Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Эсселекне авыр кичерәсезме?

    Безнең күбебез эссе җәй җитүен түземсезләнеп көтте. Әмма утыз градуслы эссе көннәр безнең организмның нык­лыгын тикшерү өчен чын мәгнәсендә сынау булырга мөмкин. Без чистайлылардан эсселекне ничек кичерүләре турында сораштык.

    Александра Агафонова, декрет ялында:


    – Мин әлегә эшләмим, кечкенә бала белән  вакытымның күп өлешен өйдә үткәрәм.  Көндез бик кирәкмәгәндә өйдән чыкмаска тырышам, һәрвакыт вентилятор эшләп тора. Газсыз суны күп эчәбез. Балаларны берничә тапкыр душта коендырып алам. 


    Ольга, урам себерүче:


    – Без урамда эшлибез, теләсә нинди һава  шартларына ияләштек инде.  Эссе көннәрдә күпчелек эшне иртән кояш югары күтәрелгәнче башкарырга тырышабыз. Мин үзем белән һәрчак су белән шешә йөртәм, артык салкынны түгел билгеле. Шундый су сусауны яхшырак баса. Билгеле. баш киеме дә киям. Минем танышларым арасында кан басымы югары булучылар бар, менә аларга бик  авыр.  Алар кесәләрендә һәрчак дару йөртәләр.
    Сергей Карасев, офис хезмәткәре:
    – Мондый һава торышында кондиционер гына ярдәм итә. Безнең аның офисыбызда булуы бик яхшы.Ул  көне буе эшләп тора. Күбрәк су эчәргә тырышам һәм битемне берничә тапкыр салкын су белән юам. Ярдәм итә шикелле.

    Эльвира Зарипова, шәфкать туташы:


    – Эсседә күбрәк су эчәргә һәм күбрәк күләгәдә булырга тырышырга кирәк. Мин шулай эшлим дә. Өйдә тәрәзәләрдә жалюзилар, күләгә ягыннан форточкалар ачык, вентилятор эшләп тора. Шуның өстенә эшкә йон тукымадан тегелгән киемнән йөрергә тырышам, аның иркен булуы мөһим. Ә кич белән елгага коенырга йөрибез.

    Людмила Ермилова,сәүдә хезмәткәре:


    – Дөресен генә әйткәндә, миңа эссе һава торышы ошый. Кызынырга яратам, артык кызынудан кремнар ярдәмендә сакланам, урамга һәрвакытта кара күзлектә һәм баш киемендә чыгам. Су күп эчәм, яңа әзерләнгән яшел чәй эчәргә яратам. Миңа калса, бу сусауны басучы иң әйбәт чара. Өйдә һәм эштә һәрвакыт вентилятор эшләп тора, аның каршына мин һәрвакыт бозлы су белән литр ярымлы пластик шешәләр куям.

    Флюра Хәйруллина,  Роспотребнадзорның ТР буенча Чистай территориаль бүлеге начальнигы: 


    – Эссе вакытта урамда күп булырга ярамый, аеруча төш вакытында.  Әмма эшегез буенча шулай кирәк икән. 10-15 минутка булса да күләгәдә яисә салкынча бинада булырга тырышыгыз.  Тәнне кысып тормаган, ачык төстәге киемнәр сайлагыз. Баш киемсез йөрмәгез, бу очракта аеруча балаларга игътибарлы булыгыз.  Һәм билгеле, күп итеп балсыз һәм газсыз су эчегез, спиртлы эчемлекләр бөтенләй ярамый.  Шулай ук физик эшләрне иртән яисә кичке якта эшләргә кирәк. Үзеңне начар хис итә башласаң, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: