Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Эт туйларын” булдырмаска кирәк!

Газетабызның узган санында "Этләр мәсьәләсе. Кем аңа җавап бирер" дигән мәкалә басылган иде. Анда шәһәрдәге сукбай этләр проблемасы кузгатылды. Әлеге мәсьәлә буенча шәһәрлеләрнең фикерләре чагылдырылды. Бу юнәлештә муниципаль власть нинди эш алып бара соң? Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Нургатин үз фикерен белдерде.

- Күптән түгел шәһәр башкарма комитетында киңәшмә булды, анда башка мәсьәләләр белән бергә сукбай этләр темасы да тикшерелде, - дип сөйли Ранас Әнәс улы, - сүз уңаенда, төп басым гражданнарның этләрен урамда йөрткәндә кагыйдәләрне үтәмәүләренә ясалды. Полиция участковыйларының игътибарын кайбер хуҗаларның үз этләрен борынчаксыз, баусыз урамда йөртүләренә, шуның өстенә хуҗалары озатуыннан башка йөреп аларның аеруча куркыныч тудыруларына юнәлдерелде. Әлеге гади булмаган сорауда тәртип булдыру буенча муниципаль власть һәм күзәтчелек органнары нәрсә эшләргә тиеш дигән проблема күтәрелде, чөнки шәһәр башкарма комитетына һәр атна саен сукбай этләр буенча мөрәҗәгатьләр керә. Мәсәлән, ел башыннан бирле 20дән артык шундый мөрәҗәгать теркәлгән, шуның өстенә телдән кергән мөрәҗәгатьләрне дә исәпкә алырга кирәк. Без аларга да тәэсир итәргә тиеш. Еш кына ишегалдындагы этләр поч­та, шәһәр газ идарәсе, электр челтәре, пенсия фонды хезмәткәрләрен йортка якын җибәрмиләр. Хуҗалар белән тормыш эшчәнлеген тәэмин итү хезмәтләре сезнең мәнфәгатьләрдә эшли. Шуңа күрә дә үз этләрегезне карап торырга кирәк дигән аңлату эшләре алып барабыз. Без шулай ук яшәүчеләргә эт тешләгән очракта хуҗа төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә административ тәртиптә җавапка тартылачак дигән белдерү кәгазьләре таратабыз. Этләр бауда, рәшәткә артында асралырга тиеш, алар урамда хуҗасы озатуыннан башка, муенчаксыз һәм борынчаксыз йөртелергә тиеш түгел. Кешеләр моны аңлыйлар.
Хуҗаларыннан башка урамда йөрүче, хуҗасыз этләр бөтенләй башка мәсьәлә, аларны тормыш үзе бер төркемгә берләшергә этәрә. Әле "этләр туе" булуын да истән чыгармаска кирәк, аңлашылганча, ул вакытта сукбай этләр аеруча агрессив булалар. Билгеле, иң җайлы вариант сукбай этләрне тотарга һәм юк итәргә. Аларны атудан без әхлакый яктан баш тарттык. Әгәр шәһәр башкарма комитетына нинди дә булса контейнер мәйданчыгы янында этләр йөрүе һәм алар бик агрессив булулары турында хәбәр керсә, без әлеге мөрәҗәгатьне белгечкә тапшырабыз. Ул урынга бара һәм үз эшенә комачауларлык бернәрсә дә булмаганда (янәшәдә алар каршы төшәргә мөмкин булган балалар, яшәүчеләр булмаса) этләрне тоту алып барыла. Әгәр кешеләр канәгатьсезлек күрсәтсәләр, безнең белгечләр бу эшкә катнашмыйлар. Ягъни этләрне тотмыйча кайтып китәләр. Сукбай этләр буенча сораулары һәм проб­лемалары булган һәр чис­тайлы шәһәр башкарма комитетына 5-13-38 һәм 5-26-89 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шәһәрлеләрнең бөтен гаризаларын тиз арада карыйбыз, шуның өстенә без әлеге гаризаларның үтәлешен дә күзәтеп торабыз, ягъни эшне үз агымына куймыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев