнең матур киләчәк өчен башларын салучы батырларыбыз — үлемсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев