Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фитнес-зал, тавыш яздыру студиясе...   Болар барысы да авыл Мәдәният йортында

2017 елда иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү өчен булдырылган Татарстан Республикасы хөкүмәте гранты Чистай муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасына модельле Мәдәният йорты торгызу өчен бирелде.

2016 елда файдалануга тапшырылган 300 урынга исәпләнгән Чис­тай Выселкасы мәдәният йорты шушы статуста эшләячәк.
– Учреждениенең яхшы матди-тех­ник базасы: театр кәнәфиләре, сәхнә киемнәре, киноҗиһаз, стационар һәм күчмә экран, җиһаз, оргтехника, күргәзмә җиһаз, үзешчән сәнгать костюмнары бар. Әмма әлеге Мәдәният йортының төп байлыгы - әлбәттә, белгечләре, миңа аларның һәрберсе кадерле, – ди мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры Ольга Рыжова. – Методист Елена Горелышева үзенең төп административ-хуҗалык итү эшчәнлегеннән кала, балаларга җыр дәресләре бирә. Үзенең дә тавышы моңлы, кабатланмас. Елена Геннадьевнаны яраталар, аны һәр авыл мәдәният учагында беләләр. Аның чыгышларын бәйрәм программалары вакытында шәһәр мәйданчыкларында да күрергә мөмкин.
Наталья Мельникова декоратив-кулланма сәнгать эшчәнлеген координацияли. «Кудесница» студиясен оештыра, аңа 2012 елда «Үзешчән халык коллективы» исеме бирелә. Гаять талантлы кеше, чын оста, декоратив-кулланма сәнгатьнең бик күп техникаларына ия. Наталья Анатольевна үзе һәм аның укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашалар. Алар «Рус халык уенчыгы» халыкара конкурсында, «Tatarstan.ru» балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективларының эстрада осталыгының Х ачык Идел буе конкурсы, «Этномириада» традицион нәфис сәнгать халыкара конкурс-фестивале лауреатлары.
Авылда югары режиссерлык белеме булган белгеч сирәк күренеш, ә Чистай Выселкасында ул бар! Марина Тукова эшли башлавының беренче көннәрендә үк «Сказ» театр студиясенә утыздан артык бала җыя. Биш ел дәвамында алар «Иделкәем» балалар һәм яшүсмер­ләр спектакльләре республика конкурсында катнашалар. Конкурс рейтингы буенча 2017 елда «Сказ» эше ТРның иң яхшы ун спектакле арасына керә. Театр студиясе базасында Марина Демьяновна курчак коллективы оештыра. Ул ирешелгәннәрдә туктап калмый, 2016 елда «Светелка» фольклор-этнография коллективына (рәсемдә) нигез сала. Кыска вакыт эчендә артистлар саллы уңышларга ирешергә өлгерәләр.
Мәдәният йортында 12 иҗат клуб берләшмәсе эшли, күңелеңә ошаганны сайла гына. Анда төрле яшьтәгеләрнең шөгыльләнүен күрү сөендерә.
– Модельле клуб оештыру нәрсәне күз алдында тота?
– Чистай Выселкасы авылының инфраструктурасы үскән. Биредә барысы да модельле клуб булдыру өчен бергә эшләргә әзерләр. Мәдәният учреждениесенең матди-техник базасын модернизацияләү  - эш урыннары булдыру, яшь белгечләрне җәлеп итү, яңа эш формалары һәм эш юнәлешләре, түләүле хезмәтләрне үстерү өчен нигез. Проектны тормышка ашыру барышында өстәмә рәвештә иҗат остаханәләре, тавыш яздыру  студиясе, фитнес-зал, кулланма иҗат музее, сувенирлар кибете, фото-студия оештырылачак. Актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен зоналар белән клуб алды территориясе төзекләндереләчәк, өстәмә клуб берләшмәләре дә барлыкка киләчәк.
Грант акчасына хатын-кызлар өчен фитнес-клубта шөгыльләнү өчен спорт кирәк-яраклары, төсле афишалар, чакыру билетлары, фотолар ясау өчен принтер, шулай ук декоратив-кулланма сәнгатьнең яңа юнәлешен үзләштерү өчен кирәк булган туку һәм җеп эрләү өчен ике өстәл станогы сатып алынган. Мәдәният йорты арсеналында бик күп төрледән-төрле музыка кораллары барлыкка килде.
Шулай ук хореография станогы, бильярд өстәле, балалар батуты урнаштырыла. Болар барысы да авылда ял итүне төрләндерү, яшәүчеләрне милли, классик, заманча сәнгатьнең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру өчен эшләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X