Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшлекле атна

Оешма, предприятие, учреждение һәм ведомство җитәкчеләре белән гадәткә кергән иртәнге киңәшмәне район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Иң элек Дмитрий Иванов чистайлыларны Татарстан муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә уздырылган ярышларда яхшы чыгыш ясаулары белән котлады.

Шахмат ярышларында икенче урын алган өчен мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Ларионова һәм муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Илфат Мәгыйзов ТР спорт министрлыгы дипломы һәм кубогы белән бүләкләнделәр.

Дмитрий Алексеевич шулай ук район башкарма комитеты юридик бүлегенең яңа начальнигы белән таныштырды. 3 декабрьдән бу вазифага Роберт Зарипов билгеләнде.

Социаль яклау бүлегенә 3500дән артык кеше мөрәҗәгать иткән

Халыкны социаль яклау бүлеге һәм республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенең агымдагы елның 10 аенда башкарган эше турында ведомство җитәкчесе Гүзәл Каюмова сөйләде. Хисап чорында социаль яклау бүлегенә 3570 кеше мөрәҗәгать иткән.  10 ай эчендә 645 шәхси программа эшләнгән, шуларның 311е – кабаттан.  Шулай ук республиканың инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләренә 370 кеше, 42 бала җибәрелгән. Бүлектә 771 күп балалы гаилә теркәлгән, аларда 2468 бала тәрбияләнә. Аларның 33ендә биш һәм аннан да күбрәк бала. Шушы көнгә барлыгы 142 күп балалы гаилә таныклыгы бирелгән. Сугышта катнашучылар һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары арасыннан 3 кеше, 14 хәрби хәрәкәт инвалиды һәм ветераны торак шартларын яхшыртуга субсидия алган.  

Сөт җитештерүне арттыру бурычы куелды

Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең эше белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Радик Вафин таныштырды. Район хуҗалыкларында тәүлеклек тулай савым 60 тоннадан артык тәшкил итә.  «Чистай Агро», «Агро Эль» (элеккеге «Закрома»), «Чистай АФ»сы һәм фермер хуҗалыкларында савым арткан. Юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Атналык оператив хәл турында

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы Олег Денисов сөйләде. Узган атнада җинаять турында 12 хәбәр теркәлгән. Юлларда 22 юл-транспорт һәлакәте булган, һәлакәт урыныннан 2 кеше качкан, 3 кеше төрле характердагы җәрәхәтләр алган, 2 кеше һәлак булган. 359 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 284е - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән 4 машина йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев