Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Фиков Колок авылын чит илдә дә беләләр

    Районда якташлар очрашуы уза. Күптән түгел шундый чара Фиков Колок авылында узды. Исәп буенча бишенче очрашуга шактый күп якташларыбыз җыелды.

    Исеме гадәти булмаган, чыгышы буенча немец булган алпавыт фамилиясеннән килеп чыккан  авылның бай тарихы бар. Игътибар, ярдәм булганда, эшләр дә яхшы бара, авыл үсә, зурая. Һәр гаиләдә бишәр-алтышар бала була. Кешеләрне кара туфрак, биредәге гүзәл урыннар, гөмбәгә, җиләккә, җәнлекләргә бай куе урманнар, шау-шулы Толкишка елгасы җәлеп итә.
    30-40 еллар элек авыл әле гөрли, Галактионов исемендәге совхоз булу белән беррәттән Кама елга пароходчылыгының ярдәмче хуҗалыгы да булып тора. Әмма вакыт узу белән авыл таркала башлый, кешеләр биредән күченеп китәләр. «Киләчәге булмаган» торак пунктлар дәүләт сәясәте үзен белдертә.
    Авылда йортлар кими башлый, балалар тавышлары да ишетелми диярлек, басуларны һәм бакчаларны каракура баса.
    Әмма туган авылы хәзер нинди хәлдә булса да, аңардан да якынрак урын юк, чөнки ул кече ватан. Авылда элек яшәгән Равил Минапов башлап йөрүендә 2006 елда беренче тапкыр якташлар очрашуы оештырыла. Күңеле белән туган авылы язмышы өчен борчылган Равил Ибраһим улы ул бөтенләй юкка чыкмасын өчен нидә булса эшләргә кирәклеген аңлый.
    Вакыт шундый очрашуларның кирәк булуын күрсәтә. Язмыш авыл кешеләрен республика һәм илебез буенча гына түгел, ә бөтен дөнья буенча тарата. Шулай, очрашуга Израильдән, Грузиядән һәм Украинадан кунаклар кайтканнар.
    Биредә кемнәр генә тумаган – табиблар һәм инженерлар, педагоглар һәм агрономнар – барысын да санап бетереп булмый. Әмма туган авылларын алар онытмыйлар. Еллар үткән саен туган җир үзенә күбрәк тарта башлый.
    Чара элеккеге балалар бакчасы мәйдан­чыгында узды. Якташлар очрашуына Фиков Колокта туып-үскән йөзләгән кеше килде. Аларны Совхоз-Галактионово авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Донеев сәламләде.
    – Әлеге торак пункт чагыштырмача зур булмаса да, аның бай тарихы бар, – дип билгеләп үтте Вячеслав Леонидович.
    – Элек авыл гөрләп торса да, соңгы елларда ул бетә башлады, – ди якташлар очрашуын оештыручы Равил Минапов. – Шуңа күрә без кешеләрнең хәтерен яңарту, аларны дәртләндереп җибәрү өчен шундый очрашулар оештырабыз, алар өч елга бер тапкыр үткәрелә. Бу эштә безгә ярдәмгә район башлыгы Дмит­рий Иванов йөзендә Чистай районы хакимияте дә килә.
    – Без апа белән Мәскәү артында яшибез, – ди авылда туып-үскән Ирина Рыжнова, – әмма кече ватаныбыз белән элемтәне югалтмыйбыз, чөнки ул безгә менә дигән дуслар һәм бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте, ә бүгенге тормышта алар җитми.
    Бу көнне бар җирдә дә шатлык-сөенеч хөкем сөрде, авыл кешеләренең күңелен Йолдыз Мәдәният йортыннан артистлар («Селяночка» ансамбле) күрделәр, хәер, авыл кешеләре дә осталыкларын күрсәттеләр, берничә җыр җырладылар.
    Мәдәният бүлеге ярдәме белән кечкенә Сабантуй оештырылды, анда олысы да, кечесе дә катнашты.


     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: