Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Физкультурачы көне белән!

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физкультура хәрәкәте эшлеклеләре, ветераннар һәм спорт сөючеләр!

Физик культура һәм спорт дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булып торалар. Алар көчле, чыдам, кыю, җитез булырга ярдәм итәләр, актив һәм кызыклы ял бүләк итәләр. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы чистайлылар санының елдан-ел арта баруы сөендерә, чөнки спорт белән шөгыльләнү – озак елларга сәламәтлекне саклау ысулы.

Чистай районы гомерләрен спортка багышлаган һәм талантлы спортчыларны тәрбияләгән искиткеч кешеләргә бай. Ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы, югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар саны елдан-ел арта бара. Без төбәк, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә туган районыбызны таныткан якташларыбызның җиңүләре белән горурланабыз.

Барыгызга да нык сәламәтлек, спорт ареналарында һәм көндәлек тормышта яңа җиңүләр телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев