Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Форпостчылар рус солдатының батырлыгы турында җырладылар

Парад костюмнарында егетләр һәм кызлар «Дан сиңа, солдат!» әдәби-музыкаль композиция фестивалендә бишенче тапкыр очраштылар. Быел ул Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Яшьләр үзәге хокук бозуларны кисәтү буенча мәктәп отрядлары өчен үз ишекләрен ачты. Алар өчен фестивальне «Форпост» үзәге җитәкчеләре оештырды.

Чистайда шундый 27 отряд бар, анда 256 актив егет һәм кыз керә. Малайлар һәм кызлар белем бирү учреждениеләрендә кисәтү эше алып баралар, укучылар өчен спорт чаралары үткәрәләр, «Форпост» үзәге белән хезмәттәшлек итәләр, сыйныф сәгатьләрендә чыгыш ясыйлар, өлкәннәргә хуҗалык эшләрендә булышалар, алар белән аралашалар. Әбиләр һәм бабайлар, үз чиратында, яшьләр белән үзләренең тормыш тәҗрибәсен уртаклашалар, аларга тормышлары турында сөйлиләр.

Яшьләр үзәге холлында 1нче урта мәктәптән «Фемида» отрядын күрмичә калу мөмкин түгел иде. Күз карашын аларның ачык зәңгәр төстәге формалары җәлеп итте. Алар мәктәптә тәртипне генә күзәтеп калмыйча, өлкән яшьтәге кешеләр янына барырга өлгерәләр, аларга хуҗалык эшләрендә булышалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, бүләкләр дә тапшыралар.

– Безгә тормыш тәҗрибәсе зур булган кешеләр белән аралашу кызык. Мондый очрашулардан һәрвакыт уңай тәэсирләр кала. Ветераннар безгә сугыш еллары турында сөйлиләр, ә тарихны шуны кичергән кешеләрдән ишетү мөмкинлеге һәркемгә бирелми, – дип билгеләп үттеләр малайлар һәм кызлар.

16нчы урта мәктәпнең «Лачын» отрядының да үз йөзек кашы бар: алар Россия әләме төсендәге пионер галстуклары бәйләгәннәр. Ә Дарья Бочкарева сәхнәдә үзенең карт бабасы сугыштан алып кайткан гимнас­теркада чыгыш ясады.

Гомумән, егетләр һәм кызлар бу көнне үзләрен иҗади яктан лаеклы күрсәттеләр. Залда мөхтәрәм кунаклар, сугыш һәм хезмәт ветераннары утырды. «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов фестивальнең Ватан өчен гомерләрен биргән бабаларыбыз истәлегенә үткәрелүен билгеләп үтте.

– Конкурсның максаты – пат­риотик тәрбия бирү, яшьләр­нең иҗади потенциалын үстерү. Шунысы куанычлы, егетләр һәм кызлар тарих белән кызыксыналар. Шулай итеп, аларның һәрберсе тагын да хәбәрдәр була бара, тыныч тормышның кадерен ныграк белә башлый, – диде Тимур Ренат улы.

Башкарма комитет җитәк­чесенең социаль мәсьәләләр бу­енча урынбасары Галина Зад­ворнова катнашучылар­ны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, ветераннарга сәламәтлек, озын гомер теләде. Форпостчыларга мөрәҗәгать итеп, Галина Юрьевна әлеге чараның мөһимлеген, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтүдә яшьләрнең хокук саклау хәрәкәтенең ролен билгеләп үтте.

– Сезнең сафларда мөмкин кадәр күбрәк яшьләрнең булуын телим, сезгә карап, Россия Федерациясе гражданины лаек булган яшәү рәвеше турында белсеннәр иде, – диде Галина Задворнова.

Фестивальгә Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис Әхмәтшин да килгән иде.

– Лаеклы кеше булу өчен укырга кирәк! Әти-әнилә­ре­гезне һәм укытучыларыгызны хөрмәт итегез һәм саклагыз, – дип яшьләргә мөрәҗәгать итте ветеран.

Тантаналы өлешне бүләкләү дәвам итте. Мәктәп директорларына, отряд активистларына, аларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Сәхнә бизәлеше алмашынды һәм Александровка мәктәбе укучылары башкаруында танылган «Тальяночка» җыры яңгырады.

Катнашучыларның чыгышлары берничә номинациягә бүленде. Егетләр һәм кызлар сәхнәдә Бөек Ватан сугышының иң кызган чорында язылган композицияләрне дә, беренче тапкыр Җиңү көнендә яңгыраган җырларны да башкардылар. Музыка һәм сугыш бер-берсе белән ярашмый кебек тоелса да, ветераннар сүзләренә караганда, нәкъ менә ул дошманга каршы көрәш коралларының берсе булган. Күп кенә композицияләр, бер мизгелгә генә булса да, кырыгынчы елларга күчергән кебек булды, чыгыш ясаучылар үз номерларының жанр характерын ачып бирә алдылар. 

Жюри әгъзалары тарафыннан коллективның бердәмлеге, җырны башкару осталыгы, драматургия, тамашаның образлы булуы һәм башкалар бәяләнде. Фестиваль ахырында барлык отрядларга катнашкан өчен дип­ломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев