Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: «Халык белән күбрәк аралашырга кирәк»

19 мартта «Бердәм Россия» көне узды.

Шәһәрдә ТР Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов катнашында партия проектлары кысаларында төрле чаралар узды.
Юбиляр парларны
котладылар
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Ныклы гаилә» проекты кысаларында үткәрелә торган тантаналы чараларның берсе – юбиляр парларны котлау.
Күп еллар элек кебек үк Мендельсонның тантаналы һәм дулкынландыргыч маршы астында залга ирле-хатынлы Яруллиннар һәм Сәлаховлар керделәр. Язмышларын никах белән бәйләгән шушы вакыттан бирле күп дистә еллар үтсә дә, аларның күзләре элеккечә үк бер-берсенә яратып карыйлар.
Тәскирә Хуҗиәхмәт кызы һәм Әхтәм Вәгыйз улы Яруллиннар алтмыш ел дәвамында кулга-кул тотынышып баралар. Алар  Әхтәм Вәгыйз улы армиядән хезмәт итеп кайтканнан соң танышканнар һәм тиздән бергә яши дә башлаганнар. Гаилә башлыгы катлаулы һәм җаваплы эштән курыкмаган. Аның хезмәт стажы кырык елдан артыграк. Сөекле хәләл җефете дә бала чактан ук зирәк һәм хезмәт сөючән булуы белән аерылып торган. Ул гомере буена сатучы булып эшләгән.
Яруллиннар гаиләсе дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер «бриллиант» юбилярларның 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.
Әминә Вәгыйз кызы һәм Ринат Гыйльметдин улы Сәлаховлар бергә илле ел инде. Яшь егетнең авыл киңлекләре буйлап чаңгыда йөрергә яраткан мөлаем укытучы  кызга күзе төшә һәм алар арасында ныклы гаилә коруга китергән мәхәббәт уты кабына.
Ринат Гыйльметдин улы озак еллар колхозда баш агроном булып эшли, аның хезмәт стажы 43 ел тәшкил итә. Әминә Вәгыйз кызы балаларга математика укыта, берничә буын укучылар тәрбияли. Ир белән хатын биш бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта «алтын» юбилярларның 7 оныгы, 2 оныкчыгы бар.
– Сез – чын мәгънәсендә яшь буын өчен сабырлык, ныклык үрнәге. Заманалар җиңел булмаса да, сез барлык авырлыкларны җиңә алгансыз. Балалар үстергәнсез, аларга белем биреп, олы тормыш юлына озаткансыз, менә дигән оныклар үстерешкәнсез, хәзер оныкчыкларны үстерергә ярдәм итәсез. Сез гаилә учагын саклауга җаваплы карыйсыз һәм бер-берегезгә карата җылы мөнәсәбәтне саклый алгансыз, – дип Фәрит Мөхәммәтшин   юбилярларга мөрәҗәгать итте һәм гаиләләргә балалары, онык-оныкчыклары янәшәсендә озын, бәхетле гомер теләде.
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дмитрий Иванов юбиляр гаилә парларына  истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.
Халыклар дуслыгы бәйрәме
«Кече Ватан мәдәнияте» партия проекты кысаларында Балалар һәм яшьләр иҗат йортында Халыклар дуслыгы фестивале булып узды.
Фойеда кунакларның игътибарына җирле осталар һәм рәссамнар кулы белән эшләнгән әйберләрдән торган күргәзмә тәкъдим ителде. Безнең шәһәрдә яшәүче төрле диаспоравәкилләре үз милли почмак­лары белән таныштырдылар. Бәйрәм кунаклары милли ризыклардан авыз иттеләр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштылар. Мәгариф һәм мәдәният тармаклары вәкилләре үз казанышлары белән уртаклаштылар. Фәрит Мөхәммәтшин республикада 173 милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен билгеләп үтте.
– Без бер гаилә булып яшибез, безне туган районыбызга, туган респуб­ликабызга ватанпәрвәрлек хисе берләштерә. Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы мөһим эш башкара, ә Чистай районы шушы эшкә үзеннән саллы өлеш кертә, – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы рәисе.
Сәяси советта милли проектларның үтәлешен тикшерделәр
«Бердәм Россия» көне «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы Президиумы утырышы белән төгәлләнде. Анда төбәк бүлегенең эшче төркемен булдыру турында карар кабул ителде, бу халыкның тормыш сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк. Милли проектларның үтәлешенә контроль буенча эшче төркемне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкләде.
Бүгенге көндә республикада икътисад һәм социаль тармакның өстенлекле проектларына кагылышлы 47 төбәк проекты расланды. Беренче өч елда аларны тормышка ашыруга 48 миллиард сумнан артыграк бюджет акчасы, шул исәптән федераль бюджет акчасы хисабына – 34 миллиард сумнан артыграк акча тотылачак. Фәрит Мөхәммәтшин милли проектларны тормышка ашыру барышы турында халыкка киң мәгълүмат тәэмин итүнең мөһим булуын билгеләп үтте.
– Күчмә утырышлар һәм кабул итүләр вакытында без кешеләрне борчыган проблемаларны күтәрәбез. Әлеге мәсьәләләрне ачыклау һәм хәл итү өчен халык белән күбрәк аралашырга кирәк. Милли проектларны тормышка ашыруга контроль – «Бердәм Россия» өчен характер, тәвәкәллек, инанганлык күрсәтү мөмкинлеге, – дип ассызыклады Фәрит Хәйрулла улы.
Халыктан кергән мөһим сорау – урыннарда медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыру. Республиканың күпчелек районнарында белгечләргә ихтыяҗ билгеләп үтелә, бу диагностика процессын катлауландыра. ТР районнары гражданнары мөрәҗәгатьләрен анализлап, партия «Мобиль поликлиника» акция­сен үткәрү инициативасы белән чыкты. Бу авыл халкы өчен сыйфатлы медицина алуны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Дүрт мобиль комплекс республиканың көньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш һәм үзәк өлешләрендә эшләячәк. Мобиль поликлиникада пациентларны җиде белгеч кабул итәчәк. Акция агымдагы елның июнь-июль айларында старт алыр дип көтелә.
2018 ел өчен эш йомгаклары турында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Дмитрий Иванов сөйләде.
– Җирле үзидарә органнары, гражданнар җәмгыяте белән берлектә, без районның социаль-икътисади үсеше өчен киеренке эшләдек. Бүгенге көндә районда 2898 партияче бар һәм безнең бурычыбыз – яшьләр биредә калсын өчен районны яшәү өчен уңайлы итү, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. – Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын алу Чистай өчен зур казаныш булды. 2014 елда «Чынбарлыктагы эшләр» яңа партия проекты эшли башлады, аның кысаларында депутатларның халык белән даими очрашулары үткәрелә. Шундый очрашулар барышында 256 тәкъдимнән торган исемлек формалаштырылды, шуның 244е бүгенге көндә хәл ителде. Болар – үзәк район дәваханәсен, юлларны, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлау, аварияле торакта яшәүчеләр өчен яңа торак төзү белән бәйле мәсьәләләр. Бүген без яңа сайлау циклына аяк бастык. ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча булачак кампания үзенең әһәмияте һәм җаваплылыгы буенча моңа кадәр булганнардан аерылып тора. Бу яңа сәяси система һәм партия көндәшлеге үсү белән бәйле.
Фәрит Мөхәммәтшин күп­пар­тиялелек яклы булуын өстәде.
– Бүгенге көндә Татарстанда 53 сәяси партия теркәлгән. Сайлау мөмкинлеге бар, әмма үз-үзеңне алдау булырга тиеш түгел. Тәнкыйть кенә түгел, ә конструктив тәкъдимнәр булуы мөһим, – дип билгеләп үтте Фәрит Хәйрулла улы.
Утырыш «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру һәм аның актив әгъзаларын бүләкләү белән тәмамланды.

Гөлгенә Сафиуллина
Анна Будкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев