Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Форпост” хәрәкәте киңәя бара

Җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары, студентлар берләшмәләре слеты бишенче тапкыр узды.

Анда актив тормыш позициясе булган, кеше бәхетсезлегенә битараф булмаган, үз араларында социаль тискәре күренешләргә каршы көрәшергә әзер булган яшьләр җыелды. "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов үз сүзендә хокук бозуларны кисәтүдә, сәламәт яшәү рәвешен, актив ялны пропагандалауда сизелерлек ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте.
- Безнең арада шундый намуслы, принципиаль яшьләр булуы искиткеч әйбәт, - диде яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Купцова.-Меңнәрчә егет һәм кыз гражданлык, батырлык мәктәбе узды, аларның күбесе хокук саклау органнарында хезмәт итүне сайлады. Бүген 39 берләшмә составына 461 кеше керә.
Ә "Форпост" ирекле хәрәкәте безнең муниципаль районда 2002 елдан бирле эшли. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, массакүләм чаралар уздырганда җәмәгать тәртибен саклауда хокук саклау органнарына ярдәм итү, хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү, хәрби-патриотик тәрбия, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру - төп эш юнәлешләре менә шулар. "Форпост" үзәге оператив отряды хезмәткәрләре полицейскилар белән бергә рейдларга чыгалар. Узган ел барлыгы 74 рейд булды. 47 административ хокук бозу ачык­ланган, аларны балигъ булмаган үсмерләр кылган. Педагогия көллияте студентларының иминлек хезмәте хезмәткәрләре ярдәме белән янап алуның ике факты ачыкланган. Хокук бозуларны кисәтү, хәрби спорт өйрәнүләре, хокукый тәрбияләү максатында "Яшьтәш" шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда узган ел беренче тапкыр "Форпост-21 гасыр" муниципаль һөнәри смена оештырылды.
Ә быел, "Форпост" үзәге җитәкчесе Лариса Галиева сүзләренә караганда, яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең беренче республика һөнәри сменасын үткәрүне планлаштырыла. Үзәк хезмәткәрләре даими рәвештә җаваплы ярышларда катнашалар. Ә яшьләр зур канәгатьләнү белән "Форпост" җыелма командасының узган ел ике тапкыр спортның хәрби-гамәли төрләре буенча (17 команда арасында) респуб­лика слетында, спартакиадада (20 көндәш арасында) җиңүче булдылар. Шулай ук җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары, студентлар берләшмәләренең интеллектуаль уенында 22 команда арасында өченче урынны алдылар. Афәрин! Лариса Галиева үзе яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыкның социаль әһәмияттәге проектларын һәм программаларын грант яклавы конкурсларында күп тапкырлар җиңеп чыкты. Узган ел җәйге өч ай барышында "авыр" яшүсмерләрдә актив тормыш позициясе формалаштыруга, актив ял аша психологик һәм физик халәтне торгызуга юнәлдерелгән (218 кеше) "Без бергә" проектын тормышка ашырдылар. Бу башкарылган эшләрнең бер кечкенә өлеше генә.
Слетта хокук тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләренең республика үзәге директоры, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары киңәшчесе Андрей Рыков чистайлыларның эшенә лаеклы бәя бирде. Ул шулай ук Казанда Универсиадага әзерләнү буенча республика конкурсларын уңышлы узган өчен уннарча кыз һәм егеткә таныклыклар тапшырды. Аларның барысы да җәйге Бөтендөнья студентлар уены вакытында җәмәгать тәртибен саклауда хокук саклау органнарына ярдәм итәчәк.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү отрядларының муниципаль конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар форум делегатларына һәм кунакларына (алар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары бар иде) үзләренең визит карточкаларын күрсәттеләр. Слетны йомгаклау өлешендә тиешле карарлар кабул ителде, төп бурычлар билгеләнде, шуларның берсе - район авылларында һәм шәһәр предприятиеләрендә "Форпост" отрядлары оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев