Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшче яшьләр оборонага әзер булуын күрсәтте

Чистайның эшче яшьләре «Иминлек алгоритмы»н үзләштерде

Икенче ел рәттән предприятие һәм оешма хезмәткәрләре оборонага әзерлек буенча масшаблы форумда катнаштылар. Командалар «Яшьтәш» җәйге сәламәтләндерү лагеренда очраштылар. Биредә җитезлеккә, көчлелеккә һәм чыдамлыкка күп төрле сынаулар әзерләнгән иде...
Катнашучылар конкурс мәйдан­чыгына ярышлар башланганчы ук килделәр: алар тизрәк биремнәр белән танышырга ашыктылар. Команданың дулкынлануы сизелеп торды, чөнки аларның күбесе мондый чараларда беренче тапкыр катнаша иде.
Катнашучыларны район башлыгы Дмитрий Иванов та сәламләде.
– Беренче форум үткәннән соң бер ел сизелмичә үтеп тә китте. Бүгенге көндә безнең җәмгыять алдында торган бурычларның берсе халыкны көнкүрештә ничек имин эш итәргә, техноген аварияләр һәм табигать катаклизмнары шартларында ничек грамоталы хәрәкәт итәргә кирәклегенә өйрәтү тора. Шуңа күрә беренче чиратта халыкның барлык төр категорияләре арасында, шул ук вакытта эшләүче яшьләрнең иминлек культурасын формалаштыруга игътиибар бирергә кирәк. Барлык форумда катнашучыларга да ихлас күңелемнән уңышлар, иң көчлесе җиңсен иде, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. 
Чара программасы өч өлешкә бүленгән иде. Беренче этап «Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында иминлек культурасы елы» темасына иҗади конкурс программасыннан торды. Команда әгъзалары үзләренең актерлык һәм вокаль сәләтләрен күрсәттеләр.
Икенче этапта катнашучылар каршылыкларның туристик полосасын үттеләр, махсус саклану чараларыннан файдалану осталыкларын күрсәттеләр, иптәшләренә беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, гражданнар оборонасы турында тео­ретик белемнәрен тикшерделәр.
Ярышларның өченче этабында ГТО нормаларын тапшыру булды 
– Әлеге чара эшче яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү һәм популярлаштыру, гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелә, – дип билгеләп үтте Чистай районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе начальнигы Сергей Манов. – Мондый ярышларның нәтиҗәсе, билгеле, бар. Ел саен биремнәр авырлаша бара.
Быел иң көчлеләр исеме өчен җиде команда ярышты: болар – Чис­тай электр челтәренең, җылылык челтәренең, «Восток» фәнни- техник үзәгенең, үзәк район хастаханәсе­нең, социаль яклау бүлегенең, «Таттелеком» электр элемтәсенең районара челтәре, спорт бүлегенең эшләүче яшьләре.
Конкурс көрәше, чыннан да, искитәрлек булды! Катнашучылар үзләренең иптәшләре артыннан күзәттеләр, аларны хаталардан сак­ладылар, чөнки кечкенә генә хата да эшне бозып куярга мөмкин иде. 
Алар ышаныч белән барлык авырлыкларны җиңделәр, бер-берсен якладылар, авыр вакытта иңнәрен иңгә куйдылар. Команданың көйле эшләве – әлеге ярышларда уңышның төп нигезе булды. 
– Мин бик күп уңай эмоцияләр кичердем, – дип билгеләп үттте спорт бүлеге командасы вәкиле Светлана Рябкова. – Мин беренче тапкыр шундый ярышларда катнашам. Биредә ату, эстафеталар, каршылык­лар полосасы, теоретик белемнәр һәм башкалар. Башка командалар белән чагыштырганда, безгә авыррак булды, чөнки безнең ике кешебез җитешми иде. Алар өчен дә биремнәр үтәргә туры килде. Малайларга тагын да авыррак булды, чөнки тартылу, граната ыргыту, туристик маршрутны аларга ике тапкыр кабатларга туры килде. Шулай ук без иҗади конкурста да катнаша алмадык, әзерлеккә вакыт бик аз бирелгән иде. Әгәр дә киләсе елга миңа мондый ярышларда катнашу мөмкинлеге бирелсә, иҗади номерларны әзерәүне үз өстемә алам.
Ярышта катнашучылар өчен вакыт сизелми дә үтеп китте. Нәтиҗә чыгарыр вакыт җитте. Һәр этапта өч җиңүче билгеләнде, нәтиҗәсе исә гомумкоманда зачетында исәпкә алынды. Катнашучылар куелган бурычларны хәл иттеләр. Бу юлы иң яхшылары булып Чистай үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре табылды. Икенче урынны «Восток» фәнни- техник үзәге командасы яулады. Гомумкоманда зачетында өченче урын җылылык челтәре предприятиесе хезмәткәрләренә бирелде.
Катнашучыларны җиңү белән ихластан котлыйбыз. Быел алга чыга алмаган командалар киләсе елда уңышка ирешерләр, моннан соң «Иминлек алгоритмы» форумы традициягә әйләнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X