Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Фазылга ярдәм итү акциясе

    Яшьләр үзәгендә макулатура җыю буенча республика акциясе узды. Җыелган акча Фазыл Фәрдиевны дәвалауга җибәрелде.

    Яшь кеше - КФУ икътисад һәм финанс институтының 4 курс студенты. Ул бик авыр хәлдә һәм бары тик даруларда, якыннарының ярдәме белән генә яши, яшәү теләге исә аның бик көчле.
    985 килограмм макулатура җыелды. Без барыбыз да әлеге уртак эш дәвалауның яхшы тәмамлануына ярдәм итәр дип өметләнәбез. Муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге, Яшьләр үзәге һәм ирекле биржа кураторы акциядә актив катнашучыларның барысына да зур рәхмәт белдерә.
    Акциядә аның язмышына битараф булмаган медицина училищесы, педагогия һәм политехника көллиятләре, А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ -КАИның "Восток" филиалы, икътисад, идарә һәм хокук институты студентлары, шулай ук Татэнерго­сбыт филиалы - Чистай бүлеге, шәһәр халкы катнаштылар. Акциядә катнашучыларның авыр тормыш хәлендә аңа ярдәм итү, хәленә керү хисе көчле иде. Егетнең хәлен җиңеләйтү өчен студентлар һәм эшчеләр макулатура җыеп кулларыннан килгәнчә өлеш керттеләр.
    Макулатура җыю буенча шундый акцияләр шәһәребездә ай саен уздырылачак, ә җыелган акча авыр хәлдәге балаларны дәвалауга тотылачак. Шәһәрдә яшәүчеләрнең барысының да әлеге изге эштә актив катнашуын сорыйбыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: