Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Районда уңай якка үзгәрешләр күп»

    Чистайга эш сәфәре белән Татарстан Рес­публикасы Дәү­ләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

    Район башлыгы Дмит­рий Иванов белән бергә Фәрит Хәйрулла улы «Чис­тай» индустриаль паркы мәйданчыгында эш­ләү­че предприятие-резидент­лар­ның эшчәнлеге белән танышты.

    Шуларның берсе – «Уңыш технологиясе». Предприя­тие теплицаларында укроп, петрушка, базилик, рукола, мелисса һәм башка яшел тәмләткечләр үстерелә. Бүгенге көндә биредә 17 эш урыны булдырылган. Компания алгарышлы социаль-икътисади үсеш территория­се исемлегенә узган елның февралендә кертелгән иде.

    Дәүләт Советы рәисе электр приводлы насослар өчен комплектлаучы әйберләр җитештерә торган «Камлит» предприятиесендә булды. Биредә 225 эш урыны булдырылган, эшчәнлек дүрт сменада оештырылган. Бүгенге көндә предприятие 728 миллион сумлык продукция җитештергән.

    Әгәр «Камлит» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе исемлегенә 2018 ел ахырында кертелгән булса, «Чистай пластмасса заводы» үз эшчәнлеген күптән түгел башлады. «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе исемлегенә ул узган елның декабрендә кертелә. Предприятиедә пласт­массадан эшләнмәләр җитештерелә, 17 эш урыны булдырылган.

    ТР Дәүләт Советы рәисенең эш сәфәре «Чистай» мәдәни үзәгендә узган район Советы утырышында дәвам итте. Иң элек Фәрит Мөхәммәтшинга мәдәният учреждениесе фойесында оештырылган предприятиеләр һәм оешмалар товарлары, казанышлары, авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үз эшчәнлекләре, ирешкән уңышлары турында кунак­ларга бизнес, сәнәгать тармагы, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләре вәкилләре сөйләде. Күргәзмә өчен экспозицияләрне җәмәгать оешмалары һәм үзмәшгульләр әзерләгән.

    Шул ук вакытта сессиядә катнашу өчен тамашачы залында –  депутатлар, район активы, чакырылган кунаклар, президиумда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Дмитрий Иванов, республиканың муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин урын алдылар. Чистай районы Советы утырышының төп темасы – 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар.

    Дмитрий Иванов хисап док­лады белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча респуб­лика социаль-икътисади үсеш рейтингында безнең район 9 позициягә күчкән һәм 30нчы урынны алган. Сәнәгать җитештерүе индексы 111,9 % тәшкил итә, бу рес­публика күрсәткечләреннән югарырак. Дмитрий Алексее­вич милли проектларны һәм президент программаларын гамәлгә ашыру, икътисад һәм авыл хуҗалыгы, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе үсеше турында җентекләп сөйләде. Әйтергә кирәк, башлык үз чыгышында ирешелгәннәр һәм уңай моментлар турында гына сөйләп калмады, ә проблемалы мәсьәләләргә дә кагылды.

    Район башлыгы демографик хәлне борчулы дип атады. Соңгы елларда районда үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә.

     – Сәламәтлек саклау, сыйфатлы медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү муниципаль хакимият органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе булып кала, – дип ассызыклады Дмитрий Иванов. Шулай ук ул сәламәтлек саклау системасында кадрлар кытлыгы булуын, районда төрле белгечлек буенча 16 табиб җитмәвен билгеләп үтте.

    Үз докладын тәмамлап, район башлыгы быел Бө­ек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Президен­тын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау кебек мөһим һәм әһәмиятле вакыйгалар булачагын билгеләп үтте.

    – Алда безне яңа, катлаулы бурычлар көтә, аларны бергәләп хәл итәргә кирәк. Иманым камил, без район, шәһәр һәм авыл җирлекләре үсешен киләчәктә алга этәрә, шәһәрлеләрнең һәм авыл кешеләренең тормышын уңайлы һәм ышанычлы итә алачакбыз, – диде Дмитрий Иванов, бирегә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

    Крестьян (фермер) хуҗалы­гы эше турында аның башлыгы Петр Чурин сөйләде. Докладчы билгеләп үткәнчә, авыл кешеләренә үз эшләрен үстерергә төрле дәүләт ярдәме чаралары: грантлар, субсидияләр, программалар, әлбәттә, теләк һәм максатчанлык ярдәм итә.

    Чистай Выселкасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Малышев та үзенең хисап докладында авылда яшәү темасын кузгатты. Чистай Выселкасы – районда иң зур авылларның берсе, анда 2,8 меңгә якын кеше яши. Торак пунктта Мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр эшли. Владимир Владимирович билгеләп үткәнчә, төзекләндерергә республика үзара салым программасы ярдәм итә.

    Утырышны Фәрит Мөхәммәтшин тәмамлады.

     – Республика, объектив авырлыкларга карамастан, нәтиҗәле режимда яши, «Стратегия-2030»да язылган барлык күрсәткечләргә ирешелде. Татарстан Президенты Икътисад министрлыгы коллегиясендә югары максат билгеләде – тулай төбәк продуктын ким дигәндә 5 процентка үстерү. Бу мәсьәләне хәл итүдә һәр муниципалитетның өлеше мөһим, – дип ассызыклады Фәрит Хәйрулла улы.

    ТР Дәүләт Советы рәисе билгеләп үткәнчә, Чистай районының социаль-икътисади үсешендә уңай алга китеш бар. Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе аша салым базасын киңәйтү буенча күп эш башкарылды, яңа эш урыннары барлыкка килә, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерелә һәм сатыла. Әмма активрак эшләргә кирәк булган тармаклар бар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгында кайбер күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә. Терлек һәм кош-корт җитештерү, мөгезле эре терлекләр саны, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә акчалата керем кимегән.

    – Болар – сезнең кулдан ычкынган мөмкинлекләрегез, тормышка ашырылмаган резервлар, гәрчә ярдәм килеп торса да, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга.

    Татарстан буенча Сәламәтлек саклау өлкәсе турында сөйләгәндә, парламент башлыгы республика бюджетының поликлиникаларны капиталь ремонтлауга, фельдшер-акушерлык пунктларын төзүгә зур акчалар юнәлдерүен билгеләп үтте. Әмма бу программаларның барысы да табиблар һәм медицина персоналы җитмәгәнлектән каршылыкларга очрый. Вәзгыятьнең җитдилеген федераль дәрәҗәдә дә бәяләделәр, бу проблемалар ил Президентының Федераль Җыенга юлламасында билгеләнде.

    Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында милли проектларны гамәлгә ашыру, алда торган юбилей даталары: ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгы мәсьәләләрен дә кузгатты. Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү темасына да кагылды. Эшче төркем әгъзасы буларак, Фәрит Хәйрулла улы әлеге мәсьәлә буенча үткәрелә торган эш һәм җәмәгать сөйләшүләре, булачак гомумроссия тавыш бирү турында сөйләде.

    Район сессиясе дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: