Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: «Чистай муниципаль районы дөрес үсеш юлы сайлаган»

14 февральдә Чистайга эш сәфәре белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Иң элек Фәрит Хәйрулла улы «Бетар» фирмасы цехларында булды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, предприятие җитәкчесе Ринат Фәрдиев һәм аның урынбасары Антон Зайцев озата йөрделәр. Фәрит Мөхәммәтшин автомат производство линияләрен карады, предприятиедә чыгарыла торган продукция күргәзмәсе белән танышты.
«Чистай» мәдәни үзәге фойесында ТР Дәүләт Советы Рәисе шәһәр һәм район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Ул Чистайда бер урында тормыйлар, ә сәнәгать потенциалын үстерәләр, яңа технологияләр кертәләр дип билгеләп үтте.
Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль район Советының йомгаклау утырышында катнашты, анда РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары да булдылар.
Сессия муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановның отчет чыгышы белән башланып китте. Дмитрий Алексеевич узган ел өчен муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлары турында сөйләде. Ул республика Президентына һәм Хөкүмәтенә карата мөһим бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Чистай муниципаль районында барлык республика социаль-икътисадый программалар (барлыгы 35) гамәлгә ашырылды, - дип хәбәр итте Дмитрий Иванов. - Муниципаль район аннан алдагы елга караганда үз күрсәткечләрен яхшырта алды. Татарстан Рес­публикасы Икътисад министр­лыгы рейтингында 25нче урында тора. Бу муниципаль районның бернигә дә карамыйча үсүе турында сөйли.
Үз чыгышында Дмит­рий Иванов эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан 15 миллиард сумнан артыграк суммага товарлар төяп озатылуын һәм хезмәтләр күрсәтелүен билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 130 мең тоннага якын ашлык җыеп алдылар. Район башлыгы шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка социаль тармакларны үстерүнең төп юнәлешләре турында мәгълүмат бирде.
Утырышта «Бетар» фирмасы директоры урынбасары Антон Зайцев, Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева чыгыш ясадылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районны үстерүдә үз фикерен җиткерде.
- Ел илебез һәм, аерым алганда, Татарстан өчен җиңел булмады, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - әмма Татарстанда планлаштырган барлык программалар үтәлде. Чистай муниципаль районы барлык программаларда актив катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыковның эшен билгеләп үтте, ул Чистайда үзенә күрә «мәдәни инкыйлаб» ясады. Аның актив ярдәме, шулай ук «Татнефть» проектларын финанславы ярдәмендә Кама буендагы шәһәрдә бик күп объектлар барлыкка килде, алар арасында «Умиление» чиркәве, Скарятинский бакчасын һәм «Кама» яр буен яңарту башкарылды, узган ел «Татнефть-Олимп» стадионы үзгәртелеп төзелде.
Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр һәм район икътисадын киңәйтергә, туризмны үстерергә киңәш итте, ә моның өчен Чистайда яңа кунакханәләр төзергә кирәк.
- Чистай муниципаль районы дөрес үсеш юлы сайлаган, - дип йомгак ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - хәзер шәһәр алдында торган төп бурыч - социаль-икътисадый үсеш территориясенә әверелү. Март аенда ук бу мәсьәлә ТР Дәүләт Советы сессиясенә чыгарылачак.
Шуның белән бергә Фәрит Хәйрулла улы сөт җитештерү темпларының кимүенә күрсәтеп, районның агросәнәгать комплексындагы хәленә борчу белдерде:
- Бу хәлне үзгәртергә кирәк, чөнки Чистай районында җирләр дә, азык базасы да, белгечләр дә яхшы.
Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Фәрит Мөхәммәтшин