Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Фермаларда ешрак булырга кирәк

    Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов үзенең беренче урынбасары Рөстәм Хамматов белән бергә авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу уздырдылар.

    Анда районның торак пунктларын үстерү буенча төрле мәсьәләләр тикшерелде. Авыл җирлекләре җитәкчеләре күп санлы агымдагы эшләрендә товар җитештерүчеләр белән эшкә игътибар биреп җиткермәделәр. Элек алар фермалардан кайтып кермиләр, басуларга еш баралар иде, ә хәзер авыл җирлеге җитәкчеләрен фермада түгел, ә шәһәрдә ешрак күрәсең. Илдус Тәлгать улы исәпләгәнчә, бу муниципаль властьның авыл власте белән эшне йомшартуы. Муниципаль район башлыгы авылдагы коллегаларын ешрак фермаларга барырга, кешеләр белән күбрәк аралашырга, аларны борчучы проблемаларны күбрәк белергә чакырды. Терлекчелек комплексларына барганда исә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча чынбарлыктагы хәлне белергә, хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторлар белән үзара элемтәнең уртак ноктасын табарга кирәк. Авылда триумвират "идарә итәргә" тиеш: авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, полициянең участок уполномоченные. Әлеге өч вазифаи затның уртак тырышлыгы белән генә торак пункт үсәчәк.
    Очрашуда башка темалар да яңгырады: гаилә фермаларын үстерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредитлар бирү, авыл җирлекләрендәге йортларга үзара салым салу, иң яхшы урамга, йортка конкурс уздыру, Интернетта авыл җирлекләре сайтлары эше. Кайбер шәһәрлеләр уйлаганча, авылда тормыш бетми, ә киресенчә, дәвам итә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: