Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Эт тешләсә, хуҗасы җавап тотачак

    Шәһәрдә этләрнең үзләрен кешеләргә, бигрәк тә балаларга карата агрессив тоту очраклары артты. Бу, дөрестән дә, проблема.

    Этләр сатып алганда, күпләр аның игътибар, карау, күп көч һәм вакыт таләп итүе турында уйланмый да. Еш кына дүрт аяк­лылар хуҗалары хайваннарга карата дөрес мөнәсәбәттә булмау күңелсез нәтиҗәләргә китерүен аңламыйлар, а авырлыклар белән очрашкач, этләрне урамга куалар. Шәһәр урамнарында хуҗасыз этләр күп. Алар көтүгә берләшәләр, бу узып баручылар өчен куркыныч белән яный.
    Бөтен ил территориясендә этләрне урамда йөртүне көйләүче гомумдәүләт законы юк. Әмма РФ Җинаятьләр Кодексы кысаларында хуҗа үз хайванының хокук бозу гамәлләре өчен җавап тота. Ягъни, әгәр сезнең этегез кемгә дә булса зыян китерсә, сез моның өчен җавапка тартылачаксыз, иң начар очракта - 6 айга кадәр тоткарлану яный.
    Башка очракларда хайваннар катнашында хокук мөнәсәбәтләре төбәк актлары белән көйләнә. Безнең респуб­ликада хайваннарны асрау кагыйдәләре ТР административ хокук бозулар Кодексының 3 бүлеге белән билгеләнә. 3.7 маддә буенча борынчасыз һәм муенчасыз этләрнең урамнар, парклар, скверлар, җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм башка җәмәгать урыннарында йөрүе, шулай ук караусыз җәмәгать урыннарында калдырган өчен өч йөздән бер мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Агымдагы елның 7 ае эчендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан 16 шәһәрдә һәм районда яшәүче административ җавапка тартылган, аларга 4800 сумга штраф салынган.
    Моннан тыш, тышкы уңайлыклар, шәһәр территориясендә чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләре буенча йорт хайваннары һәм терлек асрау таләпләрен бозган өчен җаваплылык каралган. 8.1 пункт буенча җир участоклары булган эт хуҗалары хайваннарны ирекле йөрүгә яхшы койма тотылган территориягә һәм бәйдә генә чыгарырга мөмкин. Эт барлыгы турында участокка керер алдыннан тиешле язу кисәтергә тиеш. Киләсе пунктта хуҗалар каравыннан башка ирекле борынчасыз һәм муенчасыз йөрүче этләр хуҗасызлар дип санала һәм тотылырга тиешләр.
    Шул ук карарда песиләрне асрауга караган пунктлар да бар. Хуҗалар этләрне һәм песиләрне балалар мәйданчыкларына, кибетләргә, ашханәләргә һәм башка җәмәгать кулланышы урыннарына кертмәскә тиешләр. Шулай ук хайваннарның баскыч мәйданчыкларын, подвалларны һәм торакта, йортларда, тротуарларда, урамнарда башка җәмәгать куллану урыннарын пычратуга юл куймас­ка тиешләр. Пычракны хуҗалар үзләре җыештырырга тиеш булалар.
    Полициягә үгез, сарык, ат югалды дигән гаризалар белән гражданнар еш мөрәҗәгать итәләр. Күпчелек очракта терлекнең караусыз йөрүендә хуҗалар үзләре гаепле булалар. Бу турыда 9 пунктта барлык мөгезле эре терлекнең тамгаланган һәм оешкан көтүләрдә булырга тиешлеге турында әйтелгән. Терлекне урамда калдырган очракта, яшел утыртмаларны бозган һәм терлекны тотуга киткән чыгымнарны хуҗалар капларга тиеш була.
    Бу шулай ук йорт кәҗәләре хуҗаларына кагыла. Йорт хайваннары тотудан күп фатирлы йортлар мәйданчыклары, баскычларының санитар торышы бозылган өчен хайван хуҗалары җавап тота.
    КоАПның 3.6 маддәсе буенча җирлекләр һәм шәһәр территориясен төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрне, калдык­ларны куллану муниципаль кагыйдәләрне бозган өчен ике мең сумнан өч мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салу каралган. Бер ел дәвамында кабатланган гамәлләр өчен - өч мең биш йөз сумнан биш меңгә кадәр штраф.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: