Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Фәнни эш белән шөгыльләнделәр, Севастопольне саклаучыларны искә алдылар

    Без инде чистайлы Валерий Салеевның Рус географик җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган экспедициядән кайтуы турында хәбәр иткән идек.

    Бүген кунагыбыз көньяк диңгез­ләрне тикшерүнең халыкара программасы кысаларында уз­ган кызыклы фәнни-тикше­ренү эше турында сөйли.
    -Иң башта Кара диңгез хәрби-диңгез флоты парадында катнашуыгыз турында җентек­лерәк сөйләгез әле.
    -Әйе, безгә Россия һәм Украина Кара диңгез хәрби-диңгез флоты парадын күзәтү мөмкинлеге бирелде. Тантана кич белән булды. Бәйрәм иллюминациясе үзе үк тәэсир калдыра, ә салют башлангач төнге күк йөзе төрле-төрле төстәге утлар белән балкыды, бу хәтердә озак сакланыр. Безнең төркемгә катер бирделәр һәм без барысын да хәрби диңгез корабльләре яныннан күзәттек, бухта акваториясе буенча йөри ала идек.
    - Сезгә ни өчен шундый хокук бирделәр?
    -Экспедиция барышында безгә Севастопольдә урнашкан Нахимов училищесында SEAL махсус әзерлек үзәгендә стажировка узарга тәкъдим иттеләр. Билгеле, мондый тәкъдимнән баш тарта алмадык. Ике көн дәвамында күнегүләр үткәрдек, бу безнең эштә кирәкле, файдалы тәҗрибә. Ә аннан соң безне тагын бер бүләк - мактаулы кунаклар сыйфатында парадка чакыру көтә иде.
    - Экспедиция максатына әй­лә­неп кайтыйк әле. Нинди бурычлар хәл иттегез?
    - Биш көнебезне фәнни-тикшеренү эшләренә багышладык. Без көньяк диңгезләрне тикшерү институты заданиесен үтәдек. Су астына төшәр алдыннан практик өйрәнү семинары булды. Без төгәл задание алдык, эшнең төп кагыйдәләре, материал җыюның үзенчәлекләре белән таныштык. Бу безгә заданиене максатчан үтәү мөмкинлеге бирде.
    Татарстаннан өчәр кешедән торган ике төркем булды. Безнең объект диңгездә яр буеннан 1,5 километр ераклыкта урнашкан иде. Без 1,5 сәгать буена 20 метр тирәнлектә эшләдек, Тарханкутның кораллы рифларын өйрәнү белән шөгыльләндек. Төркемдәге һәр әгъзаның үз бурычы бар иде. Бу - туфракны, суны, флора һәм фауна үрнәкләрен тикшерүгә алу, фото һәм видеотөшерүләр, картография. Миңа фото төшерүләр уздырырга һәм тикшерә торган районның картасын төзергә куштылар. Барлык алынган мәгълүматларны да фәнни тикшерү үткәрү өчен галимнәргә тапшырдылар.
    Беренче көнне диңгездә шторм булды, аннары һава торышы җайланды. Кызганыч, дельфиннар белән эшләп булмады. Программаның бу өлеше визуаль күзәтү белән генә тәмамланды. Иртән дельфиннар яр буена якын киләләр, искиткеч матур күренеш.
    -Кырымда булу программасына тагын нәрсә кертелгән иде?
    -Безнең өчен Севастопольне саклаучылар күмелгән мемориаль зиратка бару оештырдылар. Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер (ул безнең экспедициягә җитәкчелек итте) әлеге зиратны тиешле тәртипкә китерү мәсьәләсе белән шөгыльләнү турында карар кабул итте. Севастопольдә иң озын урамнарның берсенә якташыбыз, Севастополь оборонасы белән командалык иткән генерал-майор Петр Новиков исеме бирелгән.
    Безнең сәфәр тикшеренү эше кысаларыннан чыкты. Без илебезне яклап сугышкан өлкән буын батырлыгы турында күбрәк белдек. Безне хәзер чикләр аера, әмма ветераннарга рәхмәтебезнең иге-чиге юк. Миңа бу тема бик якын, чөнки карт бабам Сергей Ефимович Салеев сугышны узган кеше. Ул һава-десант тикшеренү батальонында хезмәт иткән, катлаулы шартларда калган, күп тапкырлар үлүе турында хәбәр килгән. Әмма ул исән калган, туган өенә әйләнеп кайткан, аннан соң милициядә эшләгән.
    Өйдән еракта, чит илдә илебез өчен горурлык хисе кичердем, минем якташларым Ватаныбызны саклаганнар. Без, яшь буын, бу турыда онытмаска, ветераннарыбыз турындагы истәлек йөрәкләребездә яшәргә тиеш.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: