Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фестивальдә ихластан күңел ачтылар

Әлеге тантаналы, мавыктыргыч күңелле бәйрәмне Скарятин бакчасында чистайлылар өчен «Восток» мәдәниял итү үзәге хезмәткәрләре Наталья Юрова, Екатерина Исаева һәм Татьяна Кондрашина әзерләде.

Егермегә якын катнашучы командаларга кар кешеләре ясарга тәкъдим ителде. Шул ук вакытта оештыручылар кар фигураларын бизәкләү өчен төрле атрибутлар  белән пакетлар да әзерләп куйганнар. Кайбер конкурсантлар бик тырышып әзерләнгәннәр һәм яңа ел персонажын ясау өчен кирәк-яракларны үзләре белән алып килгәннәр.

Барысы да бик тырышып, күңелле итеп эшләделәр!  Кәримовлар, Яруллиннар, Ильдимировлар гаиләләре, кызы Дарина һәм улы Кирилл белән Яна Леденцова һәм оныгы Арина белән Антонина Карташова бик дәртләнеп һәм үзара шаярышып та үзләренең кар кешеләрен әвәләделәр.Кар фигураларын салам эшләпә, сагызлы мармелад, хәтта төсле панталоннар белән дә бизәкләделәр.  Аларны төрлечә әвәләделәр:  классик кар кешеләре дә бар иде, шул ук вакытта кайберләре шаян образлар да тудырганнар. Хәтта Скарятин бакчасында аяклары белән өскә карап ятучы кар кешесе дә пәйда булды.  Алар барысы да бик сөйкемле һәм шат күңелле килеп чыктылар! Шуңа күрә дә алар арасыннан иң яхшысын сайлап алу жюрига җиңел булмады...

Җиңүчеләрнең исемен көткәндә берәү дә күңелсезләнеп утырмады. Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны төп чыршы әйләнәсендә җыр-биюләр, викториналар, күңелле эстафета белән мавыктырдылар.

Һәм менә, ниһаять, жюри җиңүчеләрне билгеләде.Өченче урын Чугуновлар, Карташовлар, Ильдимировларга бирелде, икенче урында – Яруллиннар һәм Леденцовлар. Ә җиңүчеләр булып иң күңелле һәм гадәти булмаган кар кешесен тудыручылар – 20нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре – Альбина Горшенина һәм Елена Зимнякова табылды. Барлык катнашучыларга һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев