Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Форумда эшләүче яшьләрнең киләчәге турында фикер алыштылар

31 мартта муниципаль районның «Минем шәһәрем-2017» дип исемләнгән эшләүче яшьләрнең форумы булды.

Очрашуда социаль-икътисадый үсеш территориясе белән бәйле мөһим мәсьәләләрне, яшьләрне эшкә урнаштыру, эш урыннарын һәм перспективаларны тикшерделәр.
Чарада эшләүче яшьләр, муниципаль дәрәҗәдәге башкарма һәм законнар чыгаручы власть, җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, шулай ук мәртәбәле кунак­лар катнашты.
Иң элек муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов танылу алган һәм гамәлгә ашырырга әзер булган яшьләр проектлары белән танышты.
- Без яшьләрнең көнүзәк проб­лемаларын тикшерергә җыелдык. Чистай моношәһәр статусы алды. Без җитди проектны якладык, ул берничә: социаль-медицина, индустриаль һәм туристик юнәлеш буенча тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. - Безнең бурыч - мөмкин кадәр күбрәк квалификацияле белгечләр, яшь кадрлар җәлеп итү, хезмәт өчен шартлар булдыру һәм халыкны эш урыннары белән тәэмин итү.
- Яшьләрдә мәгълүмат күб­рәк булган саен, аларның үз идея­ләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре арта бара, - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова.
Эшләүче яшьләр вәкилләренә уникаль мәйданчыклар турында сөйләделәр, аларның кысаларында проектларны тормышка ашыру, конкурслар һәм күпсанлы форумнар үткәрү башкарыла.
«Социаль-икътисадый үсеш территориясе»нең нәрсә икәнен «Чистай» индустриаль паркын үстерү бүлеге начальнигы Тимур Билялов сөйләде.
Шулай ук Чистай урамнарын, аерым алганда, Карл Маркс урамы буенча бульварны төзекләндерү темасына кагылдылар. Шәһәрне яхшырту буенча проект белән муниципаль районның шәһәр төзелешен җайга салу һәм инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Артем Комаров чыкты.
Бирегә җыелганнар бу мәсьәлә буенча фикер алышуга актив кушылдылар, үз фикерләре һәм идеяләре белән уртаклаштылар. Чистайлыларны планлаштырылган эш кенә түгел, ә башкарылганы да кызыксындырды.
Безнең яшьләр өчен төп проблема булып эш урыннары җитмәү тора. Социаль-икътисадый үсеш территориясе шартларында эшкә урнаштыру мәсьәләсе турында халык мәшгульлеге үзәге директоры Владимир Пономарев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, предприятияләргә нәкъ менә Чистай яшьләрен эшкә урнаштыру өстенлекле булып тора, шуңа күрә уку йортлары тарафыннан квалификацияле кадрлар әзерләү зур әһәмияткә ия.
- Эшчеләр уку һәм яңадан әзерлек өлкәсендә активрак булырга тиешләр, - дип билгеләп үтте Владимир Пономарев.
Бизнес-инкубатор үзәге җитәк­чесе Вадим Мясниковның чыгышы аудиториядә зур кызыксыну уятты.
Ул үз оешмасының өстенлекле юнәлешләре һәм үзәкнең эш­мәкәрләргә ярдәм итүе турында сөйләде.
- Безнең төп бурычларыбыз­ның берсе булып студентларга биз­нес-идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм итү тора. Социаль-икътисадый үсеш территориясендә кече һәм урта бизнес өчен һәрвакыт урын табыла. Безнең кире кайтарыла һәм кире кайтарылмый торган система буенча лаеклы проектларны иганәчелек итәргә әзер инвесторларыбыз бар, - дип билгеләп үтте Вадим Мясников.
Вакыйгалы туризм турында Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгының туризмны үстерү буенча директор урынбасары Земфира Хөснетдинова сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, социаль-икътисадый үсеш территориясен булдыру музей комплексын ике тапкырга зурайтырга ярдәм итәчәк, ә бу, үз чиратында, туристлар агымының артуына һәм өстәмә эш урыннары булдыруга китерәчәк.
Шуннан соң «Һөнәр киң­лекләре» муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Өлкән сыйныф укучылары өчен оештырылган «Һөнәри уңыш формуласы» номинациясендә Виолетта Дударь җиңүче булды. Студентлар өчен «Булачак эш урыны проекты» номинациясендә беренче урынны Елизавета Быкова алды. Педагоглар арасында үткәрелгән «Һөнәри ориентлашу остаханәсе» номинациясендә Ольга Королева һәм Татьяна Сатунина җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай форум