Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Фигурачыларны балалар бакчасыннан әзерли башлыйбыз»

Боз сарае Чистай шәһәрендә моннан 13 ел элек ачылды. Аның көндәлек эшләре һәм проблемалары хакында җитәкчесе Госман Нәбиуллин сөйләде.

– 2019 елның сентябреннән безнең учреждение спорт мәктәбе форматында эшли, аның эшчәнлеген ике төп юнәлешкә бүлеп карарга мөмкин, – дип сөйли Госман Әнвәр улы. Беренчесе – төрле яшьтәге мөмкин булганча күбрәк балалар тимераякларда хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнә алсыннар өчен эшләнә. Әмма без балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән эшлибез. Бу безнең эшчәнлекнең бер юнәлеше булып тора. Аларны физкультура һәм сәламәт яшәү дәресләренә җәлеп итү өчен без өстәмә рәвештә спорт, күңел ачу, ял итү хезмәтләре күрсәтәбез. Алар түләүле, шулай ук хәйрия формасында үткәрелгәннәре дә бар.

Барлык шартлар да тудырылган, әмма проблема бар

Бездә барлык шартлар да тудырылган. Боз аренасы, чишенү, юыну бүлмәләре, суд бүлмәсе, медицина кабинеты бар. Икенче катта тренажер, хореография залы, шулай ук методик кабинетлар урнашкан. Урам мәйданчыкларында волейбол, баскетбол, футбол белән шөгыльләнергә мөмкин, тренажер секторлары куелган, көч экстримы өчен территория җиһазландырылган. Рас­писаниеләр залларда һәм мәйданчыкларда бездә тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр шөгыльләнерлек итеп төзелгән. Әмма эш даими булганга жиһазлар искерә, спорт формалары, хоккейчылар өчен экипировкалар алуга акча җит­мәгән кебек, капиталь ремонтка да акча җитми. Терроризмнан саклануда килеп чыккан проблемаларны хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен җирле хакимияткә рәхмәт белдерәсе килә. Без хәзер өй уеннары үткәрә алабыз.

Спорт мәктәбендә 340 бала шөгыльләнә

Эшнең төп бурычы спорт юнәлешендәге программаны тормышка ашыруда, югары квалификацияле спортчылар әзерләүдә, тәрбияләнүчеләребезнең югары нәтиҗәләргә ирешүендә чагыла. Бездә спортның төп төрләре - хоккей һәм тимераякта фигуралы шуу. Тренировкалар төркемен туплау өчен һәр ел саен май аенда тәрбияләнүчеләрдән контроль-күчерү нормативлары кабул ителә. Бу исә безгә укучылар әзерлегенең реаль дәрәҗәсен белергә һәм яңа сезонда спорт чараларында катнашуны планлаштырырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, хоккей буенча 16, фигуралы шуу буенча 5 төркем формалашты. Шуларның 10ы – спорт- сәламәтләндерү төркемнәре, анда 186 бала тәрбияләнә. Кече яшьтәге әзерлек төркеменең 7сендә 107 бала тәрбияләнә. Спортның махсус тренировка этабының 4 төркеменә 47 тәрбияләнүче керә. Барлыгы безнең спорт мәйданчылында 340 кеше шөгыльләнә. Барлык секцияләр дә – бушлай. Балалар белән 6 тренер эшли, аларның берсе беренче квалификация категориясенә ия.

Безнең хоккейчыларга ышанабыз!

Безнең барлык яшь хоккейчыларыбыз да лаеклы чыгыш ясыйлар. Быел Татарстан беренчелегендә өч команда катнаша. 2006 елда туган балалар «Торнадо» хоккей дружинасы турнир таблицасының беренче урынында тора. Егетләр төрле ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Ә менә 2007 елда туган балалар шөгыльләнүче «Ирбис» командасының нәтиҗәсе узган сезон башында сизелерлек яхшырды. 2021 елның гыйнварына җыелган очкилар буенча ул өченче урында тора. «Кара пантера» командасында уйнаучы 2009 елда туган яшь хоккейчылар быел Татарстан беренчелегендә беренче тапкыр катнаштылар. Җыелган очкилар буенча команда алтынчы урында тора. Нәтиҗә начар түгел, чөнки ярышларда, нигездә, профессиональ хоккей клублары катнаша. Шулай ук төрле турларда 2010, 2012 елларда туучылар командалары катнаша. Безнең хоккейчыларыбызны алда яңа үрләр, зур җиңүләр көтә дип ышанабыз.

Фигурачыларга да зур өметләр баглыйбыз

Узган сезонда безнең фигурачыларыбыз республика, шулай ук бөтенроссия ярышларында катнаштылар. Шулай итеп, 2019-2020 ел сезонында спортчылар ялгыз шууда республика муниципаль районнары ачык беренчелегендә тимераякта фигуралы шуу буенча классификацияле ярышларда катнаштылар. Тимераякта синхрон шуу буенча «Серпантин» командасы Идел буе Кубогында – Тольяттида 5 урынны яулады. Мәскәү бозында Академия Кубогына тимераякта синхрон шуу ярышларында алар өченче фигурачылар булдылар.

Күп кеше җыелу урыннарында чаралар тыелу сәбәпле, безгә Чистай районының «Кама бизәкләре» ачык беренчелеген үткәреп булмады. Анда ел саен традицион рәвештә тимераякта фигуралы шуу буенча Татарстан мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр генә түгел, Россиянекеләр дә катнаша иде.

Шунысын билгеләп үтәсем килә, тимераякта фигуралы шуу бүлегендә тәрбия­ләнүчеләрнең нәтиҗәләре үсү күзәтелә. Әмма әлегә кызлар һәм малайлар республика беренчелегенә үткәрелүче рәсми ярышларда катнашмыйлар. Тренерлар аңлатуынча, андый дәрәҗәдәге ярышларда катнашырга алар җитәрлек әзер түгел әле. Тимераякта фигуралы шуу секциясенә төрле яшьтәге балаларны, хәтта спортның әлеге төре белән шөгыльләнергә соңлап калган зурларны да кабул итәләр. Шуңа күрә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтү бик авыр була.

Тимераякта – кече яшьтән

Киләсе елга шулай ук түләүсез нигездә мәктәпкәчә яшьтә булган балалар өчен махсус төркемнәр җыярга уйлыйбыз. Биредә тренерлар кече яшьтән үк балаларны өйрәтә башлаячаклар һәм күпмедер вакыттан соң балалар югары рангтагы ярышларга чыга алачаклар. Шуның өчен без хәзер берничә балалар бакчалары белән сөйләшүләр алып барабыз. Яңа төркемнең уку йортларының берсендә урнашуын, без балаларны тренировкаларга үзебез алып барырга, аннан соң аларны кире кайтарырга телибез. Ата-аналар балаларын башка балалар бакчаларыннан да китерә алачаклар. Киләчәктә әлеге төркем балалары укуларын фигуралы шуу буенча аерым сыйныфларда дәвам итә алырлар иде. Аны шәһәр үзәгендә урнашкан мәктәпләрнең берсендә ачарга планлаштыралар. Хоккей сыйныфы белән шуңа охшаш тәҗрибәбез бар инде безнең. Планнар зурдан, алар тормышка ашар һәм уңай нәтиҗә бирер дип ышанабыз.

Киләчәккә планнар

Безнең коллектив үз алдына күп планнар куя. Без үзебездә тәрбияләнүчеләрнең спорттагы казанышларын яхшыртырга планлаштырабыз, балаларның һәм яшүсмерләрнең, шулай ук өлкән чистайлыларның физкультура һәм спортның актив дәресләренә кызыксынуларын күбрәк арттырырга планлаштырабыз. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары белән актив эшне алып барабыз, түләүле хезмәтләр исемлеген киңәйтүне дәвам итәбез. Төп бурычларның берсе булып хоккейга, фигуралы шууга кызыксынуны арттыру. Үз составында биштән дә ким булмаган балалар-яшьләр командасы булдырырга, ел саен матди-техник базаны яңартырга, спорт инвентарен һәм кирәкле экипировканы яңартырга теләгебез бар. Безнең бурыч – Идел буе федераль округы ярышларында чыгыш ясау өчен спорт осталары дәрәҗәсенә ирешү.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев