Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсезләр кимемәячәк

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика комиссиясе утырышын аның рәисе ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов уздырды.

Иң башта хезмәт хакы буенча бурычка анализ ясалды. Республиканың 11 предприятиесенең үз хезмәтчәннәре алдындагы бурычы 65 миллион сумнан артыграк тәшкил итә. ТРда эшсезләр саны 26,9 мең кеше. Республика буенча эшсезлек дәрәҗәсе 1,33, иң зур күрсәткеч - Кама Аланында.
Быел мәшгульлек хезмәте органнарына төрле сораулар белән 248 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шул чорына караганда 59 процентка кимрәк. Мөрәҗәгать итүчеләрдән 71 меңнән артыграк кеше булган вакансияләр буенча эшкә урнаштырылган, 12 мең кеше яңадан уку узган.
Әгәр моношәһәрләр турында сөйләсәк, Чис­тайда бүген эшсезлек дәрәҗәсе 3,09, Алабугада - 2,01, Менделеевскида - 1,49, Түбән Камада - 1,6, Яр Чаллыда - 1,33, Яшел Үзәндә - 2,05 тәшкил итә. Эшсезлек буенча иң югары дәрәҗә Кама Аланында - эшкә ярак­лы халыкның 9,45 проценты. Моношәһәрләрне яклау буенча федераль акчаны үзләштерүгә килгәндә исә, Чистайда кергән акчаның 68 проценты үзләштерелгән, ә резидентлар проммәйданчыкта эшли башламадылар әле.
Видеоконференция барышында хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарны эшкә урнаштыру, рес­публика районнарында йон әйберләр җитештерү, ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне җыю буенча мәсьәләләр дә каралды. Р. Моратов билгеләп үткәнчә, Чис­тайда түләүләрне җыю буенча хәл җиңел түгел, бу шәһәрне җылылык белән тәэмин итүне модернизацияләү программасын тормышка ашыруга тәэсир итәргә мөмкин.
Видеоконференция нәтиҗәләренә анализ ясап, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ә. Мөэминова халык мәшгульлеге үзәгенә кризиска каршы чаралар буенча йомшак эшләве өчен кисәтү ясады. Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эш начар алып барыла, йон әйберләр җитештерү буенча эшне көчәйтергә, коммуналь түләүләр җыюны арттырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев