Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләүче яшьләр иҗаты республика фестиваленең суперфиналы булды

«Наше время- Безнең заман» телевизион фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елда Яшьләр эшләре һәм спорт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары инициативасы белән оештырылды.

- «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшь­ләр иҗтимагый оешмасы (фес­тивальне оештыручы) 18-35 яшьлек яшьләргә үзләрен иҗатта, музыкада, хореографиядә, нәфис сүздә сынап карарга тәкъдим итә, - дип сөйли эшләүче яшьләр Советы кураторы Лидия Волкова. - Фестивальнең зона этаплары нәтиҗәләре буенча республиканың 83 оешмасы һәм предприятиесе вәкилләре «Уникс» мәдәни-спорт комплексында узган суперфиналга үттеләр. Алар арасында безнең Яшьләр үзәге командасы да бар!
Исегезгә төшерәм: Анастасия Берданова (ул Яшьләр үзәгендә педагог-оештыручы булып эшли) зона этабында беренча урынны алган иде.Аның «Казаклар биюе» жюрины әсир итте. Финалда чыгыш ясау өчен ул үз чыгышына яңа элементлар кертте, аның белән биергә сөйкемле ир-егет тә пәйда булды. Казанда «Хореография»номинациясендә Анастасия Рамазан Шәйхетдинов белән бергәләп җиңү өчен көрәште.Алар өченче призлы урынны алдылар! Афәрин! Бу саллы уңыш!
- Минем өчен бу көтелмәгән, әмма бик күңелле нәрсә булды, - дип басым ясый Анастасия Берданова. - Анда гадәттә нәтиҗәлерәк күренүче күп күләмле матур бию күренешләре күрсәтелде. Безнең номинациядә 50 дән артык конкурс эше бар иде. Без исә кырыгынчы булып чыгыш ясадык. Билгеле, бу минутларны бик дулкынланып көттек.Конкурентлар арасында бик көчле коллективлар бар иде!
Әлеге номинациядә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының башкарма комитеты сәркатибы Александр Барышев, профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, «Яңа гасыр» Телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов һәм предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр Ассоциациясенең генераль директоры Алексей Пахомовлар котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Эшләүче яшьләр