Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • “Этләр” мәсьәләсе. Кем аңа җавап бирер?

    Шәһәр урамнарында сукбай этләрнең саны артканнан-арта бару, һич арттыруларсыз, куркыныч характер алды.

    Газета укучыларыбыз шәһәрдә һәм шәһәр тирәсендә көтүләре белән йөрүче сукбай этләрне күрүләре турында берничә тапкыр хәбәр иттеләр, алар арасында муенчаклылары да бар. Ә бу аларны җавапсыз хуҗалары берни уйламыйча урамга чыгарып җибәрүләре турында сөйли. Ел башында Черкасск шәһәрендә булган коточкыч вакыйга турындагы хәбәр илебез халкын тетрәндерде, ул вакытта җиде яшьлек малайны этләр көтүе теткәләп бетергән иде. Әлеге шәһәрдә яшәүчеләр шунда ук этләрне юк иттеләр, әмма бит малайны кире кайтарып булмый инде. Шундый фаҗига, асылда, теләсә кайсы вакытта безнең шәһәрдә дә булырга мөмкин. Нинди дә булса гадәттән тыш чаралар күрү өчен бәхетсезлек булганын көтәргә кирәкме икән?
    Быел гына да газетабыз әлеге темага өч тапкыр мөрәҗәгать итте, моның нәтиҗәсен күргәнче киләчәктә дә мөрәҗәгать итәчәкбез. Билгеле булганча, " Чистай хәбәрләре" - җирле басма, димәк, аны шәһәр һәм район җитәкчеләре генә түгел, ә хезмәт вазифасы буенча бу юнәлештә эшләргә тиешле кешеләр дә укый. Мөгаен, ни дә булса эшләнәдер, без бу турыда газета укучыларга хәбәр итәргә шатбыз. Әмма бездә әлегә андый мәгълүмат юк. Без түбәндәге мәгълуматны гына беләбез: узган ел СЭСның табиб-эпидемиологы Н. Мостафин сүзләренә караганда, шәһәрдә кешеләрне этләр тешләүнең 255 (!) очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Бу әле билгеле очраклар гына, ә күпме кеше прививкалардан куркып яраларын үзе генә дәваларга теләп ярдәм сорап мөрәҗәгать итми.
    Шәһәрлеләр үзләре сукбай этләр проблемасына ничек карыйлар соң? Аны хәл итүнең нинди юлларын тәкъдим итәләр. Мөгаен, алар нинди дә булса яңарак нәрсә тәкъдим итәрләр. Без Чистай урамнарында сораштыру үткәрергә булдык һәм менә нәрсә килеп чыкты. 12 кеше сораштырылды, җавап бирүдән берәү дә баш тартмады. Аңлашылганча, "Этләр мәсьәләсе"н хәл-итү буенча ике капма-каршы фикер барлыкка килде. Фикерләр бертигез диярлек, 5:7 булып аерылды. Берсе бераз югарырак, моңа әллә ни игътибар бирмәячәкбез, чөнки күбрәк кеше сораштырылган булса, кайсы фикернең өстенлек итәчәге билгеле түгел. Ике яктан да берәр фикерне мисал итеп китерәбез.
    Ринат Г., сүз югары базарда бара:
    -Сез әйләнә-тирәгә карагыз әле: кая гына барсаң да, этләргә юлыгасың. Хәзер менә базар буйлап әйләнеп үтегез, алар бөтен җирдә дә көтүләре белән йөриләр. Кич белән бирегә килүе дә куркыныч. Әгәр алар арасында берәрсе котырган эт булса, котыру чире барысына да йогачак, ә аннан соң кешеләргә күчәчәк. Без шуны көтәргә тиешмени? Алар теләсә кайсы минутта өлкән кешене дә, баланы да өзгәләп ташларга мөмкин. Нәрсә эшләргә, әйтегез? Соңга калганчы аларны бетерергә кирәк. Шәһәрне яшәүчеләр өчен имин итү зарур. Әмма ничек итеп? Сез иң яхшысы эт тешләгән кешеләрдән сорагыз, алар үз фикерләрен әйтерләр. Моның өчен җавап бирергә тиешле кешеләр бар, алар акча алып торалар. Шәхсән үзем шулай уйлыйм.
    Татьяна К., сөйләшү Бутлеров урамында бара:
    -Мин этләрне кызганам, аларны һәрвакыт ашатам, башкалар да ашаталар. Алар бит тереләр, карагыз әле салкыннан ничек интегәләр. Билгеле, аларның саны артканнан-арта бара, элек бу кадәр юк иде. Алар белән нишләргә, мин белмим, соравыгыз миңа түгел, әмма этләрне үтерергә дә ярамый. Аларны кая да булса асрарга кирәк, ә яхшы кешеләр һәрвакыт ашатырлар, җылыту өчен иске әйберләрен дә алып килерләр.
    Без эт тешләүдән зыян күргән кешеләрне эзләмәдек, бәлки юккадыр да. Алдан ук аларның фикере нинди булуы аңлашыла. Без этләрне атарга яки аларга агу бирергә чакырмыйбыз, әмма әлеге проблеманы хәл итүнең цивилизацияле ысуллары да, тупланган тәҗрибә дә бардыр бит.
    Әлеге сөйләшүнең дәвамы булып ишегалларында һәм өйләрдә асрала торган этләр темасы тора. Без аңа кыскача гына кагылдык та инде. Әйтегез әле, сез законнарны үтәп, үз этләрен бау­да һәм борынчак белән йөртүче күпме кешене күргәнегез бар. Җавап аңлашыла дип уйлыйм. Сораштыру вакытында сораштырылучының берсе, минемчә, бик төпле фикер әйтте. Ул шундый хокук бозучыларга штрафны кырысландырырга, ә кергән акчага сукбай этләр өчен питомниклар төзергә тәкъдим итте. Авылда сукбай этләр белән хәлнең ничек булуын без төгәл белмибез. Әмма бервакыт үзәк универсаль кибеттә шундый темага сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде. Пневматик корал куелган витрина янында ике егет аның бәясен, кимчелекләре һәм өстенлекләре турында фикер алышып торалар иде.Шул вакытта алар кыза-кыза бөтен авыл буйлап йөгереп йөрүче этләрне ничек атачаклары турында да белдерделәр. Менә аларның сөйләшүеннән өзек: "...этләр тараканнардан да күбрәк....", "...монда автомат кирәк, ә бу "пукалка" түгел..." һ.б. Моңа тагын нәрсә өстисең инде? Әмма бу алар өчен җаваплы белгечләр ягыннан яңгыраса, бу бөтен "Этләр темасы" өчен дә артык булмас иде. Газета укучыларның да фикерен ишетәсе килә, алар да, мөгаен, эшлекле киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирерләр.
    Рәсемдә: Этләр һәм кешеләр. Югары базар һәм шәһәрнең теләсә кайсы өлешендәге гадәти күренеш; Картон тартмалардан төзелгән корылма. Миһербанлы гражданнар этләрне салкыннардан коткаралар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: